2020 елның сентябрендә «Челны Хлеб» АҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектына кергән.
«Челны Хлеб» акционерлык җәмгыяте икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча тулы циклдагы заманча предприятие булып тора, аның ассортиментында 100 артык атама бар. Предприятие продукциясенә инде 40 елдан артык шәһәр һәм республика халкы арасында ихтыяҗ бар. Продукциянең ассортименты даими рәвештә киңәя. Шул ук вакытта предприятиенең техник базасы да модернизацияләнә.
Предприятиедә «Фрич» җитештерү линиясендә кондитер әйберләре җитештерү агымы сынау проекты итеп билгеләнгән, ул чимал алу һәм тест әзерләү процессыннан башлап, клиентка әзер кондитер әйберләре төяп җибәрүгә кадәр продукция җитештерүнең тулы циклын үз эченә ала.
Әлеге агымның сайлап алынуы очраклы түгел. Җиһазларның булган потенциалы, продукциягә ихтыяҗ арту һәм нәтиҗәлелекне арттыруга омтылыш сынау агымы мисалында Сакчыл җитештерүнең барлык инструментларын эшләргә мөмкинлек бирә.
Проектның максаты – эшләп чыгару дәрәҗәсен 30% арттыру, производствода запасларны 60% киметү һәм җитештерү процессының вакытын 55% кыскарту. Проектның максатчан күрсәткечләре белән беррәттән, чаралар планына проектның эшче төркемнәрен һәм предприятие җитәкчеләрен «Декомпозиция» һәм «Нәтиҗәле мәгълүмат үзәге» темалары буенча укыту, шулай ук предприятиенең эчке Лин-тренерын әзерләү буенча бурычлар керә. Болар барысы да предприятиенең алга таба, мөстәкыйль үсешен тәэмин итү һәм проект нәтиҗәләрен тиражлау өчен кирәк.
Бүгенге көндә, проектны тормышка ашыру агымдагы халәтне диагностикалау этабының соңгы стадиясендә тора.