В.Е. Алемасов исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясен (яшь галимнәр өчен инженерия фәннәре өлкәсендәге премия) бирү комитеты 2021 елгы премияне алырга теләүчеләр өчен эшләрне кабул итә башлавы турында хәбәр итә.
Премия инженерия фәннәре өлкәсендәге алдынгы фәнни казанышлар, фәннең һәм сәнәгатьнең өстенлекле тармакларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен, Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни оешмаларда, сәнәгый предприятиеләрдә яки мәгариф оешмаларында тикшеренүләр башкаручы яшь (35 яшькә кадәр) галимнәргә бирелә.
Премия алырга теләүчеләрнең материаллары Кандидатларны күрсәтү, эшләрне тапшыру һәм материалларны рәсмиләштерү тәртибенә туры китереп рәсмиләштерелгән булырга тиеш, аның белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында танышырга була (http://www.antat.ru/ru/competitions/alemasov/).
Эшләр 2021 елның 1 маена кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең 420111, Казан, Бауман урамы, 20 йорт, 114 бүлмә адресы буенча урнашкан канцеляриясендә теркәлә һәм кабул ителә, тел: (843) 292-02-72. Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-52-04, e-mail: nio_anrt@bk.ru.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2021 елның 18-19 февралендә Чабаксар шәһәрендә «Федеральная практика» программасы буенча күчмә стажировка үткәрү планлаштырыла.
Стажировка барышында катнашучылар дәүләт ярдәме чаралары, сәнәгать тармакларын үстерү перспективалары белән танышачак, шулай ук федераль башкарма хакимият органнары, федераль үсеш институтлары һәм дәүләт корпорацияләре вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин:
Зотова Евгения Александровна, телефон: (495) 870-29-21 (өстәмә 2-28-59); e-mail: zotova@minprom.gov.ru;
Дорманов Шерзод Хәким улы, (495) 870-29-21 (өстәмә 2-29-51), e-mail: dormanovshkh@minprom.gov.ru.
10 февральдә 8.00 сәгатьтә быел Татарстанда беренче эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачылачак.
Ике күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200 артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җиһазлар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерлары продукциясе һәм башкалар.
Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак биреләчәк, аның кысаларында агросәнәгать комплексының барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә тәкъдим ителәчәк.
ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак һәм киң эшлекле программа каралган, анда шулай ук онлайн форматта да катнашырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла.
Экспозиция һәм эшлекле программа үз эшен 10-12 февральдә дәвам итәчәк.
Казан халыкара ат спорты комплексы территориясендә Татарстан товар җитештерүчеләренең X5 Retail Group компаниясе белән хезмәттәшлегенә багышланган конференция узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, X5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров катнашты.
Конференция башланыр алдыннан дәрәҗәле кунаклар Татарстан җитештерүчеләренең экспозициясен карады. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар җитештерү предприятиеләре үз товарларын тәкъдим итте.
Конференция барышында X5 Retail Group төп башкарма директоры Игорь Шехтерман һәм «Пятерочка» сәүдә челтәре генераль директоры Сергей Гончаров базар үсеше тенденцияләре, шулай ук X5 һәм «Пятерочка» стратегияләре турында сөйләде. Җирле җитештерүчеләр компаниянең ассортиментны булдыру һәм яңа позицияләрне кертү алымнары белән танышты, үзләренең бренд товарларын җитештергәндә үзара хезмәттәшлек, маркетингка юнәлтелгән ихтыяҗны стимуллаштыру һәм азык-төлек продуктларына карата таләпләр турында сөйләде.
Шулай ук конференция кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм X5 Retail Group компаниясе белән төп башкарма директор Игорь Шехтерман йөзендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Компания төбәктә яңа кибетләр ачу, халыкка эш урыннары булдыру, кибетләр навигациясендә рус һәм татар телләрен куллану һәм җирле җитештерүчеләр белән актив хезмәттәшлек итү эшен дәвам иттерәчәк.
4 февральдә Казан халыкара ат спорты комплексы территориясендә X5 Retail Group компаниясенең Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтү буенча конференция узачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, X5 Retail Group башкарма директоры Игорь Шехтерман, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашачак.
Тантаналы чара кысаларында Татарстан Республикасы һәм X5 Retail Group арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза салыначак.
