Казан дары заводында индустриаль парк оештыру планлаштырыла

2021 елның 22 июне, сишәмбе

«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП яңа индустриаль парк төзергә планлаштыра. Яңа комплексның мәйданы 81 гектардан артып китәчәк һәм беренче этапта 300гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Индустриаль паркның Казан шәһәре чигендә урнашуын җитештерү мәйданчыгына транспорт белән килү, хезмәт ресурслары белән тәэмин итү Казан шәһәренең югары үсеш алган фәнни потенциалын (Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты) билгели торган өстенлекле фактор дип атарга мөмкин.

Бүгенге көндә Казан дары заводы тарафыннан Заводның буш мәйданнарында индустриаль парк төзү концепциясе һәм проектка техник-икътисадый нигезләү эшләнгән. Индустриаль парк төзелеше 2024 елда тәмамланачак.

Яңа индустриаль паркның өстенлеге – резидентларны сәнәгать һәм экологик куркынычсызлыкның югары таләпләренә туры килә торган мәйданчыкта урнаштыру, энергия ресурсларының барлык төрләре белән тәэмин итү, Заводның уникаль технологик компетенцияләрен куллану мөмкинлеге.

Казан дары заводының төзелә торган индустриаль паркы мәйданчыгында кече тоннажлы химия, металл эшләнмәләре, югары технологияле җиһазлар һәм техника җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр урнашачак.

Казан дәүләт казна дары заводы предприятиеләрне төзелә торган индустриаль парк мәйданчыгында производстволарны урнаштыруга һәм яңа төр продукцияне үзләштерү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International