Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керүче POZIS ("ПОЗиС" АҖ) компаниясенә идарәче директорлары Юрий Пустовгаров җитәкчелегендә "Казан вертолет заводы" ГАҖ җитәкчеләре һәм белгечләре делегациясе эш визиты белән килде. Яклар инжиниринг өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә алмашуга якларның омтылышларын беркетә торган килешү имзалады.
Иң әүвәл Казан вертолет заводы вәкилләре өчен предприятие буенча экскурсия уздырылды. Кунаклар POZISның махсус, тимерчелек, инструменталь, суыткыч һәм машина төзү производстволарын карады.
Аларга узган елда ачылган махсус машина төзү үзәге – ФМП кысаларында производствоны үзгәртеп коруга һәм яңача җиһазлауга бәйле рәвештә модернизацияләнгән эш нәтиҗәсе күрсәтелде. 2 млрд сум белән бәяләнүче көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасы чыгаруны арттыру өчен предприятие куәтләрен модернизацияләү буенча яңа проектка аерым игътибар бирелде.
КВЗ вәкилләре POZISта уңышлы гамәлгә ашырыла торган санлы икътисад тәҗрибәсе, шулай ук lean-принциплары белән кызыксынды. Әйтик, штрихлар белән кодлаштыру компаниянең гомумпроизводство тәҗрибәсе булып тора. Әлеге инструмент теге яки бу продукция турындагы белешмәләрне заводның гомуми мәгълүмат системаларына интеграцияләү өчен кулланыла, ул исә биредә һәм хәзерге режимда объект турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә. Нәтиҗәдә эш шактый җиңеләйтелә. Мисал өчен, бер көн эчендә POZISның нибары бер инструменталь производствосы аша 1000 берәмлектән артык штамп һәм төрле җиһазланыштагы 500дән артык төр уза.
КВЗ җитәкчелеге шулай ук POZISта күрсәтмә агитациянең киң таралган булуын, бригадалар өчен мәгълүмат стендларының – предприятиенең төрле урыннарында җитештерү системасын үстерү буенча киңәшмәләр уздыру урыннарының визуальлеген һәм оештырылган булуын да билгеләп узды.
Чараны "Казан вертолет заводы" ГАҖ белән "ПОЗиС" АҖ арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча техник-икътисадый советы утырышы төгәлләде.
Киңәшмә азагында ике предприятие җитәкчелеге ниятләр турында килешүгә кул куйды.
Производствоара, республика эче кооперациясе кысаларында компанияләрнең хезмәттәшлеге 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы еллар эчендә POZIS КВЗ өчен үлчәгеч һәм кисә торган инструмент, технологик җиһазлар һәм кулланмалар китерде, автоматик линияләр, сынаулар өчен төрле стендлар, шулай ук алар өчен күп кенә узеллар һәм башка әйберләрне проектлады һәм әзерләде.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
2019 елның 24 гыйнварында КНИТУ-КАИ (Казан ш., Четаев ур., 18а) "Аддитив технологияләр һәм топологик оптимальләштерү" дигән I Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак, ул предприятиенең җитештерү циклына аддитив технологияләрне кертү, цифрлы проектлау өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм белем бирү программаларын үстерү һәм заманча материаллардан, санлы проектлау технологияләреннән, инженерлык анализыннан һәм үзебезнең ил һәм чит ил программа продуктларын кулланып, 3Д-басма җиһазларыннан нәтиҗәле файдалану нигезендә Россия Федерациясе сәнәгате мәнфәгатьләрендә эшләнмәләрнең геометриясен топологик оптимальләштерү методларын куллану проблемаларына багышланачак.
Конференция кысаларында Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында пленар утырыш узачак.
Конференциядә әйдәп баручы галимнәр, белгечләр һәм сәнәгатьнең төрле тармакларындагы предприятиеләрдән вәкилләр катнашачак. Катнашучылар игътибарына түбәндәге тематик юнәлешләр буенча докладлар тәкъдим ителәчәк:
- аддитив технологияләр өчен порошоклы материаллар;
- 3Д-басма өчен җайланма һәм технологияләр;
- аддитив технологияләрдәге процессларны математик модельләштерү;
- цифрлы проектлау өчен кушымталар.
Конференция эшендә катнашырга чакырабыз һәм конференция юнәлешләренә туры килә торган докладлар җибәрергә тәкъдим итәбез.
Конференциядә катнашу өчен 2019 елның 21 гыйнварына кадәр https://kai.ru/events/event?id=10448830 адресы буенча КНИТУ-КАИ сайтындагы онлайн-заявканы тутырырга кирәк.
