ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Яңа ел-2019!" темасына балаларның рәсем конкурсы узды.

Министрлыкның оештыру эше бүлегенә төрле яшьтәге балалардан 19 эш тәкъдим ителде. Иң кечкенә катнашучыга - 3 яшь, иң зурысына - 15.

Онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын - Давыдов Денис (14 яшь)

2 урын - Минсадыйров Сәлим (8 яшь)

 3 урын - Сәгыеваа Амалия (5 яшь)

Министр Альберт Кәримов балаларны котлады, яшь рәссамнарга ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан истәлекле призлар тапшырды. Конкурста катнашучыларның барысы да актив катнашкан өчен яңа ел бүләкләре һәм яңа ел кәефе алды.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез һәм дөньяда могҗизаларның күп булуы, ләкин балаларның шулар арасында төп могҗиза булуы турында искәртәбез!


28
декабрь, 2018 ел
җомга

ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасының Россия һәм халыкара вәкилләренең йомгаклау утырышы булды. Очрашуны Альберт Кәримов уздырды. Төбәктәге вәкилләрнең бер өлеше Казанга килеп, чарада шәхсән катнаша алды, ә бер өлеше ВКС режимында туры элемтәдә катнашты. Моннан тыш, чарада республика министрлыклары һәм Татарстан Республикасы Аппараты вәкилләре катнашты. Көн тәртибендә агымдагы ел йомгаклары һәм 2019 ел планнары турында сүз барды.

Узган елда 200 халыкара, 60 төбәкара чара, шул исәптән үзара визитлар һәм бизнес-форумнар, уздырылган, алардан 150дән артык делегация Татарстан Республикасына килгән, Татарстан Республикасыннан 50 артык күчмә визит уздырылган. Уртак эш сәүдә-икътисад, социаль-гуманитар өлкә кебек барлык юнәлешләрдә дә актив алып барылган.

Әйтик, Татарстан Республикасының Казакъстан Республикасындагы Вәкаләтле вәкиле ярдәмендә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен, эшләрен һәм хезмәтләрен күрсәтү буенча 10 контракт төзелгән.

Әзербәйҗандагы Даими вәкиллек булышлыгы белән быел "Татспиртпром" АҖ Әзербәйҗанның "Азери" предприятиесе белән контракт төзелгән, аның базасында алкоголь продукциясе җитештерелә башлаган. Производстволарның еллык күләме 8 меңнән артык декалитр тәшкил итәчәк.

Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллеге ярдәмендә "Химград" технополисының Ташкентта филиалын оештыру эше алып барыла.

2018 елда Татарстан Республикасының Чехиядәге Сәүдә-икътисадый вәкиллеге тарафыннан 15 проект буенча эш гамәлгә ашырылган. Вәкиллек ярдәмендә "Данафлекс" заводын Простиёв (Чехия) шәһәрендә урнаштыру эше алып барыла.

Төркия Республикасында Татарстан Республикасының тулы хокуклы вәкиллеге тарафыннан безнең төбәктә 10 артык инвестиция проекты буенча эш уздырылган. Төркиядә һәм Свердлау өлкәләрендәге вәкиллекләр ярдәмендә 2018 елның маенда "Магнитогорск металлургия комбинаты" ГАҖ һәм "Джошкуноз Алабуга" ҖЧҖ уртак предприятиесе - "ММК-Джошкуноз Алабуга" ҖЧҖ ачу тантанасы булган, әлеге завод "Алабуга" МИЗ территориясендә автомобиль төзү өчен корыч әзерләнмәләр (бланклар) җитештерәчәк.

Кырымда һәм Севастопольдә Даими вәкиллекләр ярдәмендә Кырым Республикасының Бахчасарай районында вибропресслау методы белән бетон эшләнмәләр җитештерү буенча завод төзелешен оештыру буенча "Бөгелмә вибропрессланган төзелеш конструкцияләре" ҖЧҖ белән эш алып барыла.

