Татарстан белән Чехияне эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге тыгыз партнерлык мөнәсәбәтләре бәйләп тора. Чираттагы мәртәбә республикалар ике яклы эш мөнәсәбәтләрен үстерүгә мәнфәгать булуын күрсәтте. Бу юлы Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова җитәкчелегендәге һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашындагы Чехия делегациясе "Татарстан-Чехия" бизнес-форумында катнашы, ул "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" тармак күргәзмәсе кысаларында узды.
"Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгенең төп корпусындагы "Свияжск" залында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Чехия Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Марта Новакова катнашында ике яклы очрашу ачылып китте. Форумда яклар сәнәгый һәм сәүдә-икътисадый партнерлык потенциалы турында сөйләште.
Шунысын билгеләргә кирәк, сәүдә-икътисад эшчәнлеген коррдинацияләү буенча Татарстан-Чехия махсус эш төркеме 2011 елда оештырылды. Татарстан ягыннан аны ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкли. Әлеге чорда ел саен берничә очрашу булды һәм эш төркеме утырышлары узды, аларда парламентара хезмәттәшлек, энергетика, транспорт, техник җайга салу, төзелеш, авыл хуҗалыгы, банк эшчәнлеге һәм иминият хезмәтләре, экология һәм күргәзмә эшчәнлеге өлкәләрендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Быел эш төркеменең җиденче утырышын "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан" тармак күргәзмәсе кысаларында үткәрделәр һәм ике яклы хезмәттәшлектә төп игътибар машина төзү сегментына юнәлдерелде. Чехия Республикасы ягыннан эшлекле бизнес-форумда катнашу өчен эре сәнәгать предприятиеләренең 20дән артык директоры, икътисадый һәм сәнәгать палатасы, Чехиянең сәнәгатьчеләр берлеге җитәкчеләре кызыксыну белдерде.