Илкүләм проектта бер ел: «Казан» халыкара аэропорты» ирешкән уңышлар турында

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

«Казан» халыкара аэропорты 2020 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашуга йомгак ясаган. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән аэропорттагы эшчәнлек процессларын камилләштерергә, шулай ук алынган тәҗрибәне таратырга мөмкинлек биргән берничә яңа технологик чишелеш һәм чаралар гамәлгә ашырылган.

«Казан» аэропорты илкүләм проектка 2019 елның июнендә кушылган һәм аэропортлар һәм гражданнар авиациясе предприятиеләре арасыннан проектта беренче катнашучы булган.

Мәсәлән, илкүләм проектта катнашуның беренче ярты елында аэропорт эш процессына сакчыл җитештерү инструментларын керткән. Бу пассажирларның «Победа» лоукостеры рейсларында  булу вакытын 23%ка – 26 минуттан 19 минутка кадәр, очкычларга җир өстендә хезмәт күрсәтү вакытын 27%ка – 41 минуттан 30 минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек биргән. Шул ук вакытта авиакомпания рейсларына хезмәт күрсәтү даимилеге 54%тан 95%ка кадәр арткан. Ирешелгән эш нәтиҗәләре «Казан» аэропортына сакчыл технологияләр кертү буенча уңышлы тәҗрибәне таратырга мөмкинлек биргән.

2020 елда аэропортта сынау агымында алынган тәҗрибәне таратканнар. Һава судноларына хезмәт күрсәтү процессларының нәтиҗәлелеген һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен яңа бүлекчә – перрон хезмәте күрсәтү диспетчеры (супервайзер) булдырылган. Бу самолетны озатуга әзерләү процессында оператив идарә һәм эшне координацияләүче белгечләр төркеме. Әлеге команданы булдыру самолетның очышка әзерлеген нәтиҗәлерәк контрольдә тотарга, җир өсте хезмәтләренең дөресрәк исәбен алып барырга мөмкинлек биргән. Димәк, операторлар һәм заказчылар арасында бәхәсле хәлләр саны кимегән. Һәм иң мөһиме – авиарейсларның тоткарлану ихтималы да азая.

Аэропортта тагын бер нәтиҗәле чишелеш – самолетларга җир өстендә хезмәт күрсәтүдә катнашучы махсус транспорт стоянкасын пассажирлар перронына якынрак урнаштыру. Бу махсус автотранспортның самолетка хәрәкәт итү юлын 2 тапкыр киметергә мөмкинлек биргән. Моннан тыш, хезмәт күрсәтү тизлеге дә арткан һәм штаттан тыш хәлләр очрагында җавап бирү вакыты шактый кимегән. Тукталышның перронга якын булуы ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 10%ка киметүгә дә йогынты ясаган.

Илкүләм проект кысаларында аэропорт җитәкчеләрен «Җитештерүчәнлек лидерлары» программасы буенча укыту уздырылган: 17 кеше уку курсын уңышлы тәмамлаган, аның нәтиҗәләре буенча катнашучылар ике проектны яклаган: «Эшчәнлек оештыруны камилләштерү һәм идарә итү яңалыкларын кертү исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» һәм «Склад инфраструктурасы оештыру ярдәмендә йөк һава транспорты күләмнәрен арттыру стратегиясе». Әлеге проектлар производствода актив кертелә икән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International