Бүген видеоконференция режимында Илдар Халиков рәислегендә «Татэнерго» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышта бетеп бара торган ягып җылыту чорына йомгак ясалды.
Аерым алганда, аны әзерләү буенча күрелгән чаралар предприятиеләрне, социаль-көнкүреш объектларын, шулай ук Татарстан Республикасы халкын энергия белән тотрыклы тәэмин итте, дип билгеләп үтелде. Минималь температураларның пиклары ышанычлы һәм җитәрлек резерв белән тәэмин ителгән.
Шул ук вакытта, 2020-2021 елларда ягып җылыту чорында тышкы һава температурасы алдагы чордан 5 градустан түбәнрәк булган. Бу исә җылылык энергиясен җибәрүнең 17 процентка диярлек артуына китергән. Ягып җылыту өчен энергия җитештерүгә шартлы ягулыкның чагыштырма чыгымы 2019-2020 еллардагы җылылык чоры күрсәткечләренә карата үзгәрмәгән диярлек, компаниянең җылылык челтәрләрендәге югалтуларны агымдагы җылыту чорында 13 проценттан 12,17 процентка кадәр киметү мөмкин булган.
«Татэнерго» АҖ электр станцияләрен җиһазлауда һәлакәтләр саны 2020-2021 еллар ягулык чорында 33 очрактан 26 кадәр киметелгән, компания буенча тулаем алганда җылылык челтәрләренә зыян килү дәрәҗәсе 300 очрактан 294 очракка кадәр кимегән. Шул ук вакытта Яр Чаллы һәм Түбән Камада өзеклекләр саны арткан һәм гомуми кимүгә ирешү Казанда гамәлгә ашырылган күпфатирлы йортларны индивидуаль җылылык пунктларына күчерү программасы ярдәмендә мөмкин булган.
Директорлар советы рәисе Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, компания ягып җылыту чорындагы мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп килгән. Бүген, берничә ел элек булган кебек, җылылык җибәргән вакытта массакүләм тизләтү эшләрен башкарырга туры килми, компания эшне план режимында, барысын да вакытында һәм сыйфатлы итеп башкара, – дип билгеләде ул. Әмма бу без җылылык хуҗалыгын модернизацияләү мәсьәләсе буенча чишелеш юлларын эзләүне туктатырга тиеш дигән сүз түгел. Фәкать модернизацияләү генә, ахыр чиктә, гакыллы тариф принцибын саклап калырга, кулланылган җылылык ресурслары өчен түләүләрне тоткарлап торырга мөмкинлек бирәчәк. «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев Директорлар советы әгъзаларына компания җитәкчелегенең бу юнәлештә эшне «Татэнерго» көче белән дә, тармак программалары кысаларында ярдәм алып та, дәвам итәргә әзер булуын раслады.
2021 елның 26 апрелендә Ташкентта Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетының актлар залында бөек Татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган бәйрәм концерты булган.
Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Сәламләү сүзләре һәм котлаулар белән Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетының рухият һәм агарту бүлеге җитәкчесе А.Р.Нурмуродов, Үзбәкстан Республикасында «Россотрудничество» вәкиллеге хезмәткәре А.В.Красильников, Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллеге киңәшчесе Н.Ю. Кәримов, Татар иҗтимагый-мәдәни үзәге идарәсе рәисе Р.Х.Нәбиуллин, Ташкент шәһәре Татар иҗтимагый-мәдәни үзәге идарәсенең Аксакаллар советы рәисе Р.А.Гыйниятуллин чыгыш ясаган. Н.Ю.Кәримов җыелган халыкка Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан мөрәҗәгатен укыган.
Чарада бөтен дөньядан, шул исәптән Ташкент шәһәреннән дә, татар җәмгыятьләре вәкилләре, балалар һәм өлкәннәр катнашында видео-флешмоблар күрсәтелгән. Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт идарәсе академиясе тыңлаучылары видео аша Габдулла Тукайның рус һәм үзбәк телләрендәге шигырьләрен укып күрсәткән.
Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, Үзбәкстан белән тыгыз элемтәләре турында доклад белән Үзбәкстан Республикасының Беренче Президенты Ислам Кәримов исемендәге Фәнни-агарту мемориаль комплексының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Н. Шиһабетдинов чыгыш ясаган.
Кичәне Татарстан Республикасының һәм Башкортостан Республикасының Атказанган артисты Ф.Хәлдәрова һәм шагыйрә Ф.Мәүлиева-Заманова алып барган.
