Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Ай - Пласт» ҖЧҖ предприятиесендә булды. Компания зур габаритлы пластик савыт, төргәклек җитештерү буенча эре җитештерү предприятиесе булып тора һәм Татарстан Республикасының полимер чималын эшкәртүче 10 предприятиесе арасында.
2019 елда «Ай-Пласт» ҖЧҖ предприятиесендә барлыгы 57,6 мең тонна полимер чимал эшкәртелгән, шулардан 33,9 мең тоннасы – Татарстан Республикасында җитештерелгән чимал.
«Конкуренциягә сәләтле продукция җитештерүче, дөнья базарының югары таләпләренә җавап бирүче, интенсив модернизация алып баручы предприятиеләребез шәһәрдә дә, районда да югары тормыш дәрәҗәсен саклап калырга ярдәм итә», – диде Альберт Кәримов «Ай-Пласт» ҖЧҖ предприятиесендә эшләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Яр Чаллыдан «Сатурн» инжиниринг компаниясе 1991 елдан төзелеш фурнитурасы җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие ишекләр һәм тәрәзәләр: тоткалар, элмәкләр, ишек ачу приборлары һәм башкалар буенча илдә алдынгы урында тора.
Узган елның декабрендә компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проектында катнашучылар арасына эләккән. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә предприятиедә СТН-0611 тибындагы ишек элмәкләрен әзерләү процессы оптимальләштерелгән. Мондый элмәкләр алюминий профильдән ишекләр кую өчен билгеләнгән һәм җитештерү линейкасының иң кирәкле продукты булып тора. 2019 елда «Сатурн» предприятиесендә барлыгы 420 мең ишек элмәге комплекты сатылган, шулардан 330 меңгә якыны – СТН-0611.
«Проектны гамәлгә ашыру барышында предприятие хезмәткәрләре саны 8% артты. Үсеш СТН-0611 элмәкләрен җитештерү һәм сату күләме артуга бәйле. Әйтик, 2020 елның гыйнвар-май айларындагы сатуларны чагыштырып карасак, алар 13% арткан. Шулай ук проектны гамәлгә ашыру белән бергә, кайбер участокларда хезмәт хакы да үзгәрде, ул уртача 15% артты», – дип хәбәр итте «Сатурн» ҖЧҖ хезмәт һәм хезмәт хакы бүлеге башлыгы Рамил Хаҗиев.
Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары компания хезмәткәрләре белән берлектә линиядә җитештерү күләмен арттыра алган. Әйтик, соңгы ярты елда компаниянең бер хезмәткәре 29% күбрәк – 64 комплект урынына тәүлегенә 83 комплект элмәк җитештерә башлаган. Шул ук вакытта хәзер мондый фурнитура комплекты 8 көн эчендә яки 43% тизрәк әзерләнә. Проектка кадәр әлеге процесс ике атнага сузыла торган булган.
«Моннан тыш, производствода без җитешсезлек (брак) дәрәҗәсен 3% һәм агымдагы ремонт тәэминаты санын киметә алдык, бу эшләр сортларга аеру һәм яңадан эшкәртүгә өстәмә вакыт таләп итә иде, – дип сөйли Федераль компетенцияләр үзәге проекты җитәкчесе Роман Батрасов. – Без шулай ук зур складлар һәм материаллар запасы – предприятиенең турыдан-туры финанс югалтулары, дибез. Төгәлләнмәгән җитештерү күләмен 18% киметеп, без бу вакытта 1,7 млн. сум акчаны янга калдырырга ярдәм иттек. 299 данә яраксыз җиһазланыш булуы ачыкланды, ә тагын 119 җиһазланыш ремонтка юлланды».
Ирешелгән нәтиҗә – Федераль компетенцияләр үзәге экспертларының һәм предприятие белгечләренең җайга салынган эше ул. Мәсәлән, предприятиедә төгәлләнмәгән җитештерү запасларын һәм комплектланып бетмәгән күпсанлы әзерләнмәләрне киметү өчен 2000әр комплекттан торган партияләр белән бердәм агымлы производство оештырылган. Бу файдалы мәйданнарны бушатырга һәм транспорт белән күчерүнең артык куәтләрен киметү мөмкинлеген биргән. Хәзер цехта кечкенә заказларны һәм үрнәкләрне җыю өчен артык вакыт тотылмый, комплект әйбер калдыкларына инвентаризация уздырылган, ә заказлар төргәкләү нормасы буенча җыела.
