ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 9 мартында Хөкүмәт тарафыннан 312 санлы «Россия Федерациясе территориясеннән читкә товарларның аерым төрләрен чыгаруга рөхсәт бирүнең вакытлыча нигездәге тәртибен кертү турында» карар кабул ителгән.

Карар Евразия икътисадый берлеге әгъзалары булган дәүләтләр, Абхазия Республикасы һәм Көньяк Осетия Республикасы территорияләрендә Россия Федерациясе территориясеннән читкә сәнәгать продукциясенең аерым төрләрен чыгаруның рөхсәт итү тәртибен билгели (кушымтада ТН ВЭД кодлары исемлеге бирелә).

Рөхсәт итү тәртибе турында таләп Россия территориясендә җитештерелгән һәм СТ-1 үрнәге буенча килеп чыгышы турында сертификаты булган товарларга кагылмый. Якын арада товарларның Россиядә килеп чыгышын расларга мөмкин булган документлар исемлеге киңәйтеләчәк.

Карар нигезендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рөхсәтләр бирү тәртибен әзерләгән.

Тәртип буенча, сәнәгать продукциясен чыгаруга рөхсәтләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының профильле департаментлары тарафыннан юридик зат яки шәхси эшкуар гаризасы нигезендә биреләчәк (документның тулы тексты кушымтада).

Шулай ук Тәртип билгеле бер товар төркемнәре, мәсәлән, авыл хуҗалыгы, азык-төлек һәм төзелеш-юл машина төзелеше, станоклар төзү һәм авыр машина төзелеше продукциясе һ.б. өчен өстәмә мәгълүматлар теркәүне дә күздә тота.

Гаризаларны һәм документларны Россия Федерациясе Сәнәгать министрлыгына тапшырырга кирәк.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына кергән барлык документлар керү көнендә теркәлә һәм 1 эш көне дәвамында карау өчен профильле департаментка тапшырыла.

Гаризаны тикшерү 5 эш көне эчендә башкарыла. Документлар тулы күләмдә һәм (яки) төгәл булмаган очракта, мәгълүматларны ачыклау өчен белдерү җибәрелә. Мөрәҗәгать итүче тарафыннан Россия территориясендә сәнәгать продукциясенең чиктән тыш җитешсезлеге булу һәм (яки) ачыкланган җитешсезлекләрне вакытында бетермәү рөхсәт бирүдән баш тарту өчен нигез булып тора. Процедураны үтәгән очракта, профильле департамент гариза бирүчегә товарны читкә чыгаруга рөхсәт җибәрә.

ТН ВЭД кодлары исемлеге

Читкә чыгару өчен рөхсәт бирү тәртибе


15
март, 2022 ел
сишәмбе

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча кайбер чаралар эшләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер сөйләде.

 «Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан предприятиеләрнең чит илдән кертелә торган продукциянең кайбер төрләренә ихтыяҗы турында мәгълүмат җыела. Хәзерге вакытта кайдадыр безнең җитештерүчеләрнең логистика чылбырлары бозылган урыннар бар», –  диде ул.

 Герман Лернер, шулай да бу логистика чылбырларын торгызу буенча яхшы механизмнар бар, дип тә өстәде. «Без илдә төбәкара кооперацияне дә, читтәге партнерларыбызны да карыйбыз. Безнең чит илләрдә Татарстан вәкилләренең яхшы челтәре бар, аларны үзара килештерү һәм предприятиеләребезнең логистика чылбырлары вариантларын эшләү буенча йөкләмәләр бирәбез», – дип билгеләп үтте ул.

 Моннан тыш, министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанны чит илләрдә тәкъдим итү чит ил җитештерүчеләре белән элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

 Татарстанда дүрт көн эчендә кайбер азык-төлек булмаган товарларга бәяләр артты, дип хәбәр итте Герман Лернер брифингта. «Күзәтү нәтиҗәләре буенча 11-14 март көннәрендә кер порошогына, бәдрәф кәгазенә, балалар подгузникларына, теш пастасына һәм теш щеткаларына бәяләр арту күзәтелә. Куллар өчен антисептикларга, шырпы, бала шешәләргә бәяләр төшкән», – дип хәбәр итте спикер.