Чарада Татарстан Республикасының Атказанган артисты Р.А. Бикбулатова, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Р.И.Гыйззәтуллина, пианист Диваев Р., «Ләйсән» татар бию ансамбле, баянчы Хамдамов Р., популярный җырчы Гайнанов Р.И., М.Ш.Боһарова җитәкчелегендә «Изге нур» татар фольклор ансамбле, «Дуслык» татар-башкорт аансамбе солисты Байназаров Г., Адигамова Г., Раянова Г. чыгыш ясаган. Шигырьне «Яшьлек» татар-башкорт ансамбле солисты Абдуллин М., Раянов Д. һәм Купаева Ш. сөйләгән.
Чара азагында җыелган кунаклар «Туган тел» җырын башкарган.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Техмаш» концернына керүче POZIS компаниясе 2021 елның 1 квартал нәтиҗәләре буенча суыткыч техникасын җитештерү күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 50% арттырган.
Җитештерүне диверсификацияләү кысаларында предприятие көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасының яңа югары технологияле үрнәкләрен ышанычлы үзләштерә һәм җитештерә, шуның белән җитештерү күләмен арттыра.
Предприятиенең соңгы эшләнмәләреннән берсе – Full no frost системасы һәм электрон идарә панеле булган «POZIS RK FNF-173» суыткычы. Бу техниканың өстенлеге – суыту системасында, ул суыту камерасы стеналарында боз һәм бәс барлыкка килүдән котылырга ярдәм итә. Моннан тыш, ишекләрдә урнашкан электрон идарә блогы суыткыч һәм туңдыру камераларының эш режимы белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Прибор эшендә өстәмә режимнар каралган: «ял», «энергияне саклау», «туңдыру». Блокның индикация модулендә вакыт һәм температура күрсәткечләре чагылдырыла. Суыткыч ишек ачык калган вакытта тавыш бирә торган сигнализация белән җиһазландырылган һәм энергоэффективлыкның югары классына ия.
«POZIS эшчәнлеге кулланучыларга юнәлдерелгән. Предприятие бер-бер артлы модернизация һәм техник яктан яңадан коралландыру программаларын гамәлгә ашыра, яңа технологик дәрәҗәгә чыга, җитештерү күләмнәрен һәм продукциянең куллану сыйфатын арттыра – бу бүген базар таләп итә торган нәрсә», – дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.
POZIS – югары технологияле экспорт-юнәлешле гражданлык производствосын үстерү дәрәҗәсе буенча Россиянең оборона-сәнәгать комплексында алдынгы предприятиеләренең берсе. Җитештерелә торган гражданлык продукциясе күләменең 90% артыгы – көнкүреш, медицина һәм махсус билгеләнештәге суыткыч техникасы.
«Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖендә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты башланып киткән. 2021 елның февраль ахырында предприятие Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге белән килешү имзалаган.
«Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнә һәм 1998 елда төзелгән «РМ АГРО» ҖЧҖ агросәнәгать холдингына керә. Хәзерге вакытта холдинг «РМ» сәүдә маркасы белән терлек азыгы үстерү, терлекчелек һәм сөт һәм ит продукциясе сату предприятиеләре комплексын үз эченә ала. Компания эше нигезендә җитештерүнең барлык этапларында продукциянең экологияле булу-булмавына һәм сыйфатына тулы контрольлек принциплары ята. Терлекләр белән идарә итүнең Израиль системалары һәм азык үзәге базасында төзелгән технологияләр кулланыла. Заманча приборлар һәм программа тәэминатын яраштыру югары сортлы натураль чимал алу мөмкинлеген гарантияли.
Татарстан Республикасы ТКҮ белгечләре якын арада эшче төркемне һәм предприятие җитәкчеләрен сакчыл җитештерү нигезләренә, проектларны гамәлгә ашыру методикаларына, шулай ук база инструментларына (5С, Эшчәнлеккә анализ, Карталаштыру, Стандартлаштырылган эш) өйрәтүгә керешәчәк.
«Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖдә илкүләм проект кысаларында сакчыл җитештерү методикаларын һәм инструментларын кулланып, сынау агымын оптимальләштерү, предприятие хезмәткәрләрен укыту һәм стажировка, проект офисын формалаштыру планлаштырыла.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге – «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Икътисад һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ДАУ тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Казанның органик синтез заводы һәм NextChem MET Development, Maire Tecnimont S.p.A. бүлендек компанияләре белән берлектә, Татарстан Республикасында биологик таркала торган полимерлар җитештерү буенча яңа завод проектын бергәләп эшләү турында меморандум имзалаган. Проектта NextChem компаниясенең ноу-хау һәм MET Development компаниясе мөмкинлекләрен куллану күздә тотыла.
