Татарстан предприятиеләренең экспорт потенциалын үстерү буенча киңәшмә

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында сәнәгый предприятиеләрнең экспорт потенциалын үстерү һәм продукцияне тышкы базарларга чыгару буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов уздырды.  Чарада "Ак барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ генераль директоры Ренат Мистахов, ТР Президенты Аппаратының тышкы багланышлар департаменты һәм ТР Инвестицияле үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында анда катнашучылар продукцияне экспортка чыгару стратегиясен тормышка ашыру чаралары хакында сөйләште, нәтиҗәле хезмәттәшлек итү механизмнарын һәм этапларын билгеләде, шул исәптән, республиканың төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге сәүдә вәкиллекләре белән, шулай ук республикадан читтә сәнәгый предприятиеләрне күрсәтү мәсьәләләре күтәрелде.

"Предприятиеләрдән алынган чит илләрдә эшлекле элемтәләр урнаштыруга булышу өчен кирәкле мәгълүматлар нигезендә "юл картасы"н формалаштырырга кирәк. Һәм әлеге тәкъдимнәрне исәпкә алып, Татарстан делегациясенең максатчан визитлар программасына өстәмәләр кертергә. ТР Сәнәгать министрлыгы әлеге мәсьәләгә комплекслы якын килергә һәм зарурлык булганда кирәкле гамәлләр турында предприятиеләргә консультацияләр бирергә әзер", - дип билгеләде Альберт Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International