Россиянең агач эшкәртү тармагында әйдәп баручы җитештерүче – Kastamonu компаниясе Балтия илләрендәге челтәрләрен арттыра. 2021 елда Литвага ламинат идән катламнарын экспортлауны шактый арттыру планлаштырыла.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Kastamonu Литвадагы ламинат базарында 5 процентын колачлаган. Моңа ике эре DIY челтәре: Depo (Латвиядә 8 кибет һәм Литвада 5 кибет) һәм EhituseABC (Эстониядә 12 кибет) белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә ирешелгән. Балтия илләрендәге идән катламнары базарының үзенчәлеге шунда ки: бер сәүдә челтәренә килеп кергән продукция еш кына күрше дәүләтләрдә дә сатыла башлый. Үсеш алган конкурентлы мохиткә карамастан, быел, Kastamonu белгечләре исәпләп чыгарганча, компания базарның 10 процентын колачлаячак.
Хәзерге вакытта әлеге регионда Kastamonu идән япмаларының барлык брендлары тәкъдим ителгән, компания продукциясенә ихтыяҗ шактый зур.
2021 елда компания тагын бер эре Литва челтәре – SKV (24 кибет) белән хезмәттәшлек итә башлаган һәм ел нәтиҗәләре буенча ил базарындагы өлешен 18 процентка кадәр арттырырга планлаштыра.
Моннан тыш, 2021 елда Kastamonu Польшада идән катламнарын сату буенча иң эре челтәрләрнең берсе – 157 кибеттән торган Komfort белән дә хезмәттәшлек итә башлаган.
2021 елда 417 кеше әзерләп чыгарылган. Барлык 49 проект та уңай бәя алган.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге хезмәткәрләре әлеге яклауда аттестация комиссиясе экспертлары сыйфатында катнашкан.
«Тере» проектларны яклау – идарәче кадрларны әзерләү буенча «Җитештерүчәнлек алдынгылары» федераль программасының соңгы модуле, ярты ел эчендә өйрәнеп, алынган барлык күнекмәләр палитрасын күрсәтеп, «үзеңне күрсәтү» мөмкинлеге.
ПРО алдынгылары 4.4 меңнән артык профессионалны берләштергән, ел ахырына кадәр 6.49 мең кеше укып чыгачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының аерым чараларын гамәлгә ашыру кысаларында төбәкләрдәге компетенцияләр үзәкләре хезмәткәрләре өчен беренче укыту модуле үткәрелгән. Укулар Мәскәүдә Федераль компетенцияләр үзәгенең Процесслар фабрикасында үткәрелгән һәм 5 июльдән башлап 8 июльгә кадәр 4 көн барган. Бу тренингта бөтен илдән катнашучылар күп булган, бу исә үсеш өчен файдалы этәргеч, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген дә биргән.
Укуларның беренче көне «Сакчыл җитештерү нигезләре» темасы белән ачылган, аның барышында тренер тарафыннан төрле өлкәләрдә – азык-төлек блогы предприятиеләреннән алып авыр машина төзелешенә кадәр предприятиеләргә кагылышлы күп кенә мисаллар китерелгән. Югалтулар, проблемалар һәм проблемаларны ачыклау ысуллары буенча белемнәр тупланган һәм структуралаштырылган. Шулай ук берничә команда чарасы үткәрелгән, алар барышында катнашучылар проблемаларны дөрес итеп хәл итү, җитештерү процессларында югалтуларны дөрес итеп билгеләү күнекмәләрен алган.
Тренингның беренче көне ахырында катнашучылар үзара тәҗрибә уртаклашкан һәм төрле тармаклардан иң матур проектларның берничә мисалын сайлап алган.
Икенче көнне «Яхшыртулар проектын гамәлгә ашыру» темасы каралган. Әлеге тема кысаларында проектларны тормышка ашыру буенча төп блоклар җентекләп өйрәнелгән. Уен чаралары эчендә команда белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә катнашучылар проектны тормышка ашыруга дөрес якын килү – агымны сайлау, карточкалар эшләү, проектның 4 төп блоклы юл картасын төзү, проектны ачу, диагностика һәм максатчан торышы, проектны гамәлгә кертү һәм ябу буенча белем алган.
7 июльдә чираттагы укыту көнен «Карталау» темасы ачып җибәргән. Әлеге тема кысаларында катнашучылар агымдагы, максатчан һәм киләчәк торыш карталарын төзү методларына өйрәнгән.
Бу көнне икенче блок булып «Эшчәнлеккә анализ» темасы торган. Эшчәнлек анализы сакчыл җитештерү инструментларының берсе булып тора. Ул производство программасын җитештерүнең теләсә кайсы этабында үтәү барышы турында төгәл мәгълүматларны үз вакытында алу, шулай ук производствода килеп чыккан проблемаларны тиз арада хәл итүгә юнәлдерелгән.
Тренинг нәтиҗәсендә әлеге тема буенча сакчыл җитештерүнең иң мөһим инструментларының берсен дөрес куллану буенча белемнәр алынган.
Соңгы 4 нче уку көнендә «5С системасы» темасы каралган. 5С системасы сакчыл җитештерү өчен база өстәле булып тора – ул минималь чыгымнар белән югалтуларга йогынты ясарга мөмкинлек бирә, брак, травма алуга бәйле ихтимал куркынычларны киметә һәм җитештерү чисталыгын һәм культурасын сакларга мөмкинлек бирә.
“Наше время – Безнең заман” IX эшче яшьләр фестиваленә ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы бирелде. Бу хакта фестиваль дирекциясенә комиссиянең җаваплы сәркатибе, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзедан юлланган рәсми хаттан билгеле булды.
«Аромат» парфюмерия-косметика фабрикасы җитештерү куәтләрен өч тапкыр арттыру турында белдергән. Хәзерге вакытта предприятие елына 60 миллион берәмлек косметика продукциясе җитештерә ала. Әле узган ел ук бу күрсәткеч 18 миллионнан артмаган.
Җитештерү куәтләрен арттыру предприятиене модернизацияләү буенча ике еллык программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган. Аны тормышка ашыру өчен 350 млн.сумнан артык акча тотылган. Косметика җитештерү буенча заманча җиһазлар, шул исәптән Италиядә җитештерелгән өч автомат фасовкалау линиясе, бүлеп агыза торган биш ярымавтомат линиясе, төргәккә һава өрдерү линиясе сатып алынган һәм урнаштырылган. Моннан тыш, косметик сыеклыклар әзерләү өчен дә дүрт яңа реактор файдалануга тапшырылган.
Модернизацияләү программасы турында «Аромат» фабрикасының финанс директоры Ленар Хәйретдинов предприятиенең яңа җитештерү линияләрен презентацияләгәндә җентекләп сөйләгән. Чарада шулай ук ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Корпоратив идарә бүлеге җитәкчесе Регина Әхмәтова һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашкан.
Дүшәмбе көнне IT-паркта Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән «КАМАЗ» оештырган «PROFдвижение-2021» яшьләр профориентация форумы ачылды.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җимеш-яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә трамвай һәм троллейбус линияләрен, контакт челтәрләрен реконструкцияләү/төзү, хәрәкәт составын яңарту мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы узды.
«Алабуга» базальт технологияләре үзәге» ҖЧҖ «Комплектлау әйберләре» программасы буенча Сәнәгатьне үстерү фондыннан 499 млн. сумлык займ алган, предприятие елына 5,3 мең тонна продукция егәрлеге белән өзлексез базальт җепселләре җитештерү буенча яңа завод эшләтеп җибәрәчәк.
Базальт җепселләре – югары нәтиҗәле һәм экологик чиста изоляция материалы. Продукция төзелеш материалларын (асфальт, бетон) җитештерүдә, композицион полимер материаллар, уттан саклый торган киемнәр, янгынга каршы кушмалар, фильтр ясау өчен беренчел чимал сыйфатында, шулай ук торбаларны арматура белән ныгытканда һәм кабельләрне саклаганда кулланыла.
Сәнәгатьне үстерү фондының Эксперт советы (ВЭБ.РФ төркеме) Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск һәм Орел өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында, Башкортостан Республикасында һәм Красноярск краенда проектларны гамәлгә ашыру өчен җиде займ хуплаган. Фондтан алынган займнар суммасы 1,88 млрд. сумнан артып китәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бюджеты — 4,5 млрд. сум.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Сәүдә хезмәткәре көненә багышланган «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ чарасында катнашты. Чарада шулай ук «Эдельвейс Групп» АҖ генераль директоры Рамил Гайнетдинов, «Эдельвейс» ТК» АҖ генераль директоры Әмир Хәйруллин, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фәизов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Зәбиров катнашты.