 Герман Лернер ассызыклаганча, ваклап сату бәяләре буенча товар запасларына көн саен күзәтү ясала. «Күпләп һәм ваклап сату звеносына кытлыкны булдырмас өчен, муниципалитетлар белән берлектә, өзеклекләрне булдырмау һәм күпләп-җибәрү бәяләренең нигезсез үсүен туктатып тору өлешендә, җирле тәэмин итүчеләр белән эшне оештырырга кирәк», – дип билгеләп үтте ул.

 Министр урынбасары, сәүдә челтәрләре мәгълүматлары буенча, беренче чиратта кирәкле азык-төлек булмаган товарлар запаслары җитәрлек күләмдә бар, дип өстәде. Шәхси гигиена һәм көнкүреш химиясе товарларына хәзерге вакытта кирәгеннән артык ихтыяҗ булуы күзәтелми, дип өстәде ул.

 Лернер ачыклык керткәнчә, товар запаслары һәм бәяләр буенча күрсәткечләр муниципалитетлар тарафыннан һәр районда өч сәүдә объекты – ике төбәк кибете һәм федераль сәүдә челтәренең бер кибете буенча кертелә. Брендлар мөстәкыйль рәвештә ид түбән һәм иң кыйммәт бәя категорияләрендә сайлап алына.

 «Әгәр бәяләр кичәге көн белән чагыштырганда артса, хезмәткәрләр сәүдә предприятиеләрендә бәяләр артуның сәбәбен ачыклый. Сәүдә предприятиесе тарафыннан бәяне нигезсез арттырган очракта, мәгълүматны Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенә җибәрәләр. Бәяләр товар җибәрүчеләрнең күпләп җибәрү бәяләре артуга бәйле рәвештә арткан очракта, азык-төлек булмаган төркем буенча мәгълүмат шулай ук эшкәртелә. Кытлык очракларын ачыклау һәм бәяләрнең нигезсез үсүе очрагында мондый фактларга юл куймау буенча тиз арада чаралар күрелә», – дип нәтиҗә ясады ул.

«КЭР-Холдинг» идарәче компаниясе төркеменә керүче «КамЭнергоМаш» ҖЧҖ Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә газ турбиналары өчен комплект детальләрне чит илдән китертүгә алмаш производство оештырган. Яңа предприятие оештыруга акчалар Сәнәгатьне үстерү фондыннан бирелгән.

Предприятие шәхси заказлар буенча катлаулы запас частьләр: көрәк, турбина дисклары һәм компрессорлар, редукторлар, корпус элементлар чыгаруны үзләштергән. Алар Россия һәм чит илләрдә җитештерелгән газ турбиналарына комплектлаучы җайланмалар булып торалар. Җитештерү күләме елына 380 берәмлек продукция тәшкил итәчәк.

Бу комплект детальләр граждани һәм сәнәгать билгеләнешендәге газ турбинасы электростанцияләрен ремонтлау, мобиль күчмә электростанцияләрне, газ турбиналы приводлы газ чыгару станцияләрен, шулай ук газ турбовозларын заманчалаштыру һәм сервис хезмәте күрсәтү өчен файдаланыла. Нефть-газ тармагында газ турбинасы җайланмалары нефть чыгарганда иярчен газны утильләштерү өчен кулланыла.

Төп заказчылар – «Татнефть», «Тольяттикаучук», «Нижнекамскнефтехим», «Танеко», «Таиф-НК», «Таиф-СМ» һәм «Аммоний» предприятиеләре.

Хәзерге вакытта, компанияләр бәяләвенчә, чит ил җитештерүчеләре газ турбиналары өчен комплект җайланмалар Россия базарының 80% өлешен алып тора. Проектны гамәлгә ашыру тармакның чит илләрдән кертүгә бәйлелеген 10%-15% дәрәҗәсендә киметергә ярдәм итәчәк.

