Альберт Кәримов Үзбәкстан Республикасында эш визиты белән. Бүген көннең беренче яртысында Министрның Ташкент өлкәсе хакиме Гуломжон Ибраһимов белән эшлекле очрашуы булды. Татарстан делегациясе составына Үзбәкстанда Татарстан Республикасы вәкиле Рамил Шакиров, "Химград" АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин һәм башка рәсми затлар керде.
Сәламәләү сүзләрендә Министр болай диде: "Мин Үзбәкстанга килү мөмкинлеге булуына бик шат һәм кунакчыллык өчен рәхмәт белдерергә телим. Бүген Татарстан-Үзбәкстан хезмәттәшлеге безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора".
Очрашу барышында машина төзелеше, нефть химиясе һәм башка өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлекне җәелдерү мәсьәләләре турында фикер алышынды. Моннан тыш, Үзбәкстанда "Химград" технополисы филиалын ачу турында мәсьәлә дә каралды. Ташкент өлкәсе хакимияте тарафыннан технопарк урнаштыру өчен берничә мәйданчык тәкъдим ителде. Көннең икенче яртысында Министр Пскент районындагы җир кишәрлеген карады. Нәтиҗәдә Татарстан ягыннан әлеге территорияне индустриаль парк урнаштыру максатында файдалану киләчәгенә һәряклы анализ уздыру өчен өстәмә мәгълүмат соратылды.