Марат Миңнебаев: «ТЭФ-2024нең төп темасы технологик үсеш булачак»

2024 елның 26 марты, сишәмбе

3-5 апрельдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы узачак. Ул ТР Министрлар Кабинеты карары буенча үткәрелә. Форумның эш программасы турында 26 мартта матбугат конференциясендә  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сөйләде.

ТЭФ чарасында федераль һәм төбәк хакимият органнары, ведомстволар, эре предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре катнашачак.  16 төбәктән федераль әһәмияттәге 3 шәһәрдән һәм чит илләр – Белоруссия, Кыргызстан һәм Казахстаннан делегатлар көтелә.

Форум кысаларында түбәндәгеләр көтелә:

  • Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «2023 елда Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2024 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы;
  • Кемеров өлкәсе – Кузбасс губернаторы  Сергей Цивилев рәислегендә «Энергетика тармагында технологик суверенитетны тәэмин итү, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү буенча дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру турында» РФ Дәүләт Советының «Энергетика» юнәлеше буенча комиссиясе утырышы;
  • энергетика өчен җаваплы БДБ илләре дәүләт хакимияте органнары катнашында БДБ Электр энергетикасы советы башкарма комитетының «ТЭК инвестицияләр: дәүләтара һәм региональ хезмәттәшлекнең роле, яңа горизонтлар һәм үсеш нокталары» темасына түгәрәк өстәле.

Чараларда шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Павел Сниккарс, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов та катнашачак.

Энергетика компанияләре арасында: Интер РАО, «Газпромэнергохолдинг», «СИБУР», Россети, Росатом, Т-Плюс, «Силовые машины», «Системный оператор».

ТЭФ эш программасына энергетика нәтиҗәлелеген арттыру, ягулык-энергетика комплексын үстерү, түбән углеродлы энергетика, ягулыкның альтернатив төрләрен үстерү, энергетика комплексында цифрлаштыру мәсьәләләре буенча 30дан артык чара кертелгән.

 «Энергетика һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан халыкара форумы ел саен Россия һәм чит илләрдән килгән профессионаллар берләшмәсен иң актуаль мәсьәләләрне тикшерү һәм кирәкле мәсьәләләрне оптималь чишү юлларын эзләү өчен җыя. Форумның төп темаларының берсе технологик суверенитет, илебезнең энергомашина төзелешен үстерү булачак, – дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев.

Моннан тыш, «Казан Экспо» ХКҮ форумында ел саен TatEnergyExpo-2024 күргәзмәсе дә уза. Анда Россиянең 17 төбәгеннән, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Севастопольдән, шулай ук Белоруссиядән һәм Казахстаннан 82 компания  катнашачак. Алар икътисадның энергетика секторын үстерү бурычларына һәм тенденцияләренә җавап бирүче заманча җиһазлар, импортны алмаштыручы технологияләр һәм чишелешләр тәкъдим итәчәк.

 «Казан Экспо» коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директорының беренче урынбасары Игорь Астафьев сүзләренчә, быел экспозиция мәйданы узган ел белән чагыштырганда 15% ка арткан, күргәзмәдә стендлар өчен урыннарның 100% броньланган.

Форумның генераль партнеры – Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы АКБ «НОВИКОМБАНК».

ТЭФ рәсми партнеры – «Силовые машины» – Россиянең иң эре энергетика һәм электротехник җиһазлар җитештерүчесе.

Форумда катнашу бушлай. Тулырак мәгълүмат һәм теркәлү – ТЭФ сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International