Казанга булган эшлекле визиты кысаларында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова "Казан ярминкәсе" КҮ мәйданчыгындагы "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" 18 нче махсуслашкан күргәзмәсендә булдылар. Экспозицияләрне карау вакытында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Денис Мантуров һәм Марта Новакова чех предприятиеләренең күргәзмәдә тәкъдим ителгән стендларын карады. Best-Business a.s. (шомартучы кораллар җитештерү), KJ-tech (гидроцилиндрлар, күп компонентлы эретмәләр һәм корал корычлары китерү), ALTA (эшкәртүче станоклар һәм технологик җиһазлар), PILOUS (тасмалап кисү станоклары), MPOWER Engineering (югары басымлы арматура, келәле бикләр һәм энергетика тармагы өчен шарлы краннар җитештерү) компанияләре һ.б. үзләренең продукциясен һәм проектларын презентацияләде.
Шуннан соң кунаклар Татарстан экспонентларының стендлары белән танышты. Әйтик, "Казанский Гипронииавиапром" АҖ корылмаларны 3D-проектлау өлкәсендәге үз эшләнмәләрен күрсәтте.
Денис Мантуров һәм Марта Новакова шулай ук бу көннәрдә күргәзмә кырларында узучы "WorldSkills Russia" төбәк чемпионатында катнашучылар белән дә очрашты. Яшь белгечләр дүрт WorldSkills компетенциясендә һәм ике WorldSkills Junior компетенциясендә көч сынаша.
РФ Сәнәгать министрлыгы башлыгы Татарстанның кайсы белгечлек буенча барыннан да яхшырак күрсәтелгән булуы белән кызыксынды. Министрга җавап бирелгәнчә, балаларның уңышлары ИТ өлкәсендә өстенлек итә.
Моннан тыш, кунаклар республиканың машина төзү комплексына багышланган экспозицияне дә карады. Татарстанның иң эре җитештерү компанияләренең җитәкчеләре предприятиеләрнең эшчәнлеге һәм чех партнерлары белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләде. Марта Новакованы, асылда, газ-мотор техникасын үстерү өлкәсендә республика тәҗрибәсе кызыксындырды. Ул билгеләгәнчә, Чехиядә, Европада кебек үк, бүген, тулаем алганда, ягулыкның альтернатив төрләренә зур игътибар бирелә.
ТР Президенты матбугат хезмәте