2020 елның 24 ноябрендә Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең Техник җайга салу, стандартлаштыру һәм туры килү-килмәүне бәяләү комитеты, Германия икътисадының Көнчыгыш комитеты белән берлектә, «Продукциянең ярашлылыгын бәяләү: Германия тәҗрибәсе» семинарын оештыра.
Чара барышында Германиядә эшләп килүче техник җайга салу һәм продукциянең ярашлылыгын бәяләү системасының үзенчәлекләре турында фикер алышачаклар, ЕС һәм Германия базарында продукция контролен һәм мониторингын гамәлгә ашыруга аерым блок багышланачак.
Семинар спикерлары арасында – Германиянең федераль икътисад һәм энергетика министрлыгы, Алман стандартлар институты (DIN), Аккредитация буенча алман хезмәте (DAkkS) вәкилләре.
Семинар теле: алман теле һәм рус теле. Чара барышында синхрон тәрҗемә тәэмин ителәчәк.
Семинар онлайн-форматта узачак. Сылтама буенча тоташырга мөмкин:
https://us02web.zoom.us/j/88255746306?pwd=Ri9yeXNqVWZOcGcveGZ5RDlKdlZ4dz09
Сезне семинарда катнашырга чакырабыз.
Өстәмә сораулар булган очракта, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлегенең Техник җайга салу, стандартлаштыру һәм туры килү-килмәүне бәяләү комитетына Мичурина Дарья Алексеевнага мөрәҗәгать итүегез сорала, тел:89269108375, электрон почта: michurinada@rspp.ru.
«Продукциянең ярашлылыгын бәяләү: Германия тәҗрибәсе» семинары программасы проекты
9 декабрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы узачак. Форумны «Россия экспорт үзәге» АҖ оештыра. 2020 елда форумның төп темасы: «Яңа унъеллык чакырулары».
Форум 2012 елдан бирле үткәрелә һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында экспорттагы көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуда төп мәйданчык статусына ия булды.
Быел форум онлайн режимда узачак. Төп спикерлар реаль вакыт режимында ВКС буенча, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгының, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм ТЭҮ чит ил вәкиллекләренең «Кайнау нокталарыннан» тоташтырылачак.
Форумның эш программасына 6 тематик түгәрәк өстәл, пленар сессия һәм Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кертелгән.
Форумда Россия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Россия банклары, экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәкләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, эшлекле ММЧ һәм әйдәп баручы экспертлар катнашачак.
Утырышларның турыдан-туры трансляциясен Форумның рәсми сайтында карарга була: forum.exportcenter.ru.
Бүген Казанда «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестиваленең финал зона этабы узган, әлеге чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасында уза.
Конкурсның финал зона этабы 20, 21 ноябрь көннәрендә Казанда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узган. Анда Татарстанның 60 предприятие һәм оешмасыннан 400 артык конкурсант катнашкан.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, фестиваль барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, ә конкурс чыгышлары тамашачылар катнашыннан башка гына узган.
Жюри әгъзалары югары бәяләгән матур номерлар быел республика өчен әһәмиятле ике датага – ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
Гомумкоманда зачетында, бәйгенең финал этабы нәтиҗәләре буенча, Казанда 2 нче урын берьюлы өч командага бирелгән: «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП; Татарстан Республикасы Чүпрәле районының «ТНВ» - «ТЯГ» яшьләр бүлеге», «Казан электротехника заводы» АҖ. Аларга фестивальнең суперфиналына жюриның махсус чакыруы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.
Бүген берьюлы өч команда мактаулы 1 урынны алган. Бу – «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ; С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» ГАҖ филиалы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ. Гомумкоманда зачетында беренче урыннарны яулаучылар шулай ук фестивальнең суперфиналына жюриның махсус чакыруын һәм истәлекле бүләкләр алган.
Призлы урын алучыларның барысы да 27-28 ноябрь көннәрендә Казанда фестивальнең суперфиналында очрашачак, анда Гран-при иясе исеме өчен көрәшәчәкләр. Гран-при хуҗасының исеме 30 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында традицион гала-концертта яңгыраячак. ТР Президентының Күчмә кубогын һәм җиңүче командага ярты миллион сумлык акчалата премияне Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырыр дип планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Вертолеты России» холдингының директорлар советы утырышында катнашты.
