Җитештерүне санлаштыру: гамәли чишелешләр

2019 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге Технопарк мәйданчыгында, ИТ-Паркның югары технологияләр өлкәсендә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен "Җитештерүне санлаштыру: гамәли чишелешләр" темасына семинар уза.

Чара эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ренова-Холдинг Рус" ҖЧҖ стратегик планлаштыру һәм үсеш директоры Олег Фомичев, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министр Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һ.б. катнашты. 

Семинарда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов цифрлы технологияләрнең тиз арада үсеш алуы эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә шактый йогынты ясый дип, ассызыклады. Һәр тармак санлы революцияне күзәтеп бара, компанияләрне үзгәртеп корылырга мәҗбүр итә. Биредә сәнәгать предприятиеләренә, гадәттәгечә, әһәмиятле роль бирелә, дип билгеләде ТР Президенты. Икътисадның реаль секторын санлы технологияләрне эшләп чыгаруга һәм кертүгә җәлеп итү максатында Татарстан Россиядәге әйдәп баручы цифрлаштыру үзәкләре һәм глобаль компанияләр белән үзара хезмәттәшлек итә. 

Болар белән берлектә, республика предприятиеләре санлы технологияләрне үзләштерү буенча үз проектларын да гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Президенты искәртеп узганча, "КАМАЗ" пилотсыз автомобиль проектын башлап җибәрде, йөк машиналарына актив куркынычсызлык системасын кертә. Бишенче буын машиналарын эшләү барышында цифрлы якын килү алымнары да үзгәргән. Технологияләр сынауларны уздыру һәм җитештерүгә әзерлек вакытын кыскарту мөмкинлеген биргән. 

"ПОЗИС" компаниясе "Ростех" стратегик партнер ярдәмендә яңартылган җитештерү комплексын ачып җибәргән. Санлы технологияләрне кертү хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкинлеген бирә. 

"Татнефть" табу эшенең яртысыннан артык өлешен нефть-газ яткылыкларының санлаштырылган икеле модельләреннән файдаланып башкара. Компания җитештерү бәйләнеше һәм телеметрия челтәрләрен оештыру буенча проектны тормышка ашырган. Моннан тыш, "Ренова" белән хезмәттәшлек итү кысаларында шин комплексында "Җайланмаларга мониторинг" проекты да тормышка ашырыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Шул ук вакытта Татарстан Президенты республикадагы предприятиеләрнең санлаштыру эшенә аз җәлеп ителгән булуын да билгеләп узды. Әйтик, экспертлар исәпләп чыгарганча, Татарстандагы компанияләрнең нибары өчтән бер өлеше генә цифрлы алымга юнәлеш билгеләгән. "Инде хәзердән үк аналоглы продуктларга ихтыяҗның кимүе күзәтелә. Һәм якын киләчәктә предприятиеләр санлы якын килүгә күчмәсә, яңаларының гына түгел, гадәти базарларның да перифериясендә калачаклар. Боларның барысы да сәнәгый комплекстан артта калуга һәм, тулаем алганда, икътисад өчен куркынычлар барлыкка килүгә китерәчәк", – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Семинар материалларын монда карап чыгарга була.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International