Сәнәгатьне үстерү фонды заемчысы сәнәгать конвейерлары өчен импортны алыштыру роликларының беренче партиясен чыгарган

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Сәнәгатьне үстерү фонды заемчысы (ВЭБ.РФ идарәсендә) – «Аконит-Урал» – 2021 ел башында Татарстан Республикасы Алабуга шәһәрендәге яңа заводта бакыр, таш, күмер һәм башка йөкләрне ташу өчен конвейерларда кулланыла торган беренче роликлар партиясен чыгарган.

2019 ел ахырында Сәнәгатьне үстерү фонды (ВЭБ.РФ идарәсендә) предприятиегә «Үсеш проектлары» программасы буенча елына 1% белән 250 млн.сум күләмендә ташламалы займ биргән. Проектның гомуми бюджеты 700 млн. сумнан артып киткән, эшләтеп җибәрелгән линиянең куәте елына 1 млн. әйбер тәшкил итә.

Яңа производство заманча технологик җиһазларны куллану хисабына автоматлаштыруның югары дәрәҗәсенә ия. Бу кеше факторының йогынтысын киметергә, нәтиҗәлелекне арттырырга һәм эшләнмәләрнең сыйфатын 100% контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

Элегрәк конвейерларны җыйганда роликлар, шул исәптән чит ил җитештерүчеләре – алман һәм кытай җитештерүчеләренеке кулланыла торган булган. Яңа производствоны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә бу комплектлау әйберләрен импортлау өлеше якынча 60% кадәр кимиячәк.

Роликларның беренче партиясен предприятие корыч җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе – Челәбе металлургия комбинатына китерткән. Продукцияне шулай ук «Магнитогорск металлургия комбинаты», «Северсталь», «НЛМК», Кузбасс углод чыгару предприятиеләре, тау чыгару, алтын чыгару, металлургия һәм төзелеш сәнәгате предприятиеләренә җиткерү планлаштырыла.

«Аконит» фәнни-җитештерү берләшмәсе» Сәнәгатьне үстерү фондының башка заемчысы – «Курскрезинотехника» белән хезмәттәшлек итә, ул предприятиегә конвейерлар өчен тасма җибәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International