Әлмәтнең «Римера-Алнас» заводы мәйданчыгында машина төзелеше предприятиеләре яшь белгечләре арасында II һөнәри осталык бөтенроссия бәйгесе узачак

2022 елның 24 мае, сишәмбе

2022 елның 26-28 маенда «Римера» компанияләр төркеменә керүче «Римера-Алнас» ҖЧҖ базасында  машина төзелеше предприятиеләре яшь белгечләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» II һөнәри осталык бөтенроссия бәйгесе узачак.

Бәйгедә Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы (Татарстан), Ижевск, Глазов (Удмуртия), Бугуруслан (Оренбург өлкәсе), Йошкар-Ола (Марий Эл), Түбән Новгород өлкәсенең 13 сәнәгать предприятиесеннән 40тан артык яшь профессионал катнашачак.

Ярышлар 7 номинация буенча узачак: «Иң яхшы токарь», «Электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча иң яхшы электромонтер», «Программа белән идарә итү станокларының иң яхшы операторы», «Иң яхшы инженер-технолог», «Иң яхшы мастер», «Яшьләр белән эшләү буенча иң яхшы белгеч», «Иң яхшы эретеп ябыштыручы».

Ярышлар Татарстанның Киләчәк көллияте («Римера-Алнас» заводы), КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы һәм яшьләр үзәге мәйданнарында узачак.

Бәйге программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International