26 мартта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республиканың Инвестиция советы утырышы узды. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Барлыгы 8 проект каралды, шул исәптән сәнәгать буенча:
– «Аммоний» АҖдән аммиак һәм карбамид җитештерү буенча комплекс төзү проекты. Менделеевск районында аммиак җитештерү комплексы булдыру күздә тотыла. Шәхси инвестицияләр күләме 160 млрд.сум тәшкил итә.
– Асфальт-бетон заводы төзү өчен җитештерү базасын оештыру проекты. Җитештерү урыны Тукай районында урнашачак. 35 яңа эш урыны булдырылачак. Инвестицияләрнең фаразланган суммасы – 100 млн.сум.
– «Антиграфити» вандалларга каршы саклагыч тышлык җитештерү предприятиесен булдыру проекты. Инвестицияләр 116 млн.сум тәшкил итәчәк. Саклау япмасы биналар, стеналар, агачлар һ.б. фасадлары өчен кулланылырга мөмкин.