Элемтә: Виталий Бабушкин тел.: +7(843) 231-00-96, +7(84З)231-00-48.
Конференциянең эшли башлау вакыты – 9:30. Катнашучыларны теркәү 08:30 сәгатьтә башлана.
Бу атнада Әстерхан өлкәсе вице-губернаторы в.б. - Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Рәсүл Солтанов җитәкчелегендә Әстерхан өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына эш визиты уза. Делегация составында 20дән артык кеше катнаша. Болар - Әстерхан өлкәсе башкарма хакимияте органнары һәм Әстерхан шәһәре хакимияте җитәкчеләре, коммерция һәм бюджет предприятиеләре җитәкчеләре.
Элегрәк делегация башлыгы ТР Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты, бергәләшеп хезмәттәшлек итүнең өстенлекле перспективалары турында сүз барды. Хәзерге вакытта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе арасында сәүдә-икътисад, фән-техника, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне тормышка ашыру чараларының планы эшләнә.
Әстерхан өлкәсе делегациясе әгъзалары өчен эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча аерым программалар, шул исәптән, сәнәгый өлкәдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында "Химград" технополисына бару оештырылды. Төбәк башлыгы Сергей Морозов: "Соңыннан Әстерхан өлкәсендә гамәлгә кертү өчен, Татарстан тәҗрибәсен һәм төрле тармаклардагы иң прогрессив технологияләрне өйрәнергә", – дигән бурыч куйды.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашында сыйфат буенча ТР Хөкүмәте премияләрен алуга 14 нче ачык конкурсның тантаналы чарасы узды. Алты Татарстан предприятиесенә һәм оешмасына 2018 ел йомгаклары буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премиясе бирелде.
Җиңүчеләр арасында - икътисадның нефть химиясе, машина төзелеше, энергетика, азык-төлек сәнәгате, медицина һәм мәгариф тармакларында эшләүче республиканың зур, урта һәм кече предприятиеләре. Аларның барысын да чыгарыла торган продукциянең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең югары сыйфатлы булуы берләштерә.
"Продукциянең сыйфаты - ул көндәшлеккә сәләтле булуның, безнең икътисадтагы иминлекнең һәм тотрыклылыкның нигезе. Конкурста катнашу өчен 101 оешма сайлап алынды, шул исәптән "эшлекле камиллек" номинациясендә 84 оешма, "җитештерү системалары" номинациясендә 13 оешма. Катнашучылар арасында Татарстаннан читтә урнашкан - Түбән Новгородтан, Санкт-Петербургтан, Томскидан, Архангельск өлкәсеннән, Чуашия һәм Башкортстаннан да 8 оешма теркәлде", - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.
Республикадан Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Әлмәт территориясендә урнашкан оешмалар аеруча активлык күрсәтте. Сәнәгый предприятиеләр, медицина һәм мәгариф учреждениеләре тармак бәйләнеше буенча аеруча актив булып чыкты. Республика конкурсы нәтиҗәләре буенча "Эшлекле камиллек" номинациясендә дүрт лауреат билгеләнде: "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ, Казанның 16 нчы шәһәр клиник хастаханәсе, Алабуга политехник көллияте һәм Казанның 10 нчы шәһәр клиникасы. "Җитештерү системалары" номинациясендә ике лауреат билгеләнде - "Система-Сервис" ИК ҖЧҖ һәм "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ. Моннан тыш, 12 оешма дипломнар белән бүләкләнде.
2018 елда Татарстанның һәм Россия Федерациясенең премияләрен алуга конкурсларда бер үк вакытта катнашуга 10 заявка бирелгән иде. Федераль конкурс йомгаклары буенча республикадагы биш оешма берьюлы федераль конкурсның дипломантларына әверелде: "Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖ, Әлмәт муниципаль районы, "ЦПК-Татнефть" ӨҺББ ХМУ, "Казанькомпрессормаш" ААҖ, "Шифалы су — Ижминводы" шифаханәсе.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгый предприятиеләрнең экспорт потенциалын үстерү һәм продукцияне тышкы базарларга чыгару буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды. Чарада "Ак барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, ТР Президенты Аппаратының тышкы багланышлар департаменты һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар продукцияне экспортка чыгару стратегиясен тормышка ашыру чаралары хакында сөйләште, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү механизмнарын һәм этапларын билгеләде, шул исәптән, республиканың төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре белән, шулай ук республикадан читтә сәнәгый предприятиеләрне күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде.
