Герман Лернер Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары белән очрашты

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремигой белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Очрашу барышында яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләде. 

Моннан тыш, делегация Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитетында, Иннополис һәм «Алабуга» МИЗда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International