Татарстан Республикасының Башкортстан Республикасындагы даими вәкиллеге инициативасы белән Башкорстан Республикасы предприятиеләре белән "Татнефть" ГАҖ өчен җиһаз китертүгә импорталмаш планы кысаларында проект тормышка ашырыла.

Хәзерге вакытта сәүдә-икътисад һәм социаль-гуманитар өлкәләрдә Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрен тормышка ашыруда булышлык күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшчәнлегенең географиясен киңәйтү эше алып барыла. Әйтик, Татарстан Республикасының Германия Республикасындагы Сәүдә вәкиллеген оештыру кысаларында Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы белән Саксония федераль җире арасында хезмәттәшлек турында килешү әзерләнгән.

Министр 2019 елга төп бурычларны билгеләде:

- Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә республиканың уңай имиджын вәкиллекләр тарафыннан саклау һәм үстерү;

- вәкиллекләрнең республика предприятиеләре продукцияләрен Татарстан Республикасыннан читкә чыгаруда актив катнашуы;

- вәкиллекләрнең республикага инвестицияләр җәлеп итүе;

- вәкиллекләрнең үзләре торган илләрдә һәм төбәкләрдә ватандашлар белән үзара хезмәттәшлеген киңәйтү;

- илләрдәге һәм төбәкләрдәге вәкилләр катнашында уздырылучы чараларны оештырганда актив катнашу;

- сәфәрләрнең инициаторы булганда уртак проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән мәсьәләләр өстендә җентекле эшләү.

"Татарстан Россия төбәкләрендә дә, БДБ илләрендә һәм чит илләрдә дә төбәк вәкиллеге буенча лидер позициясен биләп тора. Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен яңа базарларга чыгару, кооперацияне үстерү һәм ватандашлар белән тыгыз эшләү буенча актив эшне дәвам иттерергә кирәк. Киләсе елда экспортер-предприятиеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең тулы дәрәҗәле чараларын тормышка ашыру өчен "Экспорт" дигән яңа илкүләм проекты кысаларында эшне көчәйтү мөһим", - дип ассызыклады Альберт Кәримов.

Бүген Биектау районында Идел буе электр челтәрләренең яңа административ-җитештерү базасын тантаналы рәвештә ачу чарасы булды. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, "Челтәр компаниясе" ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалының диспетчерлык пункты хәзерге вакытта бердәнбер җаваплылык үзәге булып тора һәм тәүлек әйләнәсендә барлык филиалларның электр челтәрләренә оператив идарә итәргә әзер, элегрәк әлеге вазыйфа районнардагы 9 электр челтәрендә (Идел буе электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү зонасына керә торган район электр челтәрләре) башкарылды.  Диспетчерлык залы оператив мәгълүматны чагылдыручы заманча система, өзлексез тукландыру системасы, автоматлаштырылган эш урыннары белән җиһазландырылган. Заманча программа-аппарат чаралары ярдәмендә барлык электр челтәрләре объектларының торышы һәм техник параметрлары күзәтеп торыла, бу исә диспетчерга штаттан тыш хәлләрдә оператив эш итәргә һәм электр белән тәэмин итүдәге өзеклекләр вакытын кыскартырга булыша.

Моннан тыш, тантанада "Челтәр компаниясе" АҖҖ җитештерү бүлекчәләренә техник паркны яңарту программасы кысаларында сатып алынган яңа махсус техника да тапшырылды. Болар – кар чаналары, көчәнеш астында эшләр башкару өчен изоляцияләү боҗрасы булган автомөнбәрләр, шулай ук элмә җиһазлы күпфункцияле трактор.

Тантананың эш программасы кысаларында "Ростелеком" ГАҖ белән энергосервис шартнамәсе имзаланды. Төзелгән шартнамәнең ахыргы максаты – ул кулланучылар белән баланс урнашкан урын чигендә электр энергиясен интеллектуаль исәпкә алу системаларын урнаштыру юлы белән электр энергиясен югалтуларны киметү.