«Сатурн» компаниясе ел ахырына кадәр җитештерүнең тагын 7 участогында сакчыл технологияләр кертергә планлаштыра. Предприятиедә гади хезмәткәрләрне укыту өчен сертификацияләнгән эчке тренер әзерләнгән, ул Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары тәҗрибәсен җәелдерүне дәвам иттерәчәк.
Исегезгә төшерәбез, илкүләм проект РФ Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы указы белән расланды һәм илдә, ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, 2024 елга 5%ка арттыруда шартлар тудырырга тиеш. РФ Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул җитештерү процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүне һәм эксперт ярдәмен үз эченә ала.
Федераль компетенцияләр үзәге турында:
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге – «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» илкүләм проекты операторы. Проектның төп бурычы – Россия икътисадының чимал булмаган төп тармакларының урта һәм эре предприятиеләрендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, 2024 елга 5% үсеш дәрәҗәсенә җиткерү.
Проект шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү проблемасына, продуктны һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча хезмәт базарын формалаштыруга карата бизнесның кызыксынуын билгеләргә тиеш. Проектта катнашу өчен Россиянең 85 субъектында кимендә 10 мең предприятие җәлеп ителәчәк. Компанияләрнең 79 500 хезмәткәре сакчыл җитештерү инструментлары буенча белем алачак.
2020 елның 9 сентябрендә 11.00 сәгатьтә 100tatarstan.com сайтында, «100% Татарстан» онлайн-чарасы кысаларында, анда катнашучылар фикер алышып, «Халыкара хезмәттәшлек» юнәлеше буенча экспертлардан кыйммәтле белемнәр һәм киңәшләр ала алачак.
«Халыкара хезмәттәшлек» юнәлешенең төп темалары:
- Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә тышкы элемтәләрнең йогынтысы;
- Татарстан Республикасы вәкиллекләре эше;
- диаспоралар һәм ватандашлар күзлегеннән караганда Татарстан;
- Татарстан өчен актуаль мәсьәләләр буенча иң яхшы чит ил тәҗрибәләрен һәм проектларын республика эшчәнлегенә интеграцияләү;
- цифрлаштыру һәм дипломатия: яңа чынбарлык һәм яңа мөмкинлекләр,
- Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү һәм аны үстерү;
- югары уку йортларында халыкара хезмәттәшлек.
Чара кысаларында «100% Татарстан» платформасында «Дөнья өчен ачык: тышкы Татарстан Республикасы элемтәләренең социаль-икътисадый үсешенә йогынтысы» панель дискуссиясе үтәчәк, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашачак.
Шулай ук Татарстан Республикасы вәкиллекләре эшенә багышланган презентация дә булачак. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстанның Казакъстандагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Татарстан Республикасының Финляндиядәге вәкиле Альбина Рәхимуллина һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин катнашачак.
Моннан тыш, «100% Татарстан» кысаларында Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре губернаторлары, шулай ук Башкортстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе башлыклары мөрәҗәгатьләр белән чыгыш ясаячак.
Форумда бөтен дөньядан теләгән һәркем катнаша ала. Трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында кушылырга, шулай ук эш программасы белән танышырга мөмкин.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Александр Новак Зәй ГРЭСын модернизацияли башлауга багышланган тантаналы чарада катнашты. Станция янында 850 МВтка яңа пар-газ җайланмасы төзеләчәк, бу ГРЭСның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә энергостанцияне модернизацияләү проектына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. «Бу республика энергетикасы өчен генә түгел, бөтен илебезнең энергосистемасы өчен дә бик мөһим проект», – дип ассызыклады ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, Зәй ГРЭСын модернизацияләү шактый икътисадый нәтиҗә бирәчәк. Проект күпләп сату базарының I бәя зонасы кулланучылары өчен электр энергиясе бәясен елына 7 млрд. сумга киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Әлеге проект үз вакытында һәм сыйфатлы гамәлгә ашырылачак. Безнең өчен бу проект өстенлекле булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Александр Новак билгеләп үткәнчә, Зәй ГРЭСы Урта Иделнең берләштерелгән энергетика системасы өчен система барлыкка китерүче электростанция булып тора.
Министр ассызыклаганча, соңгы 5 елда Татарстанда электр энергиясеннән уртача файдалану күләме ел саен 2,5% арта, бу ил буенча уртача күрсәткечтән югарырак (1%).
«Республика үсешен дәвам итә. Яңа производстволар ачыла, эш урыннары булдырыла. Моның өчен куәтләрне генерацияләүче инфраструктура кирәк. Шуңа күрә Зәй ГРЭСында югары нәтиҗәле заманча энергоблок төзү турындагы тәкъдим хупланды. Россиядә мондый блоклар юк әле», – дип өстәде федераль министрлык башлыгы.
Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Александр Новак яңа энергоблок төзелеше башлану хөрмәтенә истәлек билгесен ачтылар.
«Татэнерго» ААҖ һәм «Enka» Төркия компаниясе арасында ПГУ-850 МВт проектлау, сатып алу һәм төзү эшләрен башкаруга контракт бу елның июлендә төзелгән. Модернизацияне 2025 елда тәмамлау планлаштырыла.
2020 елның 8 сентябрендә «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең (эш бирүчеләрнең төбәк берләшмәсе) гомуми хисап-сайлау җыелышы узды.
Җыелыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
«2017-2019 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе эше һәм алдагы чорга бурычлар турында» хисап доклады белән Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры А.М. Пахомов чыгыш ясады. Ул Ассоциациянең өч еллык эшчәнлегенә йомгак ясады һәм быел аңа нигез салынуга 30 ел тула, дип искәртте. ТР Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе республикада илдә беренчеләрдән булып барлыкка килде.
«Бүген республика икътисады үзен ышанычлы хис итә һәм киләчәккә карый. Монда безнең Ассоциациянең дә өлеше бар дип уйлыйм», – диде Алексей Пахомов. Бүгенге көндә Ассоциация республиканың 101 әйдәп баручы предприятиесен, ә холдинглар составына керүче предприятиеләрне исәпкә алып, 200ләп предприятие һәм оешманы берләштерә. Бу – машина төзелеше, приборлар төзү, оборона комплексы, нефть, нефть химиясе һәм химия сәнәгате, энергетика, тармак фәне предприятиеләре. Ассоциациягә кергән предприятиеләрдә сәнәгать продукциясенең барлык күләменең 70% артыграгы җитештерелә.
Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе генераль директоры сәнәгать предприятиеләре исеменнән табышка салым буенча салым тотып калынган акча өлешендә предприятиеләргә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте, ул кайбер төбәкләрдә мондый ярдәм чаралары күрелүе хакында хәбәр итте. Бу сәнәгать өчен көчле ярдәм булыр иде, диде Алексей Пахомов.
Сәнәгатьнең инновацияле үсеше фән белән тыгыз бәйләнештән башка мөмкин түгел, – дип билгеләп үтте Александр Пахомов. – Бүгенге көндә республикада фән һәм технологияләрнең барлык сегментлары бар, тармак, корпоратив, бюджет ярдәме белән берничә инжиниринг үзәге булдырылды. Ил эшләнмәләренә, конкурентлы продуктларны һәм технологияләрне проектлау хезмәтләренә ихтыяҗ бар, әмма чынбарлыкта фән һәм производствоның нәтиҗәле хезмәттәшлеге фәнни эшләнмәләрне коммерцияләштерү күләмнәрендә үлчәнә».
Хисап-сайлау җыелышында катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул, гомумән алганда, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе эшчәнлеген уңай бәяләде, оешманы алга таба да республиканың социаль-икътисадый үсеше бурычларын хәл итүгә сизелерлек өлеш кертүләрен теләде.
Рөстәм Миңнеханов катлаулы эпидемиологик һәм икътисадый шартларда халыкны эш белән тәэмин итүне саклап калган һәм күпләп эштән китүгә юл куймаган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде. Кайбер оешмалар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр һәм башка саклау чаралары җитештерүне оператив җәелдереп җибәргән, дезинфекция чаралары җитештерүне арттыра алган. Күп кенә предприятиеләр медицина хезмәткәрләрен һәм халыкны актив яклап чыккан – медицина оешмаларына түләүсез нигездә шәхси саклану чаралары бирелгән.
«Ярдәм янәшә» хәрәкәте кысаларында кирәкле эш башкарылды», – диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу акциягә кушылган компанияләргә рәхмәт әйтәсем килә. Сүз дә юк, уку йортлары белән хезмәттәшлекне оештыру, процессларны цифрлаштыру, оборона-сәнәгать комплексы конверсияләре һәм башка мәсьәләләр буенча тиешле беркетмә йөкләмәләре биреләчәк. Ассоциация белән берлектә без әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзләячәкбез. Ассоциация эшен 3 ел эчендә канәгатьләнерлек дип танырга тәкъдим итәм. Без сездән предприятиеләр алдында торган проблемаларны хәл итүгә һәм сәнәгать үсеше темпларын арттыруга юнәлдерелгән актив эш көтәбез. Үз чиратында, республика җитәкчелеге сезгә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер».
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында махсус инвестиция контрактларын төзү максатларында заманча технологияләр дип танылган төрле технологияләр исемлеген гавами тикшерү процедурасының башланып китүе турында хәбәр итә.
Махсус инвестиция контрактлары – инвестор белән дәүләт арасында килешү, анда Россия Федерациясе, Россия Федерациясе субъекты, муниципаль берәмлек инвесторлары һәм йөкләмәләре теркәлә.
Махсус инвестиция контрактларының максаты – дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле продукция җитештерүне гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирә торган заманча технологияне гамәлгә кертү.
Гавами (ачык) фикер алышу 2020 елның 2 сентябреннән 2020 елның 16 сентябренә кадәр гамәлгә ашырыла.
Ачык фикер алышуларда Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында теркәлгән барлык кулланучылар түбәндәге сылтама буенча катнаша ала: http://gisp.gov.ru/svrmntech.
Карау һәм, кирәк булганда, хәзерге заман технологияләренә карата тәкъдимнәр бирү өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://gisp.gov.ru/svrmntech/pub/app/search/.
Тулырак мәгълүмат теркәлгән кулланмада: https://gisp.gov.ru/documents/12957421/.
Бүген «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Руслан Максудов «Белый Кремль» сыра кайнату заводы коллективына яңа директорны тәкъдим итте. Ул – 2015 елдан бирле «Татспиртпром» компаниясенең ТОП-менеджментында эшләүче 33 яшьлек Илдар Залаков.
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең административ-идарә секторында һәм Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында эшли.
«Мин «Татспиртпром» җитәкчелегенә һәм акционерларга миңа күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәтлемен. «Белый Кремль» командасы белән без заводның нәтиҗәле һәм өзлексез эшен дәвам итәчәкбез», – диде Илдар Залаков.
Ярты ел дәвамында завод җитәкчесе вазыйфасын баш сыра кайнатучы вазыйфасы белән берлектә алып барган Марина Гришина предприятиедә үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Аның алдында күп кенә җитештерү бурычлары тора.
«Татспиртпром» башлыгы Руслан Максудов Марина Аркадьевнага яхшы эшләре, яхшы күрсәткечләр өчен рәхмәт белдерде һәм яңа билгеләнешкә аңлатма бирде: «Без бүген, барлык яңадан яңа чакыруларны кабул итеп, катгый конкуренция шартларында эшлибез. Завод төзелде һәм үзенең органик үсешенең яңа этабына күчә. Максатлар бар, команда һәм коллектив формалаштырылган. Сыйфатлы һәм инде популяр продукт булдырылды. Яңа директорның бурычы – компания туплаган тәҗрибәне кулланып, үсеш өчен яңа юнәлешләрне үзләштерү».
Эшлекле очрашу кысаларында Россиянең иң эре сыра кайнату заводы директорын тәкъдим итү чарасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.
«Татспиртпром» АҖ филиалы «Белый Кремль» сыра кайнату заводы 2020 елның августында үзенең ике еллыгын билгеләп үтте. Заводның ассортимент портфелендә – 25 бренд. Предприятие үз продукциясеннән тыш Бавариядән лицензиар сыра җитештерә. Завод продукциясе Россиянең 60 төбәгендә эре федераль һәм локаль челтәрләрдә тәкъдим ителгән. Сыра Белоруссиягә, Әрмәнстанга, Эстониягә һәм башка якын чит илләргә экспортка җибәрелә. «Татспиртпром» республика бюджетын формалаштыруга зур өлеш кертә. 2 ел эчендә 3 млрд. сумнан артык акча Татарстан бюджетына акцизлар рәвешендә юнәлдерелгән. Бүген сыра заводы дөнья стандартлары продукциясенең азык-төлек куркынычсызлыгы буенча халыкара сертификация узарга әзерләнә.
http://tatspirtprom.ru/index.php?id=1653
Бүген «Елабуга Центральная – ПАО «Нижнекамскнефтехим» ГРС № 2 югары басымлы газүткәргечен эшләтеп җибәрү тантанасы булды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Түбән Кама муниципаль районы администрациясе башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Югары басымлы газүткәргечне ачу тантанасында чыгыш ясап, әлеге вакыйга турында Татарстан Президенты республиканың нефть эшкәртү һәм нефть химиясе сәнәгате өчен мөһим вакыйга дип атады.
Бу Татарстанның нефть, газ, химия комплексын үстерү планнарын гамәлгә ашыру өчен ышанычлы база, диде ул.
Исегезгә төшерәбез, әлеге газүткәргечне гамәлгә кертү «ТАИФ» компанияләре төркеменең Түбән Кама сәнәгать узелында булган төркем предприятиеләрен газ белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын арттыру буенча масштаблы проектның соңгы этабы булды.
Алабуга шәһәреннән «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ кадәр 30 км озынлыгындагы югары басымлы яңа газүткәргеч 17 ай эчендә салынган. Төзелеш бәясе өстәмә хак салымы белән 4,3 млрд. сум тәшкил иткән.
Яңа газүткәргеч Түбән Кама сәнәгать узелы предприятиеләрен үстерү өчен кирәкле табигый газның елына 4 миллиард кубик метр күләмендә өстәмә күләмнәре белән тәэмин итәчәк. Моннан тыш, Түбән Кама сәнәгать узелында һәм Түбән Кама шәһәрендә ике бәйсез чыганактан резервлы газ белән тәэмин итү оештырылачак, ә газ белән тәэмин итү чикләнгән чорларда Түбән Камадагы ҖЭҮ-1 һәм ҖЭҮ-2 предприятиеләрендә мазуттан файдаланмау мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Түбән Кама сәнәгать узелында сәнәгать комплексы үсеш алу сәбәпле һәм табигый газдан файдалану күләме артканга күрә, магистраль газүткәргеч – «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ Түбән Кама сәнәгать узелына булган үткәргечнең үткәрү сәләте бетә, шуның аркасында яңа газүткәргеч булдыру зарурлыгы барлыкка килә. Максималь егәрлекләр булган чорда, аеруча көзге-кышкы вакытларда, гамәлдәге газүткәргеч сәнәгый узел һәм Түбән Кама предприятиеләренең агымдагы ихтыяҗларын канәгатьләндерми, бу исә Түбән Кама сәнәгый узелында урнашкан электр станцияләрендә резерв ягулыкны (мазут) яндыруга китерә.
2025 елда, 2009 ел белән чагыштырганда, Түбән Камада «ТАИФ» төркеме предприятиеләре тарафыннан табигый газны планлы куллану өч тапкыр диярлек артачак. Бу вакытка техник углерод, метанол, этилен комплексы (ЭП-600) һәм башка производстволарны гамәлгә кертү планлаштырыла. Яңа газүткәргечне гамәлгә кертү Түбән Кама сәнәгать узелында урнашкан энергетика, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләрен алга таба үстерүне һәм модернизацияләүне дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк, тышкы һава салкын булганда мазутның ягулык балансыннан тыш, Түбән Кама милли паркы экосистемаларының торышын, тулаем Түбән Кама һәм Алабуга районнары экологиясен яхшыртачак.
ТР Президенты матбугат хезмәте
2020 елның 18 сентябрендә Рязань шәһәрендә «Сәнәгый кластерларны һәм технопаркларны үстерү. Яңарыш» төбәкара форумы узачак.
Чара Рязань өлкәсе Хөкүмәте һәм «Җитештерү системаларын һәм компетенцияләрен үстерү агентлыгы» АКО тарафыннан Россия кластерлары һәм технопарклары ассоциациясе ярдәмендә үткәрелә.
Форумның эш программасы кысаларында тармак һәм төбәкара кооперацияне көчәйтүгә, шулай ук илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда сәнәгать инфраструктурасының роле һәм урыны буенча фикер алышу булачак.
Форум Роспотребнадзорның барлык эпидемиологик нормаларын һәм күрсәтмәләрен үтәп гамәлгә ашырыла.
Катнашучыларны теркәү 2020 елның 8 сентябренә кадәр http://forum-rzn.ru/ сайтында башкарыла.
Форумны үткәрүдә элемтә өчен җаваплы зат: «Җитештерү системаларын һәм компетенцияләрен үстерү агентлыгы» АКО кластер үсеше үзәге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Подковыров, тел. (4912) 600-506, e-mail: clastery62@mail.ru.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министры, генерал-полковник Евгений Зиничев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводында булды.
Исегезгә төшерәбез, Россия ГТХМ башлыгы Татарстанда эш визиты белән.
«Вертолеты России» холдингы генераль директоры Андрей Богинский белән берлектә кунаклар КВЗ җитештергән вертолет техникасын карады. Очу-сынау комплексында Ми-38, Ми-8МТВ-1, Ми-17В-5 вертолетлары, модернизацияләнгән Ми-8МТВ-5М, шулай ук өч модификациядә Ансат очкычлары һәм алар өчен өстәмә җиһазлар – авария хәлендә суга утыру системасы, десант платформасы, көймә, кәрҗиннәр, асылмалы җайланмалар тәкъдим ителде.
Аннары делегация агрегат-җыю производствосында булды, анда предприятиенең технологик мөмкинлекләре белән танышты. Соңгы җыю цехында Евгений Зиничевка 2020 елның июнендә төзелгән контракт кысаларында РФ ГТХМ мәнфәгатьләрендә Ми-8МТВ-1 вертолетын әзерләү эшләре турында хәбәр иттеләр.
Шулай ук Татарстанга эш сәфәре кысаларында РФ ГТХМ башлыгы Яр Чаллыда булды, анда Татарстан Президенты белән берлектә КАМАЗ автопредприятиесенә барды. Фәнни-техник үзәктә Рөстәм Миңнехановны һәм Евгений Зиничевны «КАМАЗ» автомобильләренең перспектив модельләре белән таныштырдылар. Аерым алганда, «КАМАЗ-Арктика» машинасының һәм югары дәрәҗәдә үтүчән йөк машиналарының техник мөмкинлекләре күрсәтелде.
Аннары Татарстан Президенты һәм федераль министр «КАМАЗ» шассиенда янгын-коткару автомобильләре күргәзмәсен карады. Тәкъдим ителгән техника үрнәкләре янгыннарны сүндерү һәм төрле шартларда коткару операцияләрен башкару өчен заманча авария-коткару җайланмалары һәм янгын-техник кораллары белән җиһазландырылган.
Шуннан соң «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашу булды һәм спорт йөк машиналары каралды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Зиничев яңа «КАМАЗ-54901» магистраль тягачында тест-драйв та үткәрделәр.
Визит ахырында киңәшмә узды, аның барышында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән «КАМАЗ» ГАҖнең алга таба хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.
ТР Президенты матбугат хезмәте