Министр "АКТО" халыкара күргәзмәсенең әзерлек дәрәҗәсен бәяләде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәге территориясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә иң зур "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җайланмалар" ("АКТО") халыкара махсуслашкан күргәзмәсенә һәм "Мин галәм сайлыйм!" авиация бәйрәменә әзерләнү һәм аны уздыру буенча  киңәшмә узды.

Очрашуда чараны оештыручылар төбәкнең иң зур тармак күргәзмәсенә планлаштырылган чараларга әзерлек барышы турында фикер алышты, әлеге чарага Россиянең 20 төбәгеннән һәм дөнья илләреннән 3000 артык авиация тармагы вәкиле килер дип көтелә.

"АКТО" күргәзмәсе – ул авиация һәм ракета-космик сәнәгатьне технологик үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү өчен нәтиҗәле эш мәйданчыгы.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 8 августыннан 10сына кадәр авиация-космос тармагы предприятиеләреннән беренче затлар, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы галимнәре катнашында махсус эш программасы турында белдерелде. Ә атап әйткәндә,

Россия авиаҗитештерүчеләр берлегенең IV съезды;

Халыкара катнашулы "Россия авиакосмос тармагының яңа технологияләре, материаллары һәм җайланмалары" россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе;

Эшлекле авиация буенча төбәк форумы;

Стандартлаштыру буенча махсус Россия-Кытай эш төркеме утырышы.

Эш программасын 2018 елның 10 августында инде гореф-гадәткә әйләнгән "Мин галәм сайлыйм" авиация бәйрәме төгәлләячәк, ул Казан халкы һәм барлык кунаклар өчен махсус оештырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International