Бүген "Татарстан" ДТРК булган интервью барышында республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерү турында сөйләделәр. Журналист сорауларына әлеге юнәлешнең кураторы, министр урынбасары Алексей Савельчев җавап бирде.
"2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасы кысаларында барлыгы 2800 берәмлек автомобиль техникасы газ-мотор ягулыгына үзгәртеп корылган. Программаны тормышка ашыру чорында республикада 2300 берәмлек транспорт сатып алынган, ә 5000 берәмлектән артык транспорт чарасы кысылган табигый газда (метан белән) эшли. Татарстан Республикасы күрсәткечләре башка төбәкләр белән чагыштырмача алдынгы санала.
Билгеләп узарга кирәк, программа кысаларында кысылган табигый газда эшләү өчен, үзгәртеп кору пунктларының һәм техник хезмәт күрсәтү чыгымнарының бер өлешен субсидияләү юлы белән, техниканы үзгәртеп кору проектларына булышлык күрсәтү гамәлгә ашырыла. Шул ук вакытта субсидия үзгәртеп коруның номинал бәясенең 30%ына кадәр тәшкил итә. Машина йөртүчеләр өстәмә рәвештә "Газпром газомоторное топливо" ҖЧҖдән 1500 кубик метр газ (метан) күләмендә карта да ала.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында метанда эшләүче 800 берәмлек автобус сатып алынган. Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан, Әлмәт шәһәрләре газ-мотор ягулыгында эшләүче җәмәгать транспорты саны буенча лидер булып тора.
"Икътисадый, экологик, ресурс һәм техник критерияләр буенча табигый газның әле бик озак чорга иң яхшы мотор ягулыгы булып калачагы хакында аңлыйбыз. Татарстан Республикасы Хөкүмәте газ-мотор техникасыннан өстенлекле файдалануга күчү процессын тизләтү буенча планлы эшне дәвам иттерәчәк", - дип ассызыклады Алексей Савельчев.