Килешү нигезендә, Казанның органик синтез заводы һәм Maire Tecnimont Group бергәләп Татарстан территориясендә биополимерлар җитештерү буенча завод төзү мөмкинлегенә бәя бирәчәк һәм анализ ясаячак. Maire Tecnimont Group үз проектларын эшләү һәм тормышка ашыру өчен технологик чишелешләр һәм иң яхшы ноу-хау бирәчәк. NextChem үз ноу-хауларын бирергә һәм җитештерү куәтләрен киңәйтелгән базада проектлау (FEED), матди-техник тәэмин итү һәм төзү (EPC) буенча эшләрне башкаруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.
Шулай итеп, ТАИФ төркеме Татарстанда биотаркала торган полимерлар җитештерү тармагын оештыру буенча проектлар эшләвен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр 2018 елда базарда булган берничә технологияне өйрәнү юлы белән башланып киткән иде. Италия хакимиятләренең «2БИО» АҖ компаниясе лицензиарына бәйле хәл чишелеш көткән арада, ТАИФ төркеме биополимерлар җитештерүнең башка технологияләрен өйрәнү буенча параллель эшне дәвам итте.
Maire Tecnimont S.p.A. Милан фонд биржасында теркәлгән, табигый ресурсларны эшкәртү буенча дөнья базарында (нефть-газ җайланмаларын проектлау, технологияләр, тәҗрибә һәм белемнәргә ия булу) әйдәп баручы сәнәгать төркемен җитәкли. Аның бүлендек компаниясе NextChem энергия белән тәэмин итү стратегиясен тәэмин итү өчен яшел химия һәм технологияләр өлкәсендә эшли. Maire Tecnimont төркеме якынча 45 илдә, якынча 50 операция компаниясе ярдәмендә эшли, персонал саны – 9100 кеше. «Казаньоргсинтез» ГАҖ – полиэтилен җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе һәм Россиядә поликарбонат җитештерүче бердәнбер компания (ТАИФ төркеменә керә). «ПЭ100+» халыкара ассоциациясеннән Россиядә бердәнбер катнашучы. Казанның органик синтез заводы чыгара торган барлык продукция Россия Федерациясенең дәүләт стандарты системасында сертификацияләнгән. Предприятие Россия Федерациясе җитештерүчеләре арасында полиэтиленның иң эре экспортеры булып тора. Казанның органик синтез заводы продукцияне дөньяның 36 иленә сата.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Магадан өлкәсе Губернаторы Сергей Носов белән очрашты. Очрашу «Казан-Экспо»да Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында узды.
Очрашуда төбәкара элемтәләрне төрле яклап үстерү перспективалары, шул исәптән үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын киңәйтү, шулай ук гуманитар мөнәсәбәтләрне ныгыту турында фикер алыштылар.
Очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Сергей Носовка «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Магадан өлкәсе Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Бүген «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды, ул 2020 ел йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә узды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Утырышта республика икътисадының энергия нәтиҗәлелеген арттыру, Татарстан Республикасында энергомашина төзелешен үстерү, Россия Федерациясендә газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, шулай ук Россия Федерациясе энергетика машина төзелеше өлкәсендә дәүләт сәясәтен формалаштыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген республикада энергетика өлкәсендә берничә инновация проекты гамәлгә ашырыла, шул исәптән водород технологияләрен куллану, сыекландырылган табигый газ куллану һәм электромобильләрне үстерү. «Күптән түгел генә каралган темалар, ерак перспектива буларак, бүген республикада тормышка ашырыла инде. Минемчә, энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология форумы мәйданчыгы энергия нәтиҗәлелеге һәм циркуляр икътисадның заманча трендлары өлешендә бик зур мәгълүмат һәм мөмкинлекләр бирә. «Татнефть» компаниясе бу эшнең ничек алып барылуын күрсәтә инде», – диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада энергетика станцияләренең нәтиҗәлелеген арттыруга зур игътибар бирелә. «РФ Хөкүмәте ярдәме белән Зәй ГРЭСы модернизацияләнәчәк. Бездән тагын ике проект – Яр Чаллы ҖЭҮ һәм Казан ҖЭҮ-2 проектлары бар. Якындагы елларда бу станцияләр тирән модернизация узар һәм базарда конкурентлы булырлар дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте ул.
