«КМПО» АҖ Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Җиңү нурлары» хәтер акциясендә катнашкан

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

«КМПО» АҖ 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Җиңү нурлары» хәтер акциясендә катнашкан. Акция Россия Федерациясенең барлык Герой-шәһәрләрендә, Хәрби дан шәһәрләрендә һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узды. 

Предприятие өстеннән күк йөзенә прожекторлар юнәлтелгән. Шулай итеп, мотор төзүчеләр, Россиянең башка төбәкләре акциясендә катнашучылар кебек үк, Җиңү өчен көрәштә гомерен фида кылган һәркемне искә алган.

Сугыш елларында Казан мотор төзү заводы илнең төп мотор цехларының берсе булып санала. 1945 елда фашист илбасарларын җиңүгә керткән өлеше өчен Казанның 16 нчы мотор заводы Ленин ордены белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International