Россия венчур форумы - 2019 чарасында катнашырга чакырабыз

2019 елның 25 гыйнвары, җомга

2019 елның 11 апрелендә Казанда Россия венчур форумы узачак. Чараны уздыру урыны "Казань Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак.

Венчур форумы Татарстан Республикасында 2005 елдан башлап үткәрелә. Форумның максаты – Россиядә венчур инвестицияләү системасын үстерүгә булышу, Россиянең инновацияле технологик компанияләренә киң даирә инвесторлар игътибарын җәлеп итү, фәнсыешлы кече һәм урта бизнеска инвестицияләр җәлеп итү.

Дискуссияләр һәм сөйләшүләр алып бару өчен иң зур халыкара платформасы – Россиядән һәм чит илләрдән венчур тармагында катнашучыларның очрашу урыны. Яңа партнерлар һәм клиентлар эзләүчеләр, бизнесның киләчәк үсеше өчен ничек нигез салырга кирәклеге турында белүчеләр, тармактагы әйдәп баручы экспертлар белән соинвестор булу мөмкинлеген эзләүчеләр, инвестицияләү өчен перспективалы тармаклар турында беренче булып белеп алучылар өчен форум уникаль платформа булып тора.

Форум EBAN, Venture Club, Tech Tour, НАБА, РВК, РАВИ рәсми чаралары реестрына кертелгән.

2018 елда Форумда катнашу өчен Россиянең 42 шәһәреннән һәм 25 илдән стартаплардан 542 заявка килгән. Форумның экспозицион блогында 50 инновация компаниясе катнаша. 2018 елгы Форумга Россиядән һәм чит илләрдән 1542 белгеч килде.

Форум турындагы тулырак мәгълүматларны Сез түбәндәге телефон буенча ала аласыз: +7 (843) 570-39-27 ("ТР ИВФ" КК инновацион эшчәнлекне үстерү бүлеге) һәм түбәндәге сайт аша: http://russianventureforum.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International