Герман Лернер Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре белән очрашты

2022 елның 18 марты, җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «НПП ТАСМА» ҖЧҖ, «Хайер Индастри Рус» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ГАҖ предприятиеләре вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының чит илләрдәге Тулы вәкаләтле вәкилләре һәм «Атлас Чейн» ҖЧҖ компаниясе вәкилләре катнашында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Аның максаты – республиканың сәнәгать предприятиеләре өчен продукцияне читтән кертүдә уртак логистика чылбырларын эшләү. 

Очрашу ахырында яклар республика предприятиеләре белән берничә очрашу уздыру турында килештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International