Интеллектуаль исәпкә алу җиһазларын урнаштыру проектын тормышка ашыру "Челтәр компаниясе" ААҖ югалтуларны киметү хисабына компаниянең энергетика нәтиҗәлелеген, бүленеш челтәрендәге технологик күзәтүчәнлекне, халыкка хезмәт күрсәтүнең сыйфат һәм ышанычлылык дәрәҗәсен арттырырга, мобиль кушымталар аша кулланучыларга шәхси кабинетлар ачуны оештырырга ярдәм итәчәк.

ТР Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә "Челтәр компаниясе" ААҖ директорлар советы утырышының көн тәртибенә агымдагы ел йомгакларына һәм киләсе чорның фараз күрсәткечләренә багышланган мәсьәләләр керде. Утырышта компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуы, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек йомгаклары, компаниянең капиталь төзелеш планын тормышка ашыру, 2018-2019 елларда көзге-кышкы чорны уздыруга әзерлек, 2019-2024 елларга "Челтәр компаниясе" ААҖ мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе турында, шулай ук 2020-2024 елларга компаниянең инвестиция программасы буенча тәкъдимнәр турында сөйләштеләр.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлы булуын сыйфатлаучы күрсәткечләр һәм аларның динамикасы күрсәтелде. 2018 елда кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүнең ышанычлылык күрсәткечләрен арттыруга ирешелгән: 2018 елның 9 аенда  SAIDI кулланучыларына электр энергиясе тапшыруларны туктатып торуларның уртача озынлыгы узган елның аналогик чоры белән чагыштырганда 23%ка кыскарган, SAIFI  кулланучыларына электр энергиясе тапшыруларны туктатып торуларның уртача ешлыгы 41%ка кимегән.

2018 елның 9 ае буенча Татарстан Республикасындагы кулланучыларга электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 18,6 млрд кВт/с тәшкил иткән, ул узган елның аналогик чорына карата 3%ка югары. Электр энергиясенең фактик югалуы узган елның аналогик чорына карата 1,7%ка кимегән, моңа электр энергиясен югалтуларны киметү буенча оештыру-техник чаралар комплексын тормышка ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән. 2018 ел йомгаклары буенча да тапшырылган электр энергиясе күләме буенча уңай динамика көтелә. 2018 елның 9 аенда кулланучыларны технологик тоташтыруга 12772 шартнамә үтәлгән, тоташтырылган электр куәтенең күләме 449 МВт тәшкил итә.

Компаниянең капиталь төзелеш планын тормышка ашыру кысаларында капитал кертүләрне үзләштерү – 2018 елның 9 аенда 5 млрд сум. Капитал кертүнең иң зур өлеше югары класслы көчәнеш объектларына – югары вольтлы электртапшыру линияләре, югары көчәнешле ток үзәкләре төзелешенә һәм аларны үзгәртеп коруга һәм 0,4-6(10) кВ бүленеш челтәрләре объектларын үзгәртеп коруга туры килә.

Компаниянең электр челтәрләре комплексын ягу чорына әзерләү эше уңышлы тәмамланган, ул Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының 2018 елның 14 ноябрендәге карары белән раслана. 2018/2019 елларда көзге-кышкы чорга әзерлек буенча барлык чаралар да үтәлгән.

Директорлар советы утырышында шулай ук 2019-2024 еллар чорына мәгълүмат системаларын үстерү концепциясе хупланды, ул өстенлекле бизнес-проектларны алга таба автоматлаштыру планын да үз эченә ала.

Директорлар советы эшчәнлекнең тотрыклы җитештерү нәтиҗәләрен һәм компаниянең хисап чорындагы нәтиҗәле эшчәнлеген уңай бәяләде.

Бай программаның финал чарасы булып яңа бинаның актлар залында компания җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, предприятие вәкилләре һәм подряд оешмалары вәкилләре катнашында тантаналы чара узды.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

"Татнефть" ГАҖ һәм "Фольксваген Груп Рус" ҖЧҖ "Чиста хәзергесе өчен. Сәламәт киләчәк өчен" уртак проектын башлап җибәрә.

"Татнефть" компаниясе ярты ел дәвамында яраксызланган газ ташландыкларының зарарлыгы буенча Европа нормалары  "Евро-6" җавап бирә торган дизель двигателендә эшләүче ике Volkswagen Multivan автомобиленә тест уздырачак.