Утырыш Казан вертолет заводында узды.
Утырышны «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация комплексының индустриаль директоры, Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков үткәрде.
Утырыш кысаларында «КВЗ» ГАҖ идарәче директоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Алексей Белых директорлар советы әгъзаларына предприятиене финанс яктан савыктыру планнары турында, шулай ук 2021-2023 еллар чорына предприятиенең җитештерү программасы турында сөйләде, соңгысы нигезендә җитештерелә торган продукциянең номенклатурасын һәм аның белән тәэмин итү күләмнәрен арттыру күздә тотыла.
Моннан тыш, Директорлар советы утырышы кысаларында Казан вертолет заводының җитештерү мәйданнарын оптимальләштерү һәм яңа буын композит көпшәкләре җитештерүне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Казан дәүләт энергетика университеты белән берлектә, 2020 елның 24 ноябрендә 9.00 сәгатьтә «Циркуляр икътисад» онлайн-конференциясе уздыра.
Конференциянең максаты – чималны икенчел файдалану һәм ресурсларны һәм материалларны саклау юлы белән табыш алуда эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
Конференция программасында – Татарстан Республикасында циркуляр икътисад үсеше проблемалары һәм перспективалары турында фикер алышу.
Конференциядә катнашу бушлай.
Конференциядә катнашу өчен https://idpo.kgeu.ru/ceco/ сылтамасы буенча күчәргә, теркәлергә һәм җавап хатында Zoom тоташу өчен мәгълүмат алырга кирәк.
«Казан дәүләт казна дары заводы» (ФКП «КГКПЗ») 230 елдан артык коралларның барлык диярлек төрләре өчен дары һәм зарядлар, шулай ук аучылык һәм спорт дарылары җитештерә. Заводта фәнни потенциалны ныгытуга басым ясап, инновацияле идеяләр уңышлы гамәлгә кертелә. Шул исәптән предприятиедә «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты кысаларында җитештерү процессларын оптимальләштерәчәкләр.
Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары, предприятие хезмәткәрләре белән берлектә, ел башыннан бирле спорт-аучылык дарысы җитештерү процессын оптимальләштерү өстендә эшләгән. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру барышында мондый дары җитештерү күләме 30% арткан. Тәмамланмаган җитештерү күләме – цехта тупланган кирәкле булмаган запасларның күләме 60% кимегән.
Дары заводында җитештерүчәнлекне сизелерлек арттыруга сакчыл җитештерү инструментларын кертү хисабына ирешелгән. Мәсәлән, комплекслы анализ нәтиҗәләре буенча җиһазларның эшсез торган очраклары ачыкланган. Федераль компетенцияләр үзәге экспертлары техниканың эшсез туктап тору сәбәпләрен бетерү буенча тулы бер чаралар комплексын эшләгән. Инде хәзер үк гамәлгә ашырылган яңалыкларның бер өлеше эшсез тору дәрәҗәсен 75% киметү мөмкинлеген биргән, һәм бу юнәлештә эш дәвам итә.
Завод хезмәткәрләре ирешелгән нәтиҗәләрдә тукталып калмаячак. Якын киләчәктә оптимальләштерү дары җитештерүнең барлык участокларына да кагылачак. Моның өчен предприятиедә үзгәрешләр командасы әзер. Хәзерге вакытта цех хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү нигезләренә өйрәтү графигы эшләнгән. 2021 елның беренче яртыеллыгында барлык хезмәткәрләр дә шундый профильле укулар узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясе авиация кластерының индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булдылар.
П.В. Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булган вакытта Татарстан Республикасында «Ворлдскиллс» хәрәкәтенә презентация ясалды.
Рөстәм Миңнеханов һәм Анатолий Сердюков «Авиация техникасы эшләнмәләрен производствода җыю» компетенциясе буенча «Ворлдскиллс» стандартлары буенча төбәк чемпионаты мәйданчыкларын (укыту-җитештерү полигоны) карады.
Кунакларга укыту-җитештерү полигонының эше турында сөйләделәр – монда эретеп ябыштыру технологияләре, сәнәгать автоматикасы, диагностика һәм техник үлчәүләр, авиация двигательләре конструкциясе кебек участоклар урнашкан.
Анатолий Сердюковка шулай ук «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү», «Табаклы тимер эшкәртү» компетенцияләре мәйданчыкларының эшен күрсәттеләр.
ТР Президенты матбугат хезмәте
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе - «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) үз белгечләре тарафыннан эшләнгән яңа автоматлаштырылган комплексны эшләтеп җибәрергә планлаштыра. Шуның нәтиҗәсендә якын киләчәктә көнкүреш суыткыч һәм медицина техникасын җитештерү куәтен 40% арттыру мөмкин булачак.
«Югары технологияле җиһазларны һәм прогрессив технологияләрне гамәлгә кертү нигезендә көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне комплекслы үстерү» инвестиция программасын гамәлгә ашыру кысаларында «ПОЗиС» компаниясе көнкүреш һәм медицина билгеләнешендәге суыткычлар корпусы элементларын җитештерү буенча автоматлаштырылган комплекснысынап карау – сәнәгатьтә эксплуатацияләү тәҗрибәсен башлап җибәргән.
Әлеге яңа технологик эшләнмәне производствога кертү иң төгәл параметрлар белән югары сыйфаттагы детальләрне алырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук кул хезмәте дә бетерелә.
Компаниянең машина төзелеше һәм машина төзү эшчәнлеге инженер үзәге белгечләре яңа линияне максималь дәрәҗәдә универсаль итеп проектлаган. Ул берничә модификациянең өске стенасын ясарга сәләтле, шул ук вакытта яңа дизайн моделенә күчкәндә үзгәртеп көйләү вакыты да кыскартылган.
Әлеге комплекста механотроника һәм роботлаштыру элементлары кулланыла торган система кулланылган. Югары төгәллек һәм җитештерүчәнлек приводлы техника системасында заманча көч электроникасын куллану хисабына тәэмин ителә. Бөгелә торган модульләрдә уникаль, яңа бөгү ысуллары кулланыла, нәтиҗәдә аның почмагын көйләү һәм профильне төзәткәләү мөмкинлеге барлыкка килә.
Идеясеннән башлап, гамәлгә ашырганчыга кадәр, проект өстендә ел дәвамында тәҗрибәле белгечләр төркеме эшләгән, аларның яртысы – завод тарафыннан махсус эшләнгән «2015-2020 елларга «ПОЗиС» АҖ кадрлар потенциалына ярдәм итү һәм аны үстерү комплекслы программасы» кысаларында әзерлек узган яшь конструкторлар.
«ТГК-16» энергокомпаниясе 2020/21 елгы ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты алган. Документка РФ энергетика министры урынбасары Евгений Грабчак кул куйган. Паспорт ТГК-16 станцияләренең җиһазларының көзге-кышкы чорда электр һәм җылылык йөкләнмәләрен үтәргә әзер булуын раслый.
- Быел ягып җылыту сезонына әзерлек пандемия белән бәйле катлаулы хәлләр фонында алып барылды. Әмма, эш көннәре булмаган режим һәм башка чикләүләр игълан ителүгә карамастан, ТГК-16 ремонт кампаниясе расланган график нигезендә узды. Төп паросил җайланмаларын капиталь ремонтлау программасы ахырына якынлаша – ел ахырына кадәр бер казан агрегатына һәм бер пар турбинасына капиталь ремонт тәмамланачак, – дип сөйләде ТГК-16 генераль директоры Эдуард Галиев.
Ул билгеләп үткәнчә, компанияләр шулай ук, авыр шартларга карамастан, ике филиалның да парасил өлеше җиһазларына ремонт ясарга гына түгел, ә Казан ҖЭҮ-3 №7 ст. ГТУ энергоблогы GE җитештерүендәге 9HA.01 газ турбинасының кайнар газ трактына капиталь тикшерүне дә үз вакытында төгәлләгән.
Газ турбинасы инспекциясен үтәү өчен сервис килешүе кысаларында чит ил партнерларын – General Electric һәм Atlas Copco компанияләре белгечләрен җәлеп итәргә кирәк булган. Чикләрне ябу аркасында бу эш шактый кыенлашкан.
Инспекция вакытында газ турбинасы җайланмасында эшли һәм юнәлдерә торган барлык көрәкләр, бандажлар һәм тыгызлыклар, ягулык форсункалары, кайнарлату торбалары, күчмә патрубкалар һәм газ агымы патрубкалары алыштырылган. Шулай ук газ турбинасы корпусларының фланецлары һәм котелның аскы өлешендәге газ тыгызлагычы – терәк конструкторы ныгытылган утилизаторы төзекләндерелгән.
Кече инспекция кысаларында генератор чолганышның алгы өлешен, газ суткычларны, щеткалы элемтә аппаратын тикшергәннәр, шулай ук электр сынауларын үткәргәннәр һәм үлчәм алганнар. Белгечләр шулай ук ике компрессорга техник хезмәт күрсәткән.
Барлык эшләр дә планлаштырылган срокта төгәлләнгән. ГТУ челтәргә тоташтырылган һәм максималь дәрәҗәдә 405 МВт электр йөкләнешенә ия.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, электр станцияләренең җылылык сезонына әзерлеге, шул исәптән җиһазларның техник торышы һәм персоналны кышкы йөкләнешләр чорында эшләргә әзерләү белән бәйле параметрлар буенча билгеләнә. Быел ТГК-16 оешмасының әзерлек индексы 0,99 булган.
Россия Энергетика министрлыгы тарафыннан электр энергетикасы субъектының ягулык сезонына әзерлеге турындагы карар әзерлек күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре нигезендә кабул ителә. Мониторинг ел дәвамында өзлексез үткәрелә. Әзерлек турындагы карар Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы боерыгы белән рәсмиләштерелә. Шуннан соң электр энергетикасы субъектының ягып җылыту сезонына әзерлек паспорты бирелә.
Росатомның «ТВЭЛ» ягулык компаниясе делегациясе стратегик үсеш һәм маркетинг буенча вице-президент Илья Галкин җитәкчелегендә Татарстан Республикасына ике көнлек визит белән килде. Сәфәрнең максаты – компаниянең атом-төш булмаган бизнесларын үстерү өчен Татарстан предприятиеләренең һәм оешмаларының сәнәгать һәм фәнни потенциалын җәлеп итү.
Татарстан предприятиеләре, үз чиратында, җитештерелүче продукцияне һәм «ТВЭЛ» АҖ мәнфәгатьләрендә тәкъдим ителгән технологик чишелешләр тәкъдим итте һәм ягулык компаниясе вәкилләре белән хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алышты.
Визит кысаларында делегация «Сетевая компания» АҖ, «Туполев» ГАҖ филиалы – Казанның С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында – КАИ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «КАМАЗ» ГАҖ предприятиесендә булдылар.
- Росатом белән ике яклы хезмәттәшлек үсә бара. Уңышлы хезмәттәшлек мисаллары бар, әйтик, Саров һәм Снежинск фәнни-тикшеренү институтлары белән ОСК өлкәсендә дә цифрлы продуктларны гамәлгә кертү буенча. Шулай ук Татарстанда «Росатом» компаниясе – «Алабуга-Волокно» заводы белән углерод җепселләре җитештерү буенча уртак проект гамәлгә ашырылды, хәзерге вакытта ПАН-прекурсор җитештерү буенча завод төзелеп килә. «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә мәгълүмат эшкәртү һәм саклау үзәген оештыру буенча Росатом проекты гамәлгә ашырыла», – диде Альберт Кәримов стратегик үсеш һәм маркетинг буенча вице-президент Илья Галкин белән очрашу барышында.
Яклар Росатом ягулык дивизионының Татарстанга тулы канлы бизнес-миссиясен оештыру белән үзара мәнфәгать булуын ассызыклады. Нефть һәм нефть сервисы компанияләре шулай ук «ТВЭЛ» АҖ белән хезмәттәшлек итүнең мөмкин вариантлары турында да фикер алышуга әзер.