Рөстәм Миңнеханов КВЗ коллективы белән очрашуда: Предприятие заказлар белән тәэмин ителгән, 2023 елга да контрактлар бар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан вертолетлар заводы» АҖ (КВЗ) коллективы белән очрашты.

Очрашуда «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Николай Колесов та катнашты.

Николай Колесов белдергәнчә, бүгенге көндә КВЗ заказлар белән тәэмин ителгән – 2022 елга план 111 машина тәшкил итә. Моннан тыш, киләсе елларга да заказлар бар. Мәсәлән, 2023 елда 106 машина җыелачак.

Бүген КВЗның «финанс мендәре» бар, дип белдерде Николай Колесов завод хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп. Ул ассызыклаганча, төп бурыч – вертолетларны җыю буенча планны үтәү, һәм моның өчен бүген кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Әйе, бу авыр, дип билгеләп үтте Николай Колесов, әмма КВЗ 200әр машина җыйган еллар булды.

Исегезгә төшерәбез, бүген КВЗда хезмәт хакы артты, предприятие 400 кешене эшкә алды.

Николай Колесов белдергәнчә, «Россия Вертолетлары» холдингы КВЗ заказлар белән тәэмин ителсен өчен барысын да эшләгән.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, шулай ук КВЗ хезмәткәрләрен эш темпларын арттырырга өндәде.

«Предприятие заказлар белән тәэмин ителгән, без КВЗның быел эшләячәген беләбез, 2023 елга да контрактлар бар, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Үз ягыбыздан без дә сезгә ярдәм итәчәкбез. Республика һәрвакыт ни дә булса килеп чыкмаганда борчылып торды. Бүген без сезнең белән горурланабыз!»

Рөстәм Миңнеханов шулай ук финанс яктан савыктыру кысаларында бурычлар проблемасы хәл ителүенә аерым игътибар итте.

«Бүген предприятиенең проблемалы бурычы юк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу бурыч уңышлы хәл ителде». Ул «Россия Вертолетлары» холдингы генераль директоры Николай Колесовка бу мәсьәләдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Шуны да искәртик: предприятиедә норматив сәгать бәясен арттыру буенча карар кабул ителде. 2022 елның 1 гыйнварыннан, декабрь индексациясен исәпкә алып, төп җитештерү һәм ярдәмче эшчеләрнең хезмәт хакы үсеше 20%ка якын тәшкил итте. Аерым тар махсус белгечлекләр буенча хезмәткәрләр 30% өстәмә акча ала.

КВЗ коллективы да артты: соңгы 5 айда предприятиегә 400дән артык кеше эшкә урнашты. Бүген предприятиедә 5300гә якын хезмәткәр эшли, шулай ук бригадаларда сайлап алынган белгечлеккә өйрәтәләр.

Бүген Казан вертолетлар заводында Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев бүләкләнде – Россия Федерациясе Президенты Указы белән ул III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденына лаек булды.

Бүләкне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

Белешмә өчен:

Казан вертолетлар заводы Ми-8/17 һәм Ми-38/38Т сериясе вертолетларының заманча модификацияләрен, шулай ук «Ансат» җиңел вертолетын чыгара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International