Двигательләр белән параллель рәвештә автомобильләрне эксплуатацияләү барышында "Татнефть" төркеме продукциясе - "ТАНЕКО" дизель ягулыгы һәм KAMA TYRES җитештерүендәге Viatti шиннары да тест узачак. Шулай ук эксплуатацияләп карау кысаларында Volkswagen өчен кулланырга яраклы яңа "TANECO Premium Ultra Eco Synth" мотор ягулыгына да кыр сынаулары уздырылачак.

Автомобильләр Россиянең Мәскәү өлкәсендә, Төньяк-Көнбатыш һәм Идел буе төбәкләрендә сыналачак. Автомобильләргә "ТАНЕКО" ягулыгын салу фәкать "Татнефть" автоягулык станцияләрендә генә планлаштырыла.

Автомобильләргә салыначак "ТАНЕКО" дизель ягулыгы техникада һәм нефть эшкәртү технологияләрендә соңгы казанышларны кулланып төзелгән иң заманча заводларның берсендә - "Татнефть" төркеменә караучы "ТАНЕКО" Түбән Кама комплексында җитештерелә. Сыйфат күрсәткечләре буенча "Евро-5" стандартындагы "ТАНЕКО" дизель ягулыгы "Евро-6" двигательләре дәрәҗәсенә туры килә.

"Чиста хәзергесе өчен. Сәламәт киләчәк өчен" проекты кысаларында Volkswagen автомобильләренә Viatti Bosco Nordico V-523 235/55R17 кышкы шиннары киертеләчәк, алар внедорожникларның һәм кроссоверларның үсеш алучы сегменты өчен махсус эшләп чыгарылган.Viatti Bosco Nordico кышкы шиннарының алдан уйлап ясалган корылышы һәм югары дәрәҗәдә ышанычлы булуы шәһәр яны трассаларындагы тирән кардан, юл өслегендәге бозлавыктын бертигез ышанычлылык белән хәрәкәт итү мөмкинлеген бирә. 

Тест сынауларында кулланылачак "TANECO Premium Ultra Eco Synth" мотор мае шулай ук ТАНЕКОда эшләнгән беренче майларның берсе булып тора һәм җиңел автомобильләрнең, микроавтобусларның һәм йөк машиналарының югары дәрәҗәдә көчәйтелгән бензин һәм дизель двигательләрен юдыру өчен билгеләнгән, агулы компонентларны чыгару буенча "Евро-5" таләпләренә җавап бирә.

“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Боз өстендә мюзикл, чыршы, конкурслар һәм бүләкләр - "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел тамашасы шундый төрле һәм төсле калейдоскоп белән оештырылган иде.

Быел нефть-химия тармагында эшләүчеләр бәйрәмне өр-яңа форматта әзерләгән. Барыннан элек, аны уздыру урыны үзгәртелгән. 30 елдан артык яңа ел бәйрәмнәре уздырылып килгән Халык иҗаты йортын "Нефтехим Арена" боз сарае, "Нефтехимик" хоккей командасының өй аренасы алмаштырган. Биредә яңа ел чыршысы урнаштырылган, берничә тематик мәйданчык ясалган, аларда төрле яшьтәге балалар конкурсларда актив катнашты, шигырьләр сөйләде, җырлады һәм биеде. Ростов курчаклары килгән кунаклар өчен аеруча зур кызыксыну уятты. Алар атаклы мультфильмнарның һәм әкиятләрнең геройлары белән бик теләп фотога төште. Өлкәнрәк яшьтәге балалар "Нефтехимик" ХК фан-зонасын кызыксынып өйрәнде, клубның күргәзмә экспозициясе белән танышты, хоккей командасының символы булган бүре белән фотога төште. Шулай ук яңа ел бүләкләрен бирү пункты да оештырылган иде. Быел аларны компаниядә һәм бүлендек предприятиеләрдә эшләүче хезмәткәрләрнең 15 мең баласы алды.

