ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

12 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында 2023 елда аның эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар  тикшерелде.

«Без киеренке шартларда җитештерү күләмен арттыра алган предприятиеләребезгә рәхмәтле», — диде Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының бүгенге киң вәкиллекле утырышында.

Утырыш башланганчы ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Alabuga Skills» һөнәри осталык конкурсында 355 катнашучының 22сенә бүләкләр тапшырды.

«2023 елда эшчәнлек йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының киң вәкиллекле утырышының туры трансляциясен сылтама буенча карагыз. Трансляция 13:30 сәг. башлана


5
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

5 февральдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Радион Карпов һәм башка вәкилләр  Татарстан кулланучылар берлегенең Казан җитештерү комбинаты макарон фабрикасында булдылар.

Мондый гомуми бурычны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 5 февральдә Тукай районының йомгаклау сессиясендә билгеләде. Халык алдында чыгыш ясаганда, ул 2023 ел нәтиҗәләрен исәпкә алып, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм тукайлыларның мөрәҗәгатьләрен тыңлады.  


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

31 гыйнварда «Алабуга» МИЗда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов һәм башка вәкилләр «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымтагылмаларының яңа производствосын ачуда катнаштылар.


27
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Электроника» ФҖБ бинасында А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИның Попечительләр советы утырышын үткәрде. Чарада   республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.


26
гыйнвар, 2024 ел
җомга

26 гыйнварда ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  җитәкчелегендә ТР Сәнәгать кластеры тармак комитетының «Тышкы икътисадый эшчәнлек, төбәкара хезмәттәшлек. Логистика» киңәшмәсе булып узды.


25
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

25 гыйнварда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Марат Миңнебаев җитәкчелегендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумына әзерлек буенча киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International