2019 елда «КамЭнергоМаш» Сәнәгатьне үстерү фондыннан «Комплект эшләнмәләр» программасы буенча 399 млн.сумлык ташламалы бурыч алган. Акчалар станок җиһазларының 13 төрен сатып алуга юнәлдерелгән, алар, әзерләү эшләреннән алып комплект әйберләре чыгару һәм әзер продукция җыюга кадәр, бөтен эш процессын тәэмин итәчәк. Предприятиене заманчалаштыруга барлыгы 530 млн.сумнан артык акча кертелгән.


14
март, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференция режимында Татарстан Республикасының машина төзелеше предприятиеләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәнең төп темасы – республика предприятиеләре арасында кооперация чылбырларын җайга салу мәсьәләсе булды. Киңәшмә барышында үз тәкъдимнәре белән «В.Д.Шашин исемендәге Татнефть» ГАҖ, «ТаграС-Холдинг» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «БЭНЗ» ААҖ һәм «Neon Art» компаниясе чыгыш ясады.

«Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте барлык тармакларның өзлексез эшен саклап калу буенча эш алып бара. Безнең бурыч – бездә булган мөмкинлекләрне һәм вәкаләтләрне исәпкә алып, чит илдән китертүне алмаштыру буенча предприятиләрне җайга салу максатларында, Татарстан Республикасы эчендә дә, башка төбәкләрдә дә, безгә дустанә илләрдә дә кооперация чылбырларын һәм үзара хезмәттәшлек булдыру. Чөнки нәкъ менә хәзер чит ил тәэминатчыларыннан азат ителгән урыннарны алу мөмкинлеге бар, һәм бу мөмкинлектән файдаланырга, үсәргә, чит илдән китертүгә алмаш программасы буенча яңа проектлар булдырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов үз чыгышында.

Исегезгә төшерәбез, үзебезнең сәнәгать продукциясенә ихтыяҗ арту сәбәпле, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Газпромбанк» һәм Технологик үсеш агентлыгы «Чит илдән китертүне алмаштыру биржасы» дигән яңа онлайн сервисны эшләтә башлый. 

Сервис ДПБ электрон сәүдә мәйданчыгында дәүләт мәгълүмат системасы базасында тормышка ашырылган. 

Аның ярдәмендә заказчылар сәнәгать продукциясе, запас өлешләр һәм комплект әйберләре сатып алуга гаризалар бастыра ала, ә тәэмин итүчеләр – үз бәяләрен җибәрә һәм өстәмә чыгымнар, килешүләр һәм арадашчыларсыз алмаш товар тәкъдим итә ала.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» заводында булды. Компания төп фармакотерапия юнәлешләрдәге дару препаратларын (йөрәк-кан тамырлары, неврология, вируска каршы препаратлар, офтальмологиядә кулланыла торган препаратлар һ.б.лар), шулай ук медицина әйберләре: җөй-хирургия материаллары чыгара.

Бүгенге көндә предприятиенең номенклатурасын 131 дару препараты тәшкил итә, шуларның 60ы тормыш өчен кирәкле дарулар исемлегенә керә. Аларга бәяләр дәүләт тарафыннан җайга салына.

Җитештерүне карау барышында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, 2021 елда «Татхимфармпрепараты» 85,6 млн. дару төймәләре, 30,6 млн. мазь һәм сыек препаратлар, 598 мең тегү-хирургия материаллары төргәге чыгарган.

Хәзерге вакытта завод штат режимында эшли. Предприятие берничә айга чимал, компонентлар һәм чыгым материаллары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Санкцияләргә бәйле рәвештә, завод дару препаратлары өчен компонентлар, шулай ук лаборатор анализ өчен чыгым комплектлау детальләре белән тәэмин итү максатыннан яңа логистик чылбырлар төзү эшен башлады. «Кызганычка каршы, логистика буенча сораулар бар. Әмма болар барысы да җайга салыначак. Бездә төп чимал Кытайдан һәм Һиндстаннан килә. Безнең җитештерү препаратлары булачак, без тыныч кына эшләргә планлаштырабыз, хәтта җитештерү күләмнәрен арттырырбыз», - диде «Татхимфармпрепараты» АҖ генераль директоры Тимур Ханнанов.

Шулай ук махсус күргәзмә кысаларында Татарстан Президентына фармакология өлкәсендәге эшләнмәләрне, шул исәптән импортны алмаштыручы препаратларны тәкъдим иттеләр: «Такролимус» һәм «Феломика» (трасплантологиядә кулланыла), «Абираторон» һәм «Капецитабин» (онкология авыруын дәвалау), «Митотан» (шешкә каршы препарат). Шәхси саклану чаралары (саклагыч костюм, ресираторлар) һәм медицина зонасы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәдә медицина сәнәгать паркы резидентлары җитештерә торган медицина эшләнмәләрен – анализаторлар, реагентлар һәм клиник анализлар өчен чыгым материаллары тәкъдим иттеләр.


11
март, 2022 ел
җомга

Без ДИСП каталогында продукцияне анализлау һәм семантик эзләү өчен  ясалма акыл нигезендә программа тәэминатын булдыру турында килешенгән. Цифрлы сервисны Иннополис университеты базасында Ясалма акыл өлкәсендә тикшеренү үзәге белгечләре Министрлык хезмәткәрләре белән берлектә эшләячәк. 

 «Хәзер Россия җитештерүчеләренең кирәкле сәнәгать продукциясен оператив рәвештә эзләүне тәэмин итә торган нәтиҗәле, чит ил аналогларын алмаштыра алачак чаралар булдыру мөһим», − дип шәрехләгән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Шпак. 

 Сервиста, продукция аналогларын сайлаудан тыш, интеллектуаль ярдәмче һәм дәүләт ярдәме функцияләрен гамәлгә ашыру, шулай ук корреспонденцияне анализлаганда һәм классификацияләгәндә машина белемен куллану планы да бар.


10
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөкүмәт 1.0 форматында махсус инвестиция контрактлары  (СПИК 1.0) механизмын куллану кысаларында инвесторларның мөмкинлекләрен киңәйтүне хуплаган. 

 СПИК 1.0 механизмы яңартылачак, ә инвесторлар гамәлдәге СПИК 0.1 үтәү вакытын 2 елга, ягъни максималь 12 елга кадәр озайту хокукын алачак.

 Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән, Федераль законга кертелгән үзгәрешләр инвесторларга карата эшчәнлекне алып бару шартларын тотрыклыландыруга юнәлдерелгән, ә махсус контрактлар буенча мөмкин булган иң зур чорны озайту чит ил партнерлары ягыннан чикләнгән чараларга эләккән компанияләр эшчәнлегендә уңай чагылыш табачак.

ТР Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы мәйданчыгында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров урман сәнәгате тармагы вәкилләре белән очрашу уздырды. Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов  та катнашты.

Төп тема – целлюлоза-кәгазь комплексы, агач эшкәртү, агач-плитә һәм мебель сәнәгате эшчәнлеге мәсьәләләре.

Очрашу кысаларында катнашучылар тармактагы агымдагы вәзгыятьне һәм килеп туган проблемаларны хәл итүнең мөмкин булган юлларын карадылар. Чит илгә товар чыгару контрактларына инвестиция кредитларын түләү чорын арттыру, яңа проектларны субсидияләү һәм булганнарын тормышка ашыруда ярдәм итү турында фикер алышынды. Чит илгә товар чыгаручыларга логистик ярдәм күрсәтү мөһим тема булды: альтернатив логистик операторларны җәлеп итү хисабына контейнерлы ташуларны киңәйтү, вагоннар әйләнешен арттыру, чик буе территорияләрендә өстәмә автомобиль пунктлары ачу һәм продукцияне транспортлаштырган вакытта күчәргә булган йөкне арттыру. Якын арадашулай ук, валюта курсы үзгәрү сәбәпле барлыкка килә торган табышка салым исәпләү буенча мораторий кертү турындагы тәкъдимнәр дә каралачак.

Шулай ук химия чималы – карбамид, метанол, меламин өчен Россия агач плитәләре җитештерүчеләре өчен эчке бәяләрне теркәү мәсьәләсе дә каралачак. Шул ук вакытта тышкы базарларда бу чималның бәясе үсәчәк, дип көтелә. Җиһаз сәнәгатенә ярдәм итүнең мөмкин булган чараларының берсе – җиһаз белән файдалануга тапшырыла торган әзер торак күләмен киңәйтү. Хәзерге вакытта бу инициатива Россия Төзелеш министрлыгы белән эшләнә.

Шулай ук ТР Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы агымдагы ел ахырына кадәр агач һәм аның кайбер эшләнмәләрен чит илгә чыгаруга карата тыю кертергә тәкъдим итте. Тыю исемлеккә кергән, шул исәптән АКШ һәм Европа берлеге илләренә дә кагылачак. Бу эчке базарның арзан чималга булган ихтыяҗларын тәэмин итәргә, шулай ук ил эчендә агач эшкәртү тирәнлеген алга таба арттыруга этәргеч ясарга мөмкинлек бирәчәк. Тыюга эләгә торган каен (кәгазь җитештерү өчен төп чимал) һәм ягулык йомычкасы Евросоюз өчен чиктән тыш дәрәҗәдә мөһим товарлар булып тора. Аерым алганда, бу материалларны Финляндиядә куллануның 10-15% өлеше Россия җитештерүчеләренә туры килә, димәк, аларны бер үк вакытта алыштырып булмаячак. Үз чиратында, Евросоюзның Россиядән әзер фанерага әзер булган демпингка каршы пошлиналары фонында фанер кряжын (фанера җитештерү өчен чимал) чит илгә чыгаруны тыю Европа җитештерүчеләренә Россия чималы хисабына үз предприятиеләренең куәтен арттырырга мөмкинлек бирмәячәк. Тиешле карар проекты Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Хөкүмәткә кертелгән инде, аны якын арада раслау көтелә.

Россия Федерациясе Хөкүмәте субсидияләнгән проектлар буенча нәтиҗәләргә ирешү чорларын 12 айга кадәр озайту турында карар кабул итте. Әлеге карар йөкләмәләрне үтәү вакыты 2022 елның 23 февраленнән соң тәмамлана торган килешүләргә кагыла. Тиешле карарны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалаган.

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән чара аеруча чит дәүләтләр тарафыннан кертелгән чикләү чараларының йогынтысы зур булган Россия оешмаларына һәм шәхси эшкуарларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул Россия Федерациясенең «Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлелек сәләтен арттыру», «Авиация сәнәгатен үстерү», «Электрон һәм радиоэлектрон сәнәгатьне үстерү», «Шельф ятмаларын үзләштерү өчен суднолар төзелешен һәм техниканы үстерү», «Фармацевтика һәм медицина сәнәгатен үстерү» һәм «Россия Федерациясенең фәнни-технологик үсеше» дәүләт программалары кысаларында дәүләт ярдәме алучы предприятиеләргә кагыла.

«Субсидияләнгән проектлар буенча таләп ителгән күрсәткечләргә ирешү чорларын күчерү – безнең компанияләр һәм шәхси эшкуарлар чит дәүләтләр тарафыннан моңарчы күрелмәгән дискриминация басымына тарыган бу хәлдә мантыйкый адым. Без аларга ярдәм итәргә һәм җитештерү тармагына булган йөкләнешне мөмкин кадәр киметергә, аның тотрыклылыгын саклап калырга әзер. Кертелгән кичектерү ярдәм чараларының берсе булып тора һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән имзаланган мең ярым килешүләргә кагылачак», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе  сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Сезне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2022 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә узачак Леруа Мерлен компаниясе тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциядә катнашырга чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International