Боз өстендә "Белоснежка и 7 богатырей" мюзиклы балалар өчен төп бүләккә әверелде. Аны Екатеринбургның "Воскресенье" боз театры артистлары күрсәтте. Хисләндергеч тарих, ямьле декорацияләр, күңелгә үтеп керә торган көйләр һәм артистларның профессиональ чыгышы тамашачыларда зур тәэсирләр калдырды. Боздагы шоуны 10 меңнән артык бала һәм өлкәннәр карады.

"Нижнекамскнефтехим", социаль юнәлештәге предприятие буларак, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган яки катлаулы тормыш хәлендә калган балалар учреждениеләренә ярдәм күрсәтә. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан компания аларны да игътибарсыз калдырмады. Боз шоуына 370 бала чакырылган иде. Болар - Менделеевскиның сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә укучылар (компания белән ике араны дуслык мөнәсәбәтләре бәйләп тора), "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәгендә, "Веста" гаиләгә ярдәм күрсәтү үзәгендә, балалар йортында һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. Аларның барысы да бик күп уңай тәэсир алды һәм яңа ел бәйрәме белән рухланды.

“Нижнекамскнефтехим” ГАҖ матбугат хезмәте материалы нигезендә

Бу атна башында Казан дәүләт энергетика университетында һөнәри бәйрәм - Энергетик көненә һәм якынлашып килүче Яңа елга багышланган тантаналы чара булды.

Чараны ачып, КДЭУ ректоры Эдвард Габдуллаҗанов  юбилей елына йомгак ясады һәм катнашучыларның барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлады: "Бу ел безнең өчен үзенчәлекле - юбилей елы булды. 2018 елда КДЭУда Технопарк, яңа форматлы музей ачылды. Энергетик көненең бәйрәм эстафетасын тәмамлавы бик символикалы".

КДЭУ студентлары һәм хезмәткәрләре Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләре, энергетика компанияләренең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Чарада шулай ук дирижер Михаил Мосенков идарәлегендә Татарстан Республикасының яшьләр симфоник оркестры чыгыш ясады.

 

КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Мотор төзүчеләр мәйданында "КМПО" АҖнең "Кышкы шәһәрчек" ачу тантанасы булды. Яңа ел чыршысы, боз таулары, таганнар урнаштырылган комплекс беренче мәртәбә 2015 елда предприятиенең генераль директоры Дамир Кәримуллин инициативасы белән оештырыла. Шул елдан башлап, аны гадәттә бик күп кешене туплый торган тантаналы рәвештә ачу чарасы уза. Яңа ел атмосферасын тою өчен балалары белән заводта эшләүчеләр генә түгел, ә Авиатөзелеш районында яшәүчеләр дә, кунаклар да килә.

Ачылыш тантанасында җырлар яңгырады, биюләр, конкурслар, бүләкләр, күңелле стартлар булды. Понида йөрү, таудан шуу, ростов курчаклары һәм яңа ел сюрпризлары, Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу балаларны да, өлкәннәрне дә битараф калдырмады, истәлеккә шәп хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф бүләк итте.

Бәйрәм кунаклары мәйданчыкның өстенлекләрен билгеләп, үз хис-кичерешләре белән бик теләп уртаклашты. "Кышкы шәһәрчек" безгә кызым белән бик ошый, без ел саен бирегә киләбез һәм таудан шуып уйныйбыз", - диде Антон һәм Александра Юдиннар.

Яңа ел каникуллары тәмамлангач КМПО "Кышкы шәһәрчеге" үз эшен дәвам итәчәк, теләге булган һәркем бирегә килеп таудан шуа алачак.

Бүген "Татарстан" ДТРК булган интервью барышында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында сөйләделәр. Журналист сорауларына әлеге юнәлешнең кураторы, министр урынбасары Алексей Савельчев җавап бирде.

"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы кысаларында барлыгы 2800 берәмлек автомобиль техникасы газ-мотор ягулыгына үзгәртеп корылган. Программаны тормышка ашыру чорында республикада 2300 берәмлек транспорт сатып алынган, ә 5000 берәмлектән артык транспорт чарасы кысылган табигый газда (метан белән) эшли. Татарстан Республикасы күрсәткечләре башка төбәкләр белән чагыштырмача алдынгы санала.

