«Циркуляр икътисад» онлайн-конференциясе эшендә катнашырга чакырабыз

2020 елның 20 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә, 2020 елның 24 ноябрендә 9.00 сәгатьтә «Циркуляр икътисад» онлайн-конференциясе уздыра.

Конференциянең максаты – чималны икенчел файдалану һәм ресурсларны һәм материалларны саклау юлы белән табыш алуда эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.

Конференция программасында – Татарстан Республикасында циркуляр икътисад үсеше проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу.

Конференциядә катнашу бушлай.

Конференциядә катнашу өчен https://idpo.kgeu.ru/ceco/  сылтамасы буенча күчәргә, теркәлергә һәм җавап хатында Zoom тоташу өчен мәгълүмат алырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International