"Предприятиеләрдән алынган чит илләрдә эшлекле элемтәләр урнаштыруга булышу өчен кирәкле мәгълүматлар нигезендә "юл картасы"н формалаштырырга кирәк. Һәм әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып, Татарстан делегациясенең максатчан визитлар программасына өстәмәләр кертергә. ТР Сәнәгать министрлыгы әлеге мәсьәләгә комплекслы якын килергә һәм зарурлык булганда кирәкле гамәлләр турында предприятиеләргә консультацияләр бирергә әзер", - дип билгеләде Альберт Кәримов.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга күчерү буенча эш төркеменең утырышы булды.
Утырышта тармак предприятиеләреннән, министрлыклардан, ведомстволардан җитәкчеләр, автотехника җитештерүчеләр һәм базар экспертлары катнашты.
Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды.
Утырыш барышында программаны нәтиҗәле үстерү һәм аның икътисадый өлеше, булган АЗСларда кысылган табигый газ һәм сыегайтылган табигый газ белән тәэмин итү модульләрен урнаштыруны җайга салучы гамәлдәге норматив хокукый база буенча техник рөхсәтләргә кагылышлы һ.б. мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чарада коммерция транспортын җитештерүче Scania, Volvo, КАМАЗ, РариТЭК-Холдинг вәкилләре презентация белән чыгыш ясады.
Очрашуда катнашучылардан җиткерелгән барлык тәкъдимнәр, Татарстанда газ-мотор ягулыгы базары үсешен стимуллаштыру максатында тәкъдимнәр кертү өчен, Россия Энергетика министрлыгы белән үзара фикер алышуга кертеләчәк.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың 20 артык предприятиесеннән һәм оешмаларыннан вәкилләр катнашында эшлекле киңәшмә булды. Киңәшмәдә 2019 елның беренче ярты елында чит илләргә һәм төбәкләргә визитлар оештыру турында сүз барды. Киңәшмәне министр урынбасары Герман Лернер уздырды.
Традиция буенча, ел башында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегацияләрнең составларын, төбәкләрдәге сәнәгый объектларны максатчан карау буенча тәкъдимнәр, ике яклы фикер алышу өчен актуаль сораулар, шулай ук визитлар кысаларында имзаланачак документлар исемлеген формалаштыра.
Эшлекле киңәшмәдә катнашучылар үзләренең мәнфәгатьле булуларын белдерде, якын һәм ерак чит илләрдәге компанияләр белән хезмәттәшлек өлкәсендә хәзерге вәзгыять турында һәм мөмкин булган эш сәфәрләренең перспективалары турында сөйләде. Министрлык тарафыннан компанияләрне һәм оешмаларны тиешле бизнес-бурычларны һәм эшлекле мәсьәләләрне хәл итү өчен делегацияләрнең составына кертү мәсьәләсе каралачак.
2019 елның 17 февраленнән 18енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы делегациясе Абу-Даби шәһәренә (Берләштерелгән Гарәп Әмирлекләре) барырга планлаштыра. Визит кысаларында IDEX-2019 халыкара оборона күргәзмәсендә катнашу күздә тотыла.
2019 елның 20 февраленнән 21енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы делегациясенең Федератив Германия Республикасына визиты планлаштырылган. Программа проектында Германиянең Бавария һәм Тюрингия федераль җирләрен карау күздә тотыла. Шулай ук Саксониягә бару мәсьәләсе дә карала. 2019 елның 20 февралендә Бавария-Татарстан икътисадый форумы планлаштырыла.
2019 елның 1 мартыннан 2сенә кадәрге чорда Төмән өлкәсенә визит планлаштырылган. Программа проектында Нейрохирургия буенча федераль үзәкне, углеводород чималын эшкәртү һәм полимерлар чыгару буенча "СИБУР ТОБОЛЬСК" ҖЧҖ предприятиесен карау, шулай ук Төмән өлкәсе Губернаторы А.В.Моор һәм Төмән өлкәсендәге татар общинасы активы белән очрашу күздә тотыла.
2019 елның 2 мартында Красноярск краена визит планлаштырылган. Визитның төп максаты - 2019 елда Красноярск шәһәрендә XXIX Бөтендөнья кышкы универсиаданы ачу тантанасында катнашу.
2018 елның 5-7 мартында Чехиягә (Простеёв, Прага, Карловы Вары) визит ясалачак. Чехия җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар, Россия-Чех Хөкүмәтара комиссиясе утырышында һәм Россия-Чех бизнес-форумында катнашу планлаштырыла.