Билгеләп узарга кирәк, программа кысаларында кысылган табигый газда эшләү өчен, үзгәртеп кору пунктларының һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү юлы белән, техниканы үзгәртеп кору проектларына булышлык күрсәтү гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта субсидия үзгәртеп коруның номинал бәясенең 30%ына кадәр тәшкил итә. Машина йөртүчеләр өстәмә рәвештә "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖдән 1500 кубик метр газ (метан) күләмендә карта да ала.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында метанда эшләүче 800 берәмлек автобус сатып алынган. Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләре газ-мотор ягулыгында эшләүче җәмәгать транспорты саны буенча лидер булып тора.

"Икътисадый, экологик, ресурс һәм техник критерияләр буенча табигый газның әле бик озак чорга иң яхшы мотор ягулыгы булып калачагы хакында аңлыйбыз. Татарстан Республикасы Хөкүмәте газ-мотор техникасыннан өстенлекле файдалануга күчү процессын тизләтү буенча планлы эшне дәвам иттерәчәк", - дип ассызыклады Алексей Савельчев.


24
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Ведомствоара эш төркеме утырышында республикада фармацевтиканы һәм медицина сәнәгатен үстерү киләчәге турында сөйләштеләр. Чарада тармак предприятиеләреннән, ТР Сәнәгать һәм Сәламәтлек саклау министрлыкларыннан җитәкчеләр, шулай ук фәнни бергәлек вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында тармакны үстерү буенча төп бурычлар билгеләнде:

- яңа производстволарны һәм проектларны оештыру өчен республикага тышкы ресурсларны җәлеп итү;

- фармацевтика һәм чиктәш тармаклар өчен химия продуктларын аз тонналап җитештерү кебек әһәмиятле сәнәгать сегментын үстерү, аны "Наука" илкүләм проекты кысаларында тормышка ашыру планлаштырыла;

- республикадагы профильле вузларның һәм фән үзәкләренең фән эшләнмәләрен коммерцияләштерү.

Шунысын билгеләү әһәмиятле, республикада проект офисы - "Татарстан Республикасының фармацевтика медицина полисы" форматында структура формалаштырылган, ул республиканың тармак потенциалын Россия һәм халыкара дәрәҗәләрендә күрсәтү, инвесторларны җәлеп итү һәм республикада тармакны үстерү өчен яңа мөмкинлекләрне генерацияләү өчен оештырылган.

Фармацевтика - Россия һәм чит ил предприятиеләренең югары дәрәҗәле кооперациясе булган өлкә. Тармактагы тренд Россиягә субстанцияләрдән башлап әзер формаларына кадәр тулы цикл буенча дару чараларын җитештерүне локальләштерү тарафына йөз тота. Шуңа күрә дә Татарстанда фармацевтиканы үстерүгә - җирле фармпредприятиеләре мәйданчыкларында контракт җитештерүләрне урнаштырудан башлап фармацевтика һәм биотехнологияләр белән чиктәш тармакларны үстерүгә кадәр - комплекслы якын килергә кирәк.

"Без юл башында, дип әйтергә була. Шуңа күрә оптимизм һәм системалы эшләү ниятен саклау мөһим", - дип билгеләде чарада Альберт Кәримов.

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Абу-Дабиның MohhamadOmarbinHaiderholdinggroup инвестиция компаниясе белән очрашу булды.

БГӘ инвестиция компаниясе вәкилләре республиканың күп кенә сәнәгать тармакларында хезмәттәшлек итү буенча потенциаль мәнфәгатьле булулары хакында белдерде. Асылда, нефть комплексы, самолет төзү һәм машина төзү өлкәләрендә.

Очрашу барышында яклар билгеләп үткәнчә, татар һәм гарәп халкының уртак мәдәни традицияләре бар, алар ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нәтиҗәле коммуникацияләрне тиз аңларга һәм урнаштырырга булыша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International