А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында BLV03 проектының ике судносын суга төшерү тантанасы узачак

2021 елның 20 августы, җомга

2021 елның 23 августында «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ («Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ компанияләре төркеме) составына керүче «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә BLV03 проектының ике – «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» судноларын суга төшерү тантанасы узачак.

«Диңгез инженерлык бюросы» эшләп чыгарган BLV03 проекты суднолары Ice3 боз классына караган лоцмейстерлык судноларыннан гыйбарәт һәм навигация җайланмалары чараларын кую һәм аларга хезмәт күрсәтү; навигация җиһазларының һәм радиотехника чараларының яр объектларына навигация җиһазларын, белгечләрне, тәэминат чараларын һәм мөлкәтне, шулай ук Төньяк диңгез юлы акваториясендә сәүдә диңгезен гидрографик тәэмин итү составында башка чараларны китерү һәм башка эшләр өчен билгеләнгән.

Әлеге суднолар «Гидрографик предприятие» ФДУП өчен гидрографик флот төзү һәм модернизацияләү буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе программасы буенча «Төньяк диңгез юлы» федераль максатчан проекты кысаларында төзелә. Судноларны Төньяк диңгез юлы портлары акваториясендә диңгездә йөзүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм порт инфраструктурасын үстерү максатларында эшләр башкару өчен җәлеп итү планлаштырыла.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, дәүләт заказчысы, «Росатом» ДК, Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе» АҖ, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

ММЧ вәкилләрен 23 августта «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ (Завод урамы, 5 йорт) узачак тантаналы чарада катнашырга чакырабыз. Аккредитацияләү өчен «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖнең оештыру эшләре бүлегенә +7 (905)313-86-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә яки e-mail: info@zdship.ru адресына гариза җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International