POZIS һәм Казан вертолет заводы ниятләр турында килешү имзалады

2019 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керүче POZIS ("ПОЗиС" АҖ) компаниясенә идарәче директорлары Юрий Пустовгаров җитәкчелегендә "Казан вертолет заводы" ГАҖ җитәкчеләре һәм белгечләре делегациясе эш визиты белән килде. Яклар инжиниринг өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә алмашуга якларның омтылышларын беркетә торган килешү имзалады.

Иң әүвәл Казан вертолет заводы вәкилләре өчен предприятие буенча экскурсия уздырылды. Кунаклар  POZISның махсус, тимерчелек, инструменталь, суыткыч һәм машина төзү производстволарын карады.

Аларга узган елда ачылган махсус машина төзү үзәге – ФМП кысаларында производствоны үзгәртеп коруга һәм яңача җиһазлауга бәйле рәвештә модернизацияләнгән эш нәтиҗәсе күрсәтелде. 2 млрд сум белән бәяләнүче көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасы чыгаруны арттыру өчен предприятие куәтләрен модернизацияләү буенча яңа проектка аерым игътибар бирелде.

КВЗ вәкилләре  POZISта уңышлы гамәлгә ашырыла торган санлы икътисад тәҗрибәсе, шулай ук lean-принциплары белән кызыксынды. Әйтик, штрихлар белән кодлаштыру компаниянең гомумпроизводство тәҗрибәсе булып тора. Әлеге инструмент теге яки бу продукция турындагы белешмәләрне заводның гомуми мәгълүмат системаларына интеграцияләү өчен кулланыла, ул исә биредә һәм хәзерге режимда объект турында тулы мәгълүмат алу мөмкинлеген бирә. Нәтиҗәдә эш шактый җиңеләйтелә. Мисал өчен, бер көн эчендә POZISның нибары бер инструменталь производствосы аша 1000 берәмлектән артык штамп һәм төрле җиһазланыштагы 500дән артык төр уза.

КВЗ җитәкчелеге шулай ук POZISта күрсәтмә агитациянең киң таралган булуын, бригадалар өчен мәгълүмат стендларының – предприятиенең төрле урыннарында җитештерү системасын үстерү буенча киңәшмәләр уздыру урыннарының визуальлеген һәм оештырылган булуын да билгеләп узды.

Чараны "Казан вертолет заводы" ГАҖ белән "ПОЗиС" АҖ арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча техник-икътисадый советы утырышы төгәлләде.

Киңәшмә азагында ике предприятие җитәкчелеге ниятләр турында килешүгә кул куйды.

Производствоара, республика эче кооперациясе кысаларында компанияләрнең хезмәттәшлеге 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Шушы еллар эчендә POZIS КВЗ өчен үлчәгеч һәм кисә торган инструмент, технологик җиһазлар һәм кулланмалар китерде, автоматик линияләр, сынаулар өчен төрле стендлар, шулай ук алар өчен күп кенә узеллар һәм башка әйберләрне проектлады һәм әзерләде.

"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары нигезендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International