Моннан тыш, «Казан» халыкара ат спорты комплексы холлында Татарстан Республикасының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлары күргәзмәсе оештырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чит илләрдә яшәүче ватандашлар, Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге эшләре һәм Халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) җитәкчесе Евгений Примаков белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар Татарстан һәм Россотрудничество арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча алга таба адымнарны билгеләде, шулай ук катлаулы эпидемиологик хәл шартларында ватандашлар белән гуманитар хезмәттәшлекнең һәм элемтәләрне ныгытуның яңа формалары турында фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда Россотрудничество ярдәме белән күп кенә зур чаралар узган. Алар арасында БРИКС илләренең тугандаш шәһәрләре һәм муниципаль берәмлекләре форумы, мәдәниятара диалог буенча Казан форумы һәм башкалар бар. Моннан тыш, оешма Татарстанга халыкара эшчәнлек алып баруда ярдәм итә.
Президент ассызыклаганча, республика алга таба да Россотрудничество проектларында актив катнашырга тели һәм Евгений Примаковка ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә медаль тапшырды.
Очрашуда шулай ук Әзәрбәйҗан Республикасында Россотрудничество вәкиллеге – Бакуда Россия мәгълүмат-мәдәни үзәген җитәкләүче Ирек Зиннуров та катнашты. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Мисырда Россотрудничество вәкиллеге җитәкчесе урынбасары – Россия Фән һәм мәдәният үзәге директоры итеп Марат Гатин билгеләнгән иде, моңа кадәр ул ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары булып эшләде.
«Соллерс Форд» Россия Почтасы заказы буенча 771 автомобиль җитештерәчәк. Машина китерү илнең барлык төбәкләрен колачлаячак, ә беренче партияләрне Почта 2020 елның декабрь ахырында һәм 2021 елның гыйнварында алган инде.
Россия почтасы шундый зур партияне Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының алдан сатып алу программасы буенча ала алган. Заказ өч Ford Transit модификациясеннән тора һәм комплектациядә 13+1 булган автобуслар, шулай ук изотермик һәм тоташ металл фургоннарны үз эченә ала. Аларның бер өлеше Почтаның курьер хезмәтләренә тапшырылачак.
Барлык автомобильләр дә Россия Почтасы логотиплары белән бизәлгән фирма төсендә һәм брендланган. Озын базалы һәм уртача түбәле тоташ металл фургоннар 2,2 литрлы дизель двигателе (125 ат көче/350Нм), 6 баскычлы МКПП һәм алгы привод белән җиһазландырылган. Изотермик фургоннарга 2,2 литрлы дизель двигательләре урнаштырылган, аларның егәрлеге 155 ат көче тәшки итә һәм әйләнеш моменты – 385Нм, 6 баскычлы МКПП һәм арткы привод белән җиһазландырылган.
Барлык Ford Transit машиналары хәрәкәттә куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыра торган заманча электрон системалар белән җиһазландырылган, шулай ук машина йөртүче һәм пассажирлар өчен дә уңайлы шартлар тәкъдим ителә. Өстәмә опция сыйфатында барлык автомобильләрдә дә кондиционерлар һәм аудиосистема урнаштырылачак, анда, машина йөртүче телефоннан аралашу һәм кнопкаларга басып игътибарын читкә җибәрмәсен өчен, руль аша эшләтелә торган Bluetooth гарнитурасы да булачак.
«Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Росавиациядән Ансат вертолетлары өчен Mku30 иярченле элемтә системасын урнаштыруга хуплау алган. Әлеге опция пассажирларга очыш вакытында югары тизлекле интернеттан файдалана алу мөмкинлеген бирәчәк.
«МОСТ-спутниковые системы» компаниясенең Ku-диапазоны спутник элемтә системасы ЯМАЛ элемтә спутниклары колачлаган зонада секундына 2 Мбит кадәр тизлек белән интернетка керүне тәэмин итә. Ул вертолет бортында видеоконференция оештырырга, зур күләмле мәгълүматларны һәм югары сыйфатлы видео сурәтләрне реаль вакыт режимында өзлексез тапшырырга мөмкинлек бирә. Пассажирларның мобиль җайланмаларына мәгълүмат тапшыру Wi-Fi нокталары ярдәмендә тәэмин ителә.
«Ансат – универсаль һава судносы. Вертолетның конструкциясе аны төрле мәсьәләләрне хәл итү өчен җайлаштырырга мөмкинлек бирә: ашыгыч ярдәм борты буларак та, ахры чиктә цифр «эчлек салынган» VIP-комплектацияле очкыч итеп тә. Ансат җиһазлары югары тизлекле Интернет челтәреннән файдалана алу аркасында хәтта очыш вакытында элемтәдә булырга ярдәм итәчәк. Хезмәт таләпчән пассажирлар өчен генә түгел, табиблар, полиция, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен дә файдалы булачак», – дип хәбәр итәләр Ростех дәүләт корпорациясенең авиация кластерында.
Яңа Mku30 спутник элемтә системасы белән тәэмин ителгән Ансат вертолеты беренче тапкыр 53 нче Paris Air Show 2019 халыкара аэрокосмос салоны кысаларында күрсәтелгән.
HeliRussia 2018 Халыкара вертолет индустриясе күргәзмәсе барышында «Вертолеты России» холдингы һәм «МОСТ – спутниковые системы» ҖЧҖ әлеге компания җитештергән спутник элемтә комплекслары белән җиһазландырылган вертолет техникасын бергәләп алга этәрү өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзалаган. Имзаланган килешү шулай ук сатудан соң хезмәт күрсәтүне тәэмин итү проектларын эшләү һәм тормышка ашыруны күздә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ уку йортында «Сәнәгый робот техникасы» – «ИННОСАБ»(INNOSAB) компетенциясе буенча Россия Инновация регионнары ассоциациясенең төбәкара чемпионатында булды. Чара кысаларында Альберт Кәримов «Татарстан Республикасы сәнәгатенә 4.0 Индустрия технологияләрен кертү» темасына киңәшмә үткәрде. Шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә башында республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы барлык катнашучыларны сәламләде, робототехника торышы буенча кайбер мәгълүматларны яңгыратты:
«Робот техникасы системаларын куллану өлкәсе елдан-ел киңәя бара. Халыкара робототехника федерациясе (International Federation of Robotics) мәгълүматларына караганда, 2019 елга бөтен дөнья заводларында 2,7 млн. сәнәгать манипуляторы кулланылган. Россиядә, Робот техникасы базарында катнашучыларның илкүләм ассоциациясе бәяләвенчә, 2019 елда 6 меңнән артык сәнәгать роботы эксплуатацияләнгән. Фәнни-технологик алгарышның кирәклеге, аның тормышка сәләтлелеген һәм дөньяда урынын билгели торган фактор буларак, ил җитәкчелеге тарафыннан билгеләнә».
Аннары сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы, чемпионатны уздыру инициаторы Рәис Нургали улы Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин чыгыш ясады.
Тантаналы өлештән соң Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Гыйсмәтов Радик Расыйх улы докладын тыңлауга күчтеләр. Ул мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшли торган компанияләргә федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ярдәм чаралары турында сөйләде.
Чара ахырында яклар республикада робот техникасын үстерү һәм сәнәгать предприятиеләренең җитештерү процессларына югары технологияләр кертү буенча алга таба эш алып бару кирәклеген билгеләп үттеләр.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәге («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергияне сак тоту технологияләре үзәге» ДАУ) «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында Федераль компетенцияләр үзәге сертификациясен уңышлы узган.
Комиссия составына Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Федераль компетенцияләр үзәге вәкилләре, шулай ук башка төбәкләрнең ТКҮ җитәкчеләре кергән. Сертификация ике этапта узган - дистанцион һәм турыдан-туры этапта. Төгәлләнгән проектны һәм гамәлгә ашырылу өлешендәге проектны бәяләү чараларын үткәрү өчен илкүләм проектта катнашучы «АПК «КАМСКИЙ» ҖЧҖ һәм «ЧЕЛНЫ-ХЛЕБ» АҖ предприятиеләре сайлап алынган, шулай ук Процесслар фабрикасы эшен бәяләү дә сертификатлау пунктларының берсе булган. Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге эшенең барлык күрсәткечләре дә Федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан билгеләнгәннән югары бәяләнгән.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта илкүләм проектта икътисадның база чималы булмаган тармакларының 105 предприятиесе катнаша, 2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 оешманы җәлеп итү.
Төбәк үзәгенең көче белән республика икътисадының төрле тармакларында җитештерүчәнлекне арттыру буенча 50дән артык проект уңышлы гына гамәлгә ашырылган. ТКҮ штаты югары профессиональ эксперт-практикларны үз эченә ала.