Система барлыкка китерүче оешмалар өчен ташламалы кредит

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Система барлыкка китерүче предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итү максатында, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан әйләнештәге акчаларны тулыландыруга субсидия механизмы эшләнгән. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Система барлыкка китерүче оешмалар Россия банкларында 12 айга кадәр 10 млрд.сумга кадәр һәм затларның бер төркеменә 30 млрд.сум күләмендә ташламалы кредитлар ала алачак. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым карарлары буенча чикләр арттырылырга мөмкин. Предприятиеләр өчен ташламалы кредит буенча ставка еллык 11% тәшкил итәчәк. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы банкларга кредит ставкасының 12% дәрәҗәсенә туры килә торган, алынмый калган табышларны компенсацияли ала.

«Система барлыкка китерүче оешмаларның әйләнештәге акчаларын ташламалы субсидияләү механизмы касса өзеклекләре барлыкка килүдән котылырга ярдәм итәчәк һәм Россия икътисады өчен төп предприятиеләрнең тотрыклылыгын арттырачак», - дип ассызыклаган Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International