Бүген Саран шәһәрендә (Казахстан) «Татнефть» һәм «Аллюр» төркеменең уртак предприятиесе төзелешенә старт бирелде. Капсула салу тантанасында Казахстан Республикасы Премьер-министры Әскәр Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Проектка инвестицияләр $284 млн. тәшкил итәчәк, завод төзелешен 2022 елда тәмамларга планлаштыралар. Тулы куәтендә 3 млн җиңел шина һәм 500 мең тоташ металлокордлы шина җитештерәчәк.
Бүген тантана кысаларында Түбән Камадан туры видеоэлемтә булды, анда KAMA TYRES мәйданчыгында заводның булачак хезмәткәрләре стажировка үтә. Төзелеш вакытында, ачылуга Казахстаннан 500 белгеч укыр дип планлаштырыла. Шулай итеп, стартта предприятиенең шин җитештерүендә специальләшкән квалификацияле кадрлары бар.
Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Казахстан - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе. "Ышанам ки, бу җитештерү Казахстанның интенсив социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча чаралар комплексының мөһим элементы булачак. Шулай Россия Федерациясе һәм Казахстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен Татарстан-Казахстан хезмәттәшлеген алга таба киңәйтүгә ярдәм итәчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Үз чиратында Казахстан Премьер-министры Саран шәһәрендә шин заводы төзелеше Караганда өлкәсе һәм, гомумән, Казахстан икътисадына мультипликатив эффект бирәчәк, аның конкуренциягә сәләтен арттырачак һәм яңа югары квалификацияле эш урыннары булдырачак, дип ышаныч белдерде. Завод регионда иң эре предприятиеләрнең берсе булачак, аның продукциясе югары экспорт потенциалына ия булачак. "Казахстан һәм Россиянең стратегик партнерлыгында Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек аерым урын алып тора. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка безнең хезмәттәшлегебезне даими рәвештә хуплавы өчен аерым рәхмәт белдерәсем килә. Без сәнәгать кооперациясен алга таба да киңәйтергә ниятлибез», - диде Казахстан Премьер-министры.
2025 елга производствода 1100 кеше эшләячәк. Продукция, нигездә, Казахстанның эчке базарына (60% чамасы), калганын экспортка җибәрәчәкләр.
Тантанада шулай ук «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Аллюр» компанияләр төркеме Директорлар советы рәисе Андрей Лаврентьев, «КазМунайГаз» НК идарәсе рәисе Алик Айдарбаев катнашты.