2019 елның 14 мартыннан 15енә кадәрге чорда Таҗикстан Республикасына (Душанбе) визит планлаштырылган. Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон һәм Таҗикстан Республикасы Премьер-министры Кохир Расулзода белән очрашу күздә тотыла.
2019 елның 21 мартыннан 22сенә кадәрге чорда ТР делегациясенең Француз Республикасына визиты планлаштырылган. Марсель шәһәрендә 2019 елның 22 мартында Франция-Татарстан икътисадый форумы узачак.
2019 елның 4 апреленнән 5сенә кадәрге чорда Дания Патшалыгына визит планлаштырыла. 2019 елның 5 апрелендә Копенгаген шәһәрендә Дания-Татарстан икътисадый форумы булачак.
2019 елның 14 апреленнән 15енә кадәрге чорда Әстерхан өлкәсенә визит планлаштырылган. Программа проектында Әстерхан өлкәсе Губернаторы в.б. С.П.Морозов һәм төбәктәге татар общинасы активы белән очрашу күздә тотыла.
2019 елның 17-18 апрелендә Башкортстан Республикасына визит планлаштырыла. Визитның төп максаты - Башкорт АССР оешуның 100 еллыгына багышланган чараларда катнашу. Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасының Мәдәният көннәрен уздыру эше алып барыла.
2018 елның 27-28 апрелендә Төрекмәнстанга (Ашхабад, Чабышкы көне) визит планлаштырылган. 2019 елның беренче ярты елында сәүдә-икътисад, фән-техника һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Уртак Татарстан-Төрекмәнстан эш төркеменең Казанда утырышын уздыру планлаштырыла.
2019 елның 17 июненнән 18енә кадәрге чорда Кытай Халык Республикасына визит планлаштырылган. Харбин шәһәренә (Хэйлунцзян провинциясе) сәфәр кылу күздә тотыла.
2019 елның 20-21 маенда Төркия Республикасына визит ясалачак.
2019 елның 30 маеннан 31енә кадәрге чорда Татарстан Республикасы делегациясе Анголага һәм Сенегалга визит планлаштыра.
2019 елның 3 июнендә Финляндиягә (Циркуляр икътисад буенча дөньякүләм форум) визит планлаштырылган.
2019 елның 9 июнендә Новосибирск өлкәсенә визит планлаштырылган. Визитның төп максаты - Новосибирск шәһәрендә Федераль Сабантуйда катнашу. Бизнес-форум уздыру мәсьәләсе карала.
2019 елның 27 июненнән 28енә кадәр Беларусь Республикасына визит планлаштырылган.
2019 елның 29 июнендә Самара өлкәсенә бару планлаштырыла. Визитның төп максаты - Самара өлкәсенең Камышлы муниципаль районында Россиякүләм сабан туенда катнашу.
Татарстан предприятиеләре вәкилләре чит илләргә һәм төбәкләргә визитлар оештыру буенча үзләренең тәкъдимнәрен ТР Сәнәгать министрлыгына inter.mpt@tatar.ru электрон адресы буенча юллый ала.
Нефть табу буенча
"Татнефть" төркеме предприятиеләрендә декабрьдә 2,6 млн тоннадан артык нефть табылган, унике ай эчендә - 29 млн тоннадан артык, ул 2017 ел белән чагыштырганда 594 мең тоннага күбрәк.
Яңа бораулау
2018 елның унике аенда яңа бораулауда 628 скважина төзелгән һәм тапшырылган, шул исәптән эксплуатацион бораулау - 375 скважина, разведка өчен бораулау - 14 скважина, битум өчен бораулау - 239 скважина.
Гамәлдәге фондта бораулау
2018 елның унике аенда ян-як көпшәләрне һәм ян-як горизонталь көпшәләрне бораулауда 114 скважина тапшырылган (2017 елда - 70 скважина).
Татарстан Республикасыннан читтә скважиналар бораулау
"Татнефть-Самара" ҖЧҖ буенча эксплуатацион һәм разведка скважиналарын тапшыруның еллык күләме үтәлгән: 10 эксплуатацион һәм 4 разведка скважинасы тапшырылган.
Скважиналарны төзәтү
2018 елның унике аенда "Татнефть" ГАҖ объектларында скважиналарны һәм ПНП агымдагы, капиталь ремонтлау бригадалары тарафыннан 10 700 скважинада агымдагы төзәтү башкарылган; 2565 скважинага капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасыннан читтә 63 скважина ремонтланган.
876 скважинада пластка карата гидравлик "шартлату" кулланылган. 2322 скважинада пластларның нефть бирү дәрәҗәсен арттыру эшләре башкарылган, шул исәптән 963 скважина химик методлар белән эшкәртелгән.
"ТАНЕКО" АҖ җитештерү күрсәткечләре
2018 елның декабрендә "ТАНЕКО"ның Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында 807,7 мең тонна чимал эшкәртелгән, ел башыннан - 9 млн тоннадан артык; шул исәптән ел башыннан бирле - 8,6 тоннадан артык нефть чималы
2018 елның декабрендә 750,45 мең тонна нефть продукты җитештерелгән, 2018 ел башыннан бирле - 9,2 млн тоннадан артык.
“Татнефть” ГАҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә
"Вертолеты России" холдингы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән контракт кысаларында медицина ясалышындагы 31 вертолетны тапшыру эшенә нокта куйды. Заказчыга Казан вертолет заводында җитештерелгән 12 Ансат вертолеты һәм 6 Ми-8МТВ-1 вертолеты, шулай ук Улан-Удэда чыгарылган 13 Ми-8АМТ вертолеты тапшырылды.
Хәзерге вакытта барлык вертолетлар да иң соңгы эксплуатантларына тапшырылган, алар "Россия Федерациясенең үтеп керүе катлаулы булган районнарында яшәүче гражданнарга экстрен медицина ярдәмен вакытында күрсәтүне тәэмин итү" федераль проектын тормышка ашыруда катнашачак. Әлеге программа Россиядә санитар авиацияне үстерүне күздә тота.
2017 елда "Вертолеты России" Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә 29 вертолет тапшырган, алар санитар авиацияне үстерү кысаларында уңышлы эксплуатацияләнә.
"2018 ел азагына санитар авиацияне үстерү программасында 60 вертолет катнаша, алар илебезнең 34 төбәгендә кеше гомерләрен коткара. Әлеге проект үзенең нәтиҗәле булуын күрсәтте: элегрәк тапшырылган машиналарда 6000 артык очыш гамәлгә ашырылган, 8000 артык пациент китерелгән, аларның бер мең ярымнан артыгы - балалар. Без ышанабыз, программа үсәргә тиеш һәм дәүләт ярдәме белән ул Россиянең барлык төбәкләрен дә колачлар дип өметләнәбез. Әлеге чаралар безгә беренче тәүлек дәвамында экстрен күрсәткечләр буенча госпитализацияләнгән пациентлар өлешен 90% кадәр күтәрү мөмкинлеген бирәчәк", - дип белдерде "Вертолеты России" генераль директоры Андрей Богинский.
Ансат - җиңел ике двигательле күп максатлы вертолет, ул Казан вертолет заводында серияләп җитештерелә. Сертификат буенча, вертолетның конструкциясе аны йөк ташу өчен дә, пассажирлар варианты буларак та оператив трансформацияләү, 7 кадәр кеше ташу мөмкинлеген бирә. 2015 елның маенда тип сертификатына вертолетны медицина модуле белән модификацияләүгә өстәмә алынды. Ансат Цельсия буенча -45 градустан алып +50 градуска кадәрге температура диапазонында файдалану өчен сертификатланган.
Күп максатлы Ми-8АМТ һәм Ми-8МТВ-1 вертолетлары югары очыш-техник сыйфатламаларына ия һәм тәүлек әйләнәсе иң катлаулы климат шартларында да кулланылырга мөмкин. Әлеге машиналар бортта махсус җайланмаларның киң тупланмасын алып барырга сәләтле. Медицина модульләре аркасы көйләнә торган носилкалар, вакуумлы матрац, беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле приборлар һәм җайланмалар белән тәэмин ителә. Кислород бирү системасы, кертеп ясалган электр белән тәэмин итү системасы һәм реанимацияләү җайланмалары булу пациентларны реанимацияләү буенча кичектергесез эшләрне уздырырга булыша. Модульне вертолетка монтажлау-демонтажлауның гомуми вакыты 15 минуттан артык түгел, бу исә һава судносындагы составны заказчының хәзерге ихтыяҗларына карап, оператив үзгәртү мөмкинлеген тәэмин итә.
"Вертолеты России" матбугат хезмәте материаллары буенча
Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм ветераннар!
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Яңа ел һәм Рыштау бәйрәме белән тәбрик итәм!
Киләсе ел яңа планнарга һәм казанышларга, яуланган үрләргә һәм финанс уңышларына, яхшы хәбәрләргә һәм мәрхәмәтле гамәлләргә бай булсын!
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек һәм бәхет телим!
Яңа 2019 ел белән!
Иң изге теләкләр белән, Альберт Кәримов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры