Хөрмәтле республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Коралчылар көне белән котлыйм! Илебезнең бөтен тарихында тармакның иң яхшы белгечләренең фидакарь хезмәте чит ил аналогларын узып киткән корал үрнәкләрен булдыруны тәэмин итте. Без Бөек Ватан сугышы елларында хәрби техника һәм продукция буенча Татарстанның иң эре җитештерүче булуы белән хаклы рәвештә горурланабыз. Бүген республиканың оборона предприятиеләренең хезмәт коллективлары үз элгәрләренең данлы традицияләрен дәвам итә, Россия коралының данын арттыра.
Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре җитештерүне модернизацияли, конкуренциягә сәләтле продукциянең яңа үрнәкләрен эшли, югары квалификацияле кадрлар әзерли, ватаныбыз оборонасын ышанычлы саклау һәм ныгыту өчен кирәкле бөтен нәрсәне эшли.
Тупланган фәнни-техник потенциалдан файдаланып, алдынгы технологияләр кертеп, илебез хәрби техникасын һәм коралларын уйлап табучылар һәм булдыручылар тармак алдында торган бурычларны уңышлы үтәр дип ышанам. Республиканың оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләренә һәм ветераннарына сәламәтлек, иминлек, Татарстан һәм Россия хакына яңа казанышлар телим!
Хөрмәт белән, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.А. Кәримов.
Бу ел башында ректор Эдуард Абдуллаҗанов җитәкчелегендәге КДЭУ рәсми делегациясенең визиты барышында Ильменау Техник университеты белән фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Килешү Ильменау университетында КДЭУ студентларының һәм мөгаллимнәренең стажировкасы һәм онлайн-режимда яклану белән ике җитәкчелектә кандидатлык диссертацияләре язу; Тюрингия предприятиеләрендә ике җитәкчелектә КДЭУ студентларының производство практикасын узу; Россия, алман һәм чит ил чыганакларыннан акча җәлеп итеп, «электр энергетикасын цифрлаштыру» өлкәсендә уртак тикшеренүләр үткәрү күздә тотыла.
2021 елның җәендә Ильменау Техник университеты студентларының, Халыкара җәйге гамәли сессиядә катнашу өчен, Шеланга лагерена килүе көтелә.
Агымдагы елның октябреннән ноябренә кадәр КДЭУда студентлар һәм докторантлар өчен һөнәри алман теле курслары (техник менеджмент) үткәрү планлаштырыла, аны профессор Хайнер Динтер (ТУ Ильменау) алып барачак.
Эпидемиологик хәл аркасында 2020 елда онлайн-дәресләр турында килешү имзаланган, шуннан соң профессор Динтер КДЭУга килеп, тирәнтен курс үткәрер, дип көтелә.
Быел югары уку йорты икътисад секторларын цифрлаштыру буенча уку курсларын эшләү һәм лекцияләр уку өчен профессорлар Хайнер Динтер һәм Ханнесс Топферны, шулай ук Ильменау Техник университетында 2021-2022 елларда «Икътисадны (энергетиканы) цифрлаштыру» юнәлеше буенча стажировкалау өчен КДЭУ магистрантларын һәм аспирантларын чакыруга заявка биреп, Алгарыш грантында катнашу өчен документлар әзерли.
EBZ һәм TEAG компанияләре белән КДЭУ укытучылары һәм студентлары өчен робот техникасы һәм мехатроника буенча курслар эшләү турында килешенгән. КДЭУга әйдәп баручы алман мөгаллимнәре килер дип планлаштырыла. Университет мөгаллимнәр төркемен әлеге юнәлешләр, WorldSkills исемлегенә кертелгән электромонтаж эшләре буенча стажировка узу өчен EBZ җибәрәчәк.
2020 елның 16-17 сентябрь көннәрендә «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе И.И.Шувалов җитәкчелегендәге Россия бизнес-миссиясе һәм дәүләт структуралары вәкилләре делегациясе Үзбәкстанда эш визиты белән булып китте.
17 сентябрьдә Ташкентта Халыкара бизнес-үзәк бинасында Үзбәкстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Умурзаков С.У. «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе рәисе Шувалов И.И. белән очрашты.
Яклар Үзбәкстан Республикасы һәм Россия Федерациясе стратегик партнерлыгының югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм төрле дәрәҗәләрдә икеяклы элемтәләрне активлаштыру юлы белән икътисадый һәм инвестиция хезмәттәшлеген алга таба үстерүгә ышаныч белдерде.
«ВЭБ.РФ» ярдәмендә бүгенге көндә Үзбәкстанда энергетика, металлургия, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы һәм транспорт секторында 3,5 млрд. евролык 24 проект гамәлгә ашырыла һәм эшләнә.
«ВЭБ.РФ» җитәкчелеге тарафыннан ике илнең бизнес-партнерлыгын ныгыту, алдынгы сәнәгать технологияләрен гамәлгә кертү һәм тотрыклы кооперация элемтәләрен җайга салу өчен киң мөмкинлекләр һәм икътисадый хезмәттәшлекнең күп планлы характерына басым ясалды.
Очрашу барышында инвестицияле хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм пандемия шартларында ике ил икътисадларының үзара хезмәттәшлегенең яңа нокталарын ачыклауга юнәлдерелгән диалог үсешенә үзара әзерлек билгеләнде, шулай ук ягулык-энергетика, тау эшләре, фармацевтика, машина төзелеше өлкәләрендә, шәһәр инфраструктурасы, туризм, мәгълүмат-коммуникация технологияләре һәм транспорт өлкәсендә яңа инвестиция проектларын эшләү һәм килештерү мәсьәләләре каралды.
Очрашудан соң «Үзбәкстан-Россия хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре һәм уртак проектлары» үзбәк-Россия түгәрәк өстәле узды. Катнашучылар эшләнә торган уртак инвестиция проектлары, сәнәгать кооперациясен киңәйтү перспективалары һәм ике ил эшкуарлары арасында эшлекле партнерлыкны активлаштыру турында фикер алышты. Түгәрәк өстәлдә Россия ягыннан Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «ВЭБ.РФ» дәүләт үсеш корпорациясе, «Россия экспорт үзәге» АҖ, «Вымпелком», «BMB NRC AGROLOGISTICS», «Силовые машины», «Ростех», «Трансмашхолдинг», «МетПром», «Уралмашзавод», «Газпромбанк» кебек Россия компанияләре һәм банклары җитәкчеләре һәм Үзбәкстан ягыннан министрлыклар, ведомстволар, тармак берләшмәләре, коммерция банклары җитәкчеләре һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасыннан түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Әхтәриев А.А., «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Когогин С.А., «Эйдос-Медицина» ҖЧҖнең Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Әлимова Н. катнашты.
Түгәрәк өстәл барышында Россия һәм үзбәк компанияләре арасында инвестицияләр, технологияләр һәм сәнәгать кооперациясе өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары динамикасы һәм масштабы ассызыкланды. Аерым алганда, Үзбәкстанда «Ростех» дәүләт корпорациясе белән берлектә «КАМАЗ» йөк транспорт чараларын җыю үзләштерелгән.
Түгәрәк өстәл барышында Россиянең эшчәнлек даирәләре вәкилләре үзләре тәкъдим иткән компанияләрнең технологик һәм инвестиция потенциалы турында мәгълүмат җиткерде һәм Үзбәкстанда эшчәнлекне үстерү перспективалары турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры С.А.Когогин түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады, ул 2020 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде, пандемия шартларында дөньяда йөк автомобильләре базары кимүгә карамастан, «КАМАЗ» бирешмәде, ә алты ай нәтиҗәләре буенча сатуларны узган ел белән чагыштырганда арттыра да алды, дип билгеләп үтте. Россия базарындагы үсеш – 4%; экспорт базарларында 37% тәшкил иткән.
Аның сүзләренә караганда, бүген Үзбәкстан базары «КАМАЗ» өчен өстенлекле булып тора, ул республиканың әйдәп баручы машина төзелеше предприятиесе булган «Узавтосаноат» АҖ белән хезмәттәшлекнең хәзерге этабына җентекләбрәк тукталды һәм 2017 елда «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ, «Узавтосаноат» АҖнең бүлендек предприятиесе егәрлекләрендә ачылган җыю производствосы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде. «Бу көнгә безнең хезмәттәшлек кысаларында 2400 артык КАМАЗ автомобиле җитештерелде, 230 яңа эш урыны булдырылды. Җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен арттырып, тагын 200 артык эш урыны булыр дип көтелә. Ике ел эчендә КАМАЗ шассие базасында 20 артык махсус техника җитештерү үзләштерелде. Базарда 2000 берәмлек техника сатылды. «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ җитештергән КАМАЗ автомобильләре базарының өлеше елдан-ел арта бара. Быел, пандемиягә бәйле рәвештә активлык кимүенә карамастан, без базар өлешен 5% арттырырга исәп тотабыз», – дип билгеләп үтте С.А.Когогин. Шулай ук ул «КамАЗ»ның ВЭБ.РФ белән хезмәттәшлеге һәм дәүләт корпорациясенең Үзбәкстан белән уртак проектларны алга таба үстерүгә ярдәм итүе турында да сөйләде.
Түгәрәк өстәлдән һәм Россия-Үзбәкстан хезмәттәшлегенең потенциаль экспорт проектлары турында фикер алышудан соң килешүләр имзаланды. Аерым алганда, И.И.Шувалов һәм С.А.Когогин катнашында Үзбәкстан Республикасында КАМАЗ маркалы автомобиль һәм махсус техника сатып алуны финанслау буенча кредит килешүе имзаланды. Документка ВЭБ.РФ рәисе урынбасары Д.Алгулян, «Kamaz Asia Leasing» ҖЧҖ ягыннан генераль директор Ф.Ибраһимов кул куйды.
Кредит килешүе кысаларында, «UzAutoTRAILER» ҖЧҖ компаниясе куәтләрендә Россия производствосы төеннәреннән һәм агрегатларыннан җыелган КАМАЗ маркалы 250 берәмлек автомобиль һәм махсус техника сатып алуны финанслау максатларында, 12,5 млн евро бирү лимиты белән ВЭБ.РФ кредит линиясен ачу күздә тотыла. Техника үзбәк компанияләренә лизингка тапшыру өчен кулланыла.
«КАМАЗ» ГАҖ һәм Үзбәкстан Республикасы арасындагы эшлекле элемтәләрнең күпьеллык тарихы бар. Яңа проектларны җәелдереп, безнең өчен әһәмиятле партнерлык яңа үсеш чикләренә ия булыр һәм ике як өчен дә яңа перспективалар ачылыр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте С.А. Когогин.
Программа кысаларында компанияләрнең вәкилләре Ташкентта РЭҮ вәкиллегендә булдылар, аның мәйданчыгында соңгы елларда экспорт күрсәткечләрен үзгәртү турында җентекләп фикер алыштылар. Аерым алганда, Үзбәкстан Республикасында «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ вәкиле Н.Әлимова Үзбәкстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина югары уку йортларының мәнфәгатьле вәкилләре өчен компания продукциясе турында презентация тәкъдим итте.
Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «АУРУС» проектын индустриальләштерү буенча киңәшмә үткәрде. Очрашуның төп максаты – Алабугада АУРУС класслы автомобильләр җитештерә башлау графигы буенча фикер алышу. Фикер алышуда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Алабуга» СҖТ МИЗ» АҖ, «АУРУС» ҖЧҖ, «Форд Соллерс» уртак предприятиесе җитәкчеләре катнашты. Исегезгә төшерәбез, «АУРУС» ҖЧҖ, «НАМИ» ФДУП, Tawazun (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) компаниясе, «СОЛЛЕРС» ГАҖ катнашында оештырылган компания. «Алабуга» СҖТ МИЗ территориясендә АУРУС вәкиллекле класс автомобильләрен җитештерү өчен куәтләр оештыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта эретеп ябыштыру, буяу һәм җыю өчен җиһазлар әзерләнә. Параллель рәвештә белгечләр туплау һәм аларны алга таба укыту эше алып барыла. «Аурус» ҖЧҖ генераль директоры Әдил Ширинов хәбәр иткәнчә, Алабугада җыелган беренче Aurus Senat клиентларга җибәрү өчен 2021 елның маенда әзер булачак.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «МЕТТЭМ-М» ҖЧҖ генераль директоры Ян Древитц белән очрашты. Очрашу кысаларында «МЕТТЭМ-М» компаниясе үзенең инновацияле һәм перспектив проектларын тәкъдир итте. Компаниянең Чистай шәһәрендәге җитештерү филиалын үстерү турында фикер алыштылар. «МЕТТЭМ ТРАНСПОРТ» компанияләре төркеме коммерцияле транспортның Россия һәм чит ил җитештерүчеләре конвейерларына автомобиль электроникасы, мехатроника һәм телематика эшли, җитештерә һәм җибәрә. Продукциянең төп заказчылары - «Группа ГАЗ», «КАМАЗ» ГАҖ, «НЕФАЗ» ГАҖ, «АВТОВАЗ» АҖ, «РариТЭК Холдинг» АҖ, «Мосгортранс» ДУП. ГК МЕТТЭМ ТРАНСПОРТ транспортының уңыш нигезе булып конструкторлык бюросы тора. Үзләрендә җитештерелгән эшләнмәләр чит ил аналоглары белән чагыштырырлык югары сыйфатка ия, гәрчә ил технологияләре, чимал һәм материаллар ярдәмендә башкарылса да. Әңгәмә барышында яклар хезмәттәшлек итү һәм стратегик мөһим тармак эшләнмәләре булдыру һәм җитештерүне дәүләт ярдәменең барлык инструментлары белән үстерү буенча инвестиция планын гамәлгә ашыруда үзара мәнфәгать булуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы 2020 елның 16 сентябрендә, авырудан соң, А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы генераль директоры Александр Карповның вафат булуы турында хәбәр итә.
«А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ААҖ җитәкләп, Александр Николаевич республиканың суднолар төзелеше комплексын үстерүгә зур өлеш кертте.
Эше өчен җан атып йөрүче кеше буларак, ул барлык көчен, белемен һәм бай тәҗрибәсен мөһим җитештерүгә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә бирде. Аның актив катнашында цехларны үстерү һәм модернизацияләү буенча күп санлы программалар эшләнде һәм гамәлгә кертелде, хәрби корабларның һәм граждан судноларының перспектив проектлары үзләштерелде һәм төзелде. Ул завод хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ярдәм итүгә юнәлдерелгән социаль программаны үстерүгә зур өлеш кертте.
Александр Николаевич турындагы хәтер югары профессиональлек, тормыш сөючәнлек һәм оптимизм өчен хөрмәт иткән искиткеч кеше, зирәк җитәкче буларак безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Александр Николаевичның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Тюрингия икътисад, фән һәм санлы технологияләр министры Вольфганг Тифензее белән очрашты. Әлеге очрашу «Татарстан-Тюрингия» уртак эш төркеме утырышын ел саен уздыру кысаларында узды.
- Тюрингия партнерлары белән ел саен очрашулар уздыру төрле өлкәләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру омтылышын күрсәтә һәм әлеге эшлекле очрашу нәтиҗәсендә безнең хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бар, – диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә.
Очрашу барышында мәгариф һәм кадрларны яңадан әзерләү өлкәсендә төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды, шулай ук уртак эшчәнлекнең ирешелгән нәтиҗәләре турында фикер алышынды. Татарстан Республикасы һәм Тюрингия предприятиеләренең хезмәттәшлеге актив алып барыла, аерым алганда, республикада 2016 елдан башлап «Машина төзелеше» Германия-Россия инжиниринг үзәге (ИЦМ) эшли. Ул ачылганнан бирле һәм хәзерге көнгә кадәр предприятиеләрнең ихтыяҗлары атласын оештыру кысаларында Татарстан Республикасы предприятиеләре белән күп санлы очрашулар уздырылган, һәм бу эш дәвам итә. Хәзерге вакытта атласта 1400 җитештерү предприятиесе турында мәгълүмат бар. Алар арасында Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Самара, Түбән Новгород һәм Ульяновск өлкәләреннән килгән компанияләр бар. Тюрингия Ирекле Җиренең машина төзелеше кластеры мөмкинлекләре тәкъдир ителә, Тюрингиянең алдынгы предприятиеләре – инжиниринг үзәгендә катнашучылар компетенцияләре тәкъдим ителә. Шулай ук республикада Германия һәм Россия арасында 2014 елда ачылган ГРИНТ белем бирү проекты гамәлгә ашырылган, аңа Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән түбәндәгеләр керә: - инженерия өлкәсендә 9 магистрлык программасы - 2 диплом - КФТТУ - КАИ Россия университеты һәм әйдәүче алман университеты (ТУ Ильменау, ТУ Кайзерслаутерн, ОФГУ Магдебург). Очрашу ахырында яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
Бүген видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Хэйлунцзян (КХР) провинциясенең чит ил эшләре канцеляриясе башлыгы У Вэньгэ белән очрашты.
Соңгы елларда Татарстан белән КХР арасындагы мөнәсәбәтләр төрле юнәлешләр буенча уңышлы үсә. 2019 елда Татарстан белән Кытай арасында тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 564 млн. булган.
Кытай коллегалары белән «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Татспиртпром» АҖ, «РариТЭК ремонт-механика заводы» ҖЧҖ һәм башкалар хезмәттәшлек итә.
Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган уртак инвестиция проектлары арасында кер юу машиналары, телевизорлар, суыткычлар, суыту һәм электр кухнясы җиһазлары җитештерү буенча «Хайер» проектын гамәлгә ашыруны билгеләп үтәргә мөмкин.
- «Татарстан-Кытай хезмәттәшлеге Татарстан Республикасының тышкы икътисадый эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай Халык Республикасы белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирдек. Без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат», - диде Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә.
Очрашу барышында яклар фәнни-техник һәм инновацияле хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шулай ук Татарстан Республикасында Хэйлунцзян провинциясе көннәрен оештыру һәм индустриаль парклар, ике төбәкнең махсус икътисадый зоналары арасында хезмәттәшлек моделен булдыру турында фикер алышты.
Яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә, төбәкләр эшкуарларын очраштырырга һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «М-7» индустриаль паркында булды.
Бүгенге көндә «М-7» индустриаль паркы Казан чигендә урнашкан заманча җитештерү мәйданчыгы булып тора. «М-7» индустриаль паркының төп юнәлеше – Татарстан Республикасында, иң кирәкле тармак буларак, полимерлар эшкәртү.
Альберт Кәримов «Волжанин» ҖЧҖ, «Мультипласт» ҖЧҖ, «Стеклосервис» ҖЧҖ, «МСП» ҖЧҖ һәм «ГП-Девелопмент» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты.
2020 елның 10 сентябрендә видеоконференция режимында Иннополис махсус икътисадый зонасында Мәгълүмат эшкәртү һәм саклау үзәге төзелешен башлау тантанасы булды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.
«Иннополис» МИЗдагы проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турындагы меморандум һәм МЭҮнең геотаратылган һәм катастрофага чыдам челтәрен үстерү программасы кысаларында «Росэнергоатом» концерны тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Мәгълүмат эшкәртү үзәге, алга таба гомуми куәте 16 МВт булган 2000 стойкага кадәр киңәю мөмкинлеге белән, беренче чиратта 500-1000 стойкалы ИТ-җийазларны урнаштыру өчен билгеләнгән.
«Иннополис»ның МЭҮ Идел буе федераль округының иң эре дата-үзәге булырга мөмкин. Проектны «Атомдата-Иннополис» АҖ гамәлгә ашырачак, әлеге компания тарафыннан махсус икътисадый зона резиденты статусын алу гаризасы 2020 елның 24 августында МИЗ Күзәтчелек советы тарафыннан хупланган.
МЭҮнең беренче чиратын төзүгә һәм инженерлык инфраструктурасы булдыруга инвестицияләрнең бәясе якынча 3 млрд сум тәшкил итәчәк, тагын берничә миллиард сум сервер җиһазларына һәм «Росатом»ның виртуаль мохитен һәм коммерция болытын җәелдерүгә тотылачак.
Төзелеш 2021 елның 2 кварталында проект-тикшеренү эшләре комплексын башкарганнан соң башланачак. «Иннополис» МИЗның беренче чиратын файдалануга тапшыру 2022 елның икенче яртысына планлаштырылган.
«Иннополис»тагы Мәгълүмат эшкәртү үзәге – Росатомның икенче коммерцияле МЭҮ. 2019 елда «Росатом» 48 МВт егәрлеге белән Удомля шәһәрендә (Тверь өлкәсе) «Калининский» МЭҮ файдалануга тапшырган, ул Россиядә һәм Европада иң зур дата-үзәкләрнең берсе булып санала.
«Бүген Иннополиста мөһим вакыйга – без эре һәм актуаль проектка старт бирәбез, ул безнең партнерлыкны үстерүдә яңа адым булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Татарстан «Росатом» белән актив хезмәттәшлек итә: «Алабуга» МИЗда композит кластеры үсә, Саратов һәм Снежинскида федераль атом-төш үзәкләре белән эш алып барыла, цифрлы икътисад өлкәсе проектлары гамәлгә ашырыла.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Иннополис ил картасында үсеш нокталарының берсе, ул моннан 10 ел элек барлыкка килсә дә, инде үзенең технологик проектлары һәм инициативалары белән яхшы таныш.
«Мин ышанам ки, без янә сезнең белән 2022 елның икенче яртысында – «Иннополис» мәгълүмат эшкәртү үзәгенең беренче чиратын ачкан вакытта очрашырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.