Казахстанда Рөстәм Миңнеханов һәм Әскәр Мамин барында берничә мөһим икътисадый килешү имзаланды

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан делегациясенең Саран шәһәренә (Казахстан) эш сәфәре кысаларында берничә икътисадый килешү имзаланды. Тантанада Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«Татнефть»  Казахстан партнерлары белән берлектә Казахстанда каучук җитештерергә планлаштыра. Бу хакта килешүгә «КазМунайГаз» НК АҖ белән кул куелды. 2025 елга кадәр гамәлгә ашыру планлаштырыла торган заводның куәте 186 мең тонна бутадиен каучук һәм 170 мең тонна изобутан тәшкил итәчәк. Заводта 400 кеше эшләячәк.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казахстан каучук җитештерү өчен кыйммәтле чималга ия, шуңа күрә бу юнәлештә актив уртак эш алып барырга кирәк.

Моннан тыш, бүген битум җитештерү заводын төзү буенча ниятләр турында меморандум имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International