Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кулланучылар бәяләре динамикасына анализ ясау, Татарстан Республикасы товар базарларында бәя билгеләү сәбәпләрен һәм факторларын ачыклау буенча ведомствоара эш төркеменең утырышы булды. Чараны Герман Лернер уздырды.
Эш төркеме составына Икътисад министрлыгы, ТР буенча Милли банк, ТР Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге, ТР МФХИ, дәүләт статистикасы хезмәте вәкилләре керде. Очрашуның әһәмиятле вәкилләре буларак "Бәхетле" ДК, "Арслан" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ, "Агава" ҖЧҖ, Metro cash and Carry һәм Selgros Cash and Carry кебек сәүдә үзәкләренең вәкилләре катнашты.
Сөйләшү эчтәлекле килеп чыкты һәм конструктив диалог форматында төзелде. Асылда, экспертлар ихтыяҗ динамикасы һәм ихтыяҗ үзгәрүгә китерә торган факторлар турында, шулай ук сәүдә челтәрләрендә җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияләре куелуы һәм Татарстанда челтәрләрне үстерү киләчәге турында фикер алышты.
2018 ел өчен банк аналитиклары белешмәләренә караганда, Татарстанда инфляция дәрәҗәсе ИФО төбәкләре буенча уртача алганда тотрыклы рәвештә түбән һәм 3,5% тәшкил иткән. Азык-төлек товарларына кулланучыларның бәяләре индексы һәм азык-төлек булмаган товарларга кулланучыларның бәяләре индексы – тиешенчә +3,3% һәм +4,2%, ә халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү буенча кулланучылар бәяләре индексы +3,6% тәшкил итә.
Сәүдә челтәрләре вәкилләре бәя билгеләүгә йогынты ясаучы төп факторлар булып ягулыкка бәяләрнең артуы түгел, ә азмы-күпме дәрәҗәдә НДС артуның һәм товарларның билгеле бер категорияләренә валюта курсының үзгәрүе кебек башка факторларның сәбәпче булуы мөмкин дигән фикерне җиткерделәр.
Тулаем алганда, сәүдә челтәрләрендә җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары куелуы мәсьәләсендә экспертлар билгеләп узганча, товарларның төрле категорияләре буенча төрле күрсәткечләр күзәтелә, мисал өчен, сәүдә челтәрләрендә җирле җитештерүдәге сөт һәм икмәк продукцияләренең өлеше 50% кадәр җитә һәм аннан да арттып китә.
Очрашу азагында белгечләр быел Татарстанда сәүдә ритейлы базары структурасын кардиналь үзгәртүнең көтелмәве, ә бәяләрне арттыруга таба үзгәртү быелның икенче кварталына якынрак вакытта фаразлана, дигән фикергә килделәр.
Эш төркеменең киләсе утырышы март аенда ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында җирле Татарстан җитештерүчеләре катнашында планлаштырыла.