ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы авыр югалту кичерщ. 2022 елның 11 гыйнварында 80 нче яшендә Мансур Хаснулин вафат булды. Аның исеме «Нижнекамскнефтехим» һәм «С.М.Киров исемендәге ТК заводы» кебек республика предприятиеләре белән тыгыз бәйләнгән.

Мансур Мингали улы Хаснулин 1942 елның 22 мартында Свердловск өлкәсенең Кировоград шәһәрендә туган. Мансур Мингали улы үзенең хезмәт эшчәнлеген 1960 елда Башкортстан АССР Салават шәһәрендә 1 нче номерлы РУ тәмамлаганнан соң башлап җибәрә. Аның хезмәт юлы Башкорт АССР Салават шәһәрендә Башкорт совнархозының нефть химиясе заводлары идарәсенең 18 нче комбинатының гади токарь вазыйфасыннан башланып китә. 1966 елда Казан химия-технология институтын автоматлаштыру һәм химик-технологик процессларны комплекслы механизацияләү белгечлеге буенча тәмамлап, инженер-механик Түбән Каманың «Нижнекамскнефтехим» җитештерү берләшмәсенә мастер булып эшкә урнаша. Заводта 12 ел эшләп, 1978 елда рәиснең беренче урынбасары, Түбән Кама шәһәр советы башкарма комитеты рәисе булып билгеләнә. 1985 елда Менделеевск районы төзү буенча оештыру бюросы рәисе була, аннары 1990 елга кадәр - КПССның Менделеевск райкомының беренче секретаре була, ул Министрлар Кабинеты эшләре белән идарә итүнең транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеген җитәкли. 2 елдан, 1992 елда, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазыйфасына билгеләнә. 1994 елдан 2000 елга кадәр С.М. Киров исемендәге СК заводын җитәкли. Ә 2000 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисадый үсеш һәм реформалар мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе була, ул 2014 елга кадәр эшли. 2014 елның июнендә пенсиягә чыга.

М.М.Хаснулин эшнең барлык участокларында да талант, кешеләрне берләштерә белү, ышаныч, хөрмәт атмосферасы булдыру һәм шул ук вакытта югары таләпчәнлек  сәләтен күрсәтте. Ул принципиаль һәм энергияле җитәкче булды, хезмәт коллективларының тырышлыгын дәүләт планнарын уңышлы үтәүгә оста юнәлтә белә иде. Кешеләргә, аларның ихтыяҗларына һәм сорауларына игътибарлы карашы белән, республикада ихтирам һәм абруй казанды.

Кеше буларак, М.М.Хаснулинны йөкләнгән эштә югары принципиальлек һәм җаваплылык, даими эзләнү, тирән намуслылык һәм гаделлек аерып тора иде. Ул үзен белгән һәркемнең хөрмәтенә һәм мәхәббәтенә лаек булды.

Мансур Мингали улы Хаснулин турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.

Мансур Хаснулин белән хушлашу 2022 елның 12 гыйнварында 11.00 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәният йортында узачак. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары – инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сәрдәр Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы җитәкчелегенә Россия-Үзбәкстан дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Сәрдәр Умурзаков белән соңгы уртак видеоконференцэлемтә 2021 елның июлендә узган булган. «Безгә башкарылган эшләр нәтиҗәләре һәм алга таба планнар турында фикер алышырга вакыт. Ышанам ки, уртак проектларны гамәлгә ашыруда күпмедер алга китеш бар», - диде ТР Президенты.

Сәрдәр Умурзаков билгеләп үткәнчә, Үзбәкстан Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар бирә. «Россия Федерациясе белән хезмәттәшлегебез һәм партнерлыгыбыз кысаларында Татарстан безнең өчен аерым урын алып тора, - диде Үзбәкстан вице-премьеры. - Шулай ук әлеге мөмкинлектән файдаланып, сезгә хөрмәтле Шәүкәт Миромон улы Мирзиев исеменнән туганнарча иң җылы теләкләрне һәм сәламләү сүзләрен җиткерәсем килә». 

Сәрдәр Умурзаков ассызыклаганча, Чырчык шәһәрендәге «Химград Үзбәкстан» индустриаль паркы мәйданчыгында Үзбәкстан һәм Татарстан эшлекле даирәләре катнашында ике яклы бизнес-форум оештыру планлаштырыла. Әлеге чарада Үзбәкстан Президенты да катнашырга ниятли. 

«Без бу чара уздырылуын тулысынча хуплыйбыз. Аңарчы безгә кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә һәм алар буенча карарлар кабул итәргә кирәк», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. 

Аннары очрашуда катнашучылар уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру һәм аларны башкару выкытын, башка юнәлешләр буенча хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.


31
декабрь, 2021 ел
җомга

Яңа ел бәйрәмнәре якыннары һәм туганнары белән аралашу шатлыгының якты минутларын һәм бәхет алып килә, берләштерә, яхшы кәеф һәм якты өметләр белән тулыландыра. Курантларның көчле сугышын көткәндә, без киләсе елга иң яхшыга ышанабыз.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән үз эшенә фидакарь бирелгән, республиканың сәнәгать комплексы үсешенә һәм чәчәк атуына көн саен өлеш кертүчеләргә, төрле пландагы бурычларны хәл итүдә үз хезмәте белән ярдәм итүчеләргә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Бары тик уртак көч белән генә без билгеләнгән барлык кыенлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безгә барыбыз да иңгә-иң куеп эшләвебезгә ышанам.

Яңа елга кадәр санаулы сәгатьләр калып бара. Без бөтен ил белән бергә 2022 ел бусагасында басып торабыз. Чын күңелдән барыгызга да узып баручы елда авырлыклар калдыруны, якынлашып килүче елны ышаныч һәм оптимизм белән каршы алуны, киләчәккә үз-үзең белән иң якты һәм уңай хис-кичерешләрне алуын телим. Яңа ел төнендә серле хыяллар һәм теләкләр чынга ашсын, ә җылы һәм ямь киләсе елда бер генә минутка да өйдән китмәсен. Нык сәламәтлек, иминлек һәм җан тынычлыгы телим! Яңа, 2022 елда бәхет һәм уңышлар!


Иң изге теләкләр белән, Альберт Кәримов
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры


30
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Россия Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Андрей Бударин белән эшлекле очрашу үткәрде. 


29
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Яңа ел – могҗизалар, якын кешеләр белән күрешү һәм, әлбәттә инде, бүләкләр алу вакыты!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул Казан шәһәреннән ноутбук турында хыялланган  13 яшьлек Лиана Мөхәммәдиеваның теләген үтәде.

Министрның Мөхәммәдиевләр гаиләсе белән очрашуы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, аның кысаларында кадерле бүләк тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия акциясе 2014 елда башланган «Минем белән хыяллан» хәйрия проекты тарафыннан оештырыла. Бу акция нәтиҗәсендә Яңа ел алдыннан моңа аеруча мохтаҗ булган балаларның хыяллары тормышка ашырыла.

Онлайн рәвештә дә,  елкажеланий.рф сайтына кереп, бу балаларның берәрсен бәхетле итәргә мөмкин. Катнашу шарты – теләк 2022 елның 28 февраленә кадәр үтәлергә тиеш. Күңел түрендәге теләкләр 2021 елның 15 ноябреннән 11 декабренә кадәр җыела. Гаризаларны сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдәге балалар һәм авыр чирле өлкән яшьтәге кешеләр калдыра.


28
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ел җитәкчесе - 2021» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Химград» технополисының директорлар советы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда төп темалар 2021 елгы эшкә нәтиҗә ясау, Технополисның план күрсәткечләре белән танышу, 2022 елга фаразланган табыш күрсәткечләренә ирешү буенча «Юл картасы»н раслау, шулай ук предприятиедә цифрлы трансформация стратегиясен гамәлгә ашыру этапларын караудан гыйбарәт булды.

«Химград» технополисы генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин «Химград» технополисының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында хәбәр итте. Хәзер мәйданчыкта гомуми саны 9600 кеше булган 360 компания эшли. Быелгы товар продукциясе күләме 57,8 млрд.сум булган.


24
декабрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2021 ел ахырына катнашучылар исемлегендә икътисадның төрле тармакларыннан 143 предприятие бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты нәтиҗәләре тагын да күбрәк колач җәя һәм республика һәм ил икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә.

Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – ил икътисадын үстерү драйверларының берсе, дип белдерде РФ Президенты Владимир Путин ел саен үткәрелә торган зур матбугат конференциясе барышында. Беренче сорауда дәүләт башлыгыннан COVID пандемиясе чорында Россия тарыган чакырулар һәм Россия икътисадының үсеш нокталары турында сорадылар. Президент сүзләренчә, төп өч драйвер бар, шуларның беренчесе – демография мәсьәләләрен хәл итү.

«Икенчесе. Ул – инфраструктура, инфраструктура үсеше. Бу уңайдан шуны әйтә алам: без бу юнәлештә бик җитди тырышлык куябыз. Сез беләсезме, бездә бюджеттан 500 миллиард сум инфраструктура үсешенә юнәлдерелә, – дип билгеләп үтте Владимир Путин. – Һәм, билгеле инде, үсешнең өченче драйверы – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, әмма монда тулы бер җыелма: мәгарифтән, цифрлаштырудан башлана һәм шул ук сәламәтлек саклау белән тәмамлана».

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә катнашучылар исемлегендә икътисадның төрле тармакларындагы 143 предприятие бар.

«Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру – 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы үсеше стратегиясендә билгеләнгән максатка ирешүнең төп резервы. Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора», – дип билгели Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Быел Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге Россиядә беренче сертификацияләнгән региональ компетенцияләр үзәге булган, ул предприятиеләрдә сакчыл җитештерү инструментларын кертү чараларын гамәлгә ашырган. Алар предприятиеләрнең җитештерү процессларын локаль яхшыртуга, шулай ук җитештерүчәнлек дәрәҗәсен арттыру һәм рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыру культурасын глобаль яхшыртуга юнәлдерелгән.

Быел 560 артык кеше «Процесслар фабрикасы» уку-укыту мәйданчыгында белем алды, җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген арттыруга һәм сакчыл җитештерү инструментларын кертүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен яктырту максатында Үзбәкстан Республикасы делегациясенең стажировкасын оештырды. Көз көне Казанда «Офис процесслары фабрикасы» сертификатланган, анда беренче укулар узган инде.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучылар арасында ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасында остазлыкның иң яхшы практикалары» конкурсы уздырылды.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның 2018 елдагы май указын үтәү йөзеннән эшләнгән һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 15 мартындагы 194 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы карарны раслаган. Ул федераль бюджеттан Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына бюджетара трансфертлар бирү кагыйдәләрен төгәлләштерүне күздә тота. Карар Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Россия Федерациясе субъектлары өчен төп кагыйдәне беркетү мөһим яңалык булып тора: әгәр бирелгән башка бюджетара трансферт күләме гаризада күрсәтелгән күләмнән кимрәк булса, регион региональ программа чаралары арасында, шул исәптән конкурс нигезендә, нинди дә булса чараны (сәнәгатьне үстерү төбәк фондларын капитальләштерү чараларыннан тыш) төшереп калдыру юлы белән, акча күләмен яңадан бүлә ала.

Моннан тыш, карар проекты белән сәнәгатьне үстерүнең төбәк программаларын карау һәм сайлап алу комиссиясе составын һәм вәкаләтләрен киңәйтү өлешендәге кагыйдәләрне аныклау да күздә тотыла.

«Без Бердәм региональ субсидия кебек ярдәмгә карата төбәкләр арасында кызыксыну дәрәҗәсенең арта баруын күрәбез: быел барлык федераль округлардан 52 гариза юлланган, шулар арасыннан 25се сайлап алынды. Шуңа күрә 2022-2024 еллар чорына федераль бюджеттан бердәм региональ субсидияне гамәлгә ашыруга бюджет  күләме 10,3 млрд. сумга кадәр арттырылды», – дип билгели Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Исегезгә төшерәбез, Бердәм региональ субсидия кысаларында Россия төбәкләрендәге бюджетлар сәнәгать предприятиеләрен коммуналь инфраструктурага тоташтыру, Россия җиһазларына лизинг килешүе буенча беренче кертем өлешен (аванс) түләүгә, яңа җиһазлар сатып алуга, шулай ук төбәкләрдәге сәнәгатьне үстерү фондларын капиталлаштыруга һәм капиталлаштырып бетерүгә киткән чыгымнарның бер өлешен каплау мөмкинлегенә ия. Финанслашу регионда сәнәгатьне үстерү буенча дәүләт программасы яки ярдәмче программа булганда гына мөмкин.


23
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International