Президент ассызыклаганча, узган кыш бик салкын булды, шуның нәтиҗәсендә җылылык энергиясен куллану 24% арткан. «Бу чакыруга шулай ук йогынты белдерергә кирәк. Резерв сыйфатында һава торышын җайга салу төеннәрен карарга мөмкин. Бүгенге көндә күпфатирлы йортларның 55%ында гына шундый төеннәр бар. Бу мәсьәләне системалы рәвештә хәл итәргә кирәк», – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучыларга.
«Без барлык чакыруларга да грамоталы җавап бирергә тиеш. Барысы да, шул исәптән экологик мәсьәләләр дә, бик мөһим. Газ-мотор ягулыгы базарын үстерергә, сыекландырылган табигый газ буенча ягулык салу станцияләре ачарга кирәк. Гомумән алганда, безнең ил өчен газ куллануны арттыру, газны газ химиясе буларак куллану мөмкинлекләрен киңәйтү мөһим», – дип өстәде ТР Президенты.
Утырышта чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча республика тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы 2019 ел дәрәҗәсенә карата 5% кимегән. 2007 елның база күрсәткеченә карата кимү 28% тәшкил итә, максатчан юнәлеш: 2024 елга – 24,8%. Республика тулай төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы кимү пандемия чорында энергия ресурсларын куллануның сизелерлек кимүенә бәйле. 2020 ел нәтиҗәләре буенча ягулык-энергетика ресурсларын куллану 7,7% дәрәҗәсендә яисә 1,6 млн.тонна шартлы ягулык куллану кимегән. «Бүгенге көндә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы 2030 елга тулай эчке продуктның энергия сыйдырышлылыгын 2016 ел дәрәҗәсенә карата 30% киметү бурычын куя. Безгә әлеге максатчан ориентирларга ирешергә омтылырга кирәк», – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.
Энергия нәтиҗәлелеге дәрәҗәсенә беренчел ягулык-энергетика ресурсларыннан төп файдаланучы – энергетика өлкәсе аеруча зур йогынты ясый. 2020 ел эчендә республикада электр энергиясен куллану 29 млрд. кВт-сәг тәшкил иткән, бу 2019 ел күрсәткечләреннән 5% кимрәк. Коронавирус пандемиясе аркасында, бүленгән генерация объектларын исәпкә алып, республикада электр энергиясе җитештерү узган елның шул ук чорына карата 18% кимегән, ул 24 млрд кВт/сәг тәшкил итә. Шул ук вакытта республиканың эре станцияләрендә электр энергиясен җитештерү тулаем алганда 20% кимегән. Кимү барлык станцияләр буенча да күзәтелә, әмма барыннан бигрәк – энергия нәтиҗәлелеге азрак булганнарында.
Альберт Кәримов республика энергомашина төзелеше үсешен билгеләп үтте. КМПОда 17 МВт куәтендәге газ турбинасы электростанциясе файдалануга тапшырылган. Шулай ук Яр Чаллы шәһәрендә «КАМАЗ» двигательләре базасында Кама-энергетика предприятиесендә бүленгән энергетика сегменты өчен электростанцияләр чыгару үзләштерелгән.
Альберт Кәримов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда 4 энергия станциясе модернизацияләнгән, бу энергосистеманың куәтен 1,2 Гигаваттка арттырырга мөмкинлек бирде. Әйтик, ел башына, кече генерация объектларын исәпкә алып, республика энергосистемасының электр куәте 8100 МВт тәшкил итә.
Илебезнең энергетика машина төзелеше тармагы үсеше турында РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу тармак соңгы елларда ышанычлы үсеш күрсәтә. «2017 елдан без базар күләмнәре буенча 30% арттык һәм 182 млрд. сумлык планкага ирештек. Җитештерү күләме буенча 16% артып, 210 млрд. сумга кадәр җиттек. Без ил эчендә куллану дәрәҗәсен күбрәк җитештерәбез, бу тармакның экспортка юнәлешле булуын күрсәтә. Бездә бүген энергомашина җитештерүдә экспорт өлеше якынча 40% тәшкил итә», – дип билгеләп үтте Михаил Иванов.
Ул шулай ук соңгы 8 елда энергетика машина төзелеше үсешенә якынча 14 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме чаралары бүлеп бирелгәнлеген дә әйтте. 2020 елда гына да тармак 4,5 млрд. сум ярдәм алган.
Утырыш ахырында Алексей Песошин энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүген «Казан-Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Форум программасы энергия нәтиҗәлелеген арттыру, зур һәм бүленгән энергетика үсеше, газ-мотор ягулыгы базарын үстерү, энергиянең альтернатив чыганакларын куллану, энергетика комплексында цифрлаштыру, водород энергетикасы мәсьәләләре буенча чараларны үз эченә ала.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан энергия нәтиҗәлелеге һәм ресурсларны саклау мәсьәләләренә өстенлекле игътибар бирә. «Мондый зур чараны уздыру һәм бу юнәлештә яңа бурычлар кую – безнең күркәм традиция. Форумда катнашкан барлык партнерларыбызга да рәхмәт белдерәсем килә. Бу – бизнеска һәм төбәккә энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирүче бик яхшы мәйданчык", - диде Татарстан Президенты.
Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Иванов ассызыклаганча, энергия нәтиҗәлелеге принципларын тормышка ашыру энергияне куллану өчен түләүнең кимүенә, энергетиканың ресурс нәтиҗәлелеген арттыруга, экологиягә йогынтыны киметүгә бәйле. «Бу факторларның барысы да Россия Президенты Владимир Путинның Юлламасында күтәрелде. Татарстанның бу мөһим бурычларны хәл итүдәге мөнәсәбәте куандыра", - дип билгеләп үтте ул.
Аннары ТР Премьер-министры энергия нәтиҗәлелеге җиһазлары һәм технологияләре буенча конкурста җиңүчеләрне бүләкләде. Алар – «Казаноргсинтез», «КМПО» һәм «Челтәр компаниясе".
Аннары ТР Президенты һәм башка кунаклар «Энергетика. Ресурсларны сак тоту -2021» күргәзмәсе кысаларында оештырылган күргәзмне карадылар. Россиянең 80нән артык компаниясе энергетика комплексы предприятиеләренең нәтиҗәле һәм куркынычсыз эшен тәэмин итә торган заманча материаллар, җиһазлар һәм технологияләр куйганнар. Шулай ук кайбер чит ил компанияләре дә үз технологияләрен тәкъдим иткәннәр.
Рөстәм Миңнеханов «Сетевая Компания», «Татэнерго», «Татэнергосбыт», «Татнефть», «ТАИФ», «Газпром СПГ технологияләр», «РариТЭК», «НТЦ ЕЭС» һәм башка тармак компанияләренең стендларын карады. Аерым алганда, күргәзмәдә беренче тапкыр электромобильләр өчен заряд станцияләре тәкъдим ителгән һәм «ЗЭТЗ», «Промэнерго», «ТАЧ Продакшн», «Энергоразвитие» ИК компанияләреннән электромобильләр экспозициясе җәелдерелгән.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Вертолеты России» холдингы тышкы элмәге булган Ансатны өстәмә җиһазландырачак, нәтиҗәдә вертолет тоннага кадәр авырлыкта габаритсыз йөкләр ташый алачак. Яңа опцияне сертификацияләгәннән соң, Ансат вертолеты шулай ук тышкы элмәктә су сиптерү җайланмасын кулланып, янгыннарны сүндерү өчен дә кулланыла алачак.
Казан вертолет заводында сынау барышында машина 3,7 км биеклеккә күтәрелә, бортында 600 кг йөк була. Тышкы элмәктә йөк таккан очкычның тизлеге сәгатенә 180 км тәшкил итә. Шул ук вакытта, тышкы элмәктән файдаланган очракта, Ансатның максималь очыш авырлыгы 3600 килограммнан 3800 килограммга кадәр арттырылган.
Элегрәк КВЗ Росавиациядән Ансат вертолетына чыгыр белән борт угы урнаштыруга да хуплау алган иде. Яңа опция 272 кг кадәр авырлыкта кешеләрне һәм йөкләрне куркынычсыз рәвештә бортка күтәрергә һәм төшерергә мөмкинлек бирә. Борт угы эзләү-коткару эшләрендә алыштыргысыз булып тора һәм эленеп тору режимында төяү-бушату эшләрен башкару мөмкинлеген бирә.
Ансат – җиңел ике двигательле күп максатлы вертолет, ул Казан вертолет заводында серияләп җитештерелә. Сертификат буенча, вертолетның конструкциясе аны йөк ташу өчен дә, пассажирлар варианты буларак та оператив трансформацияләү, 7 кадәр кеше ташу мөмкинлеген бирә. 2015 елның маенда тип сертификатына вертолетны медицина модуле белән модификацияләүгә өстәмә алынды. Ансат Цельсия буенча -45 градустан алып +50 градуска кадәрге температура диапазонында, шулай ук югары тауларда да файдалану өчен сертификатланган.
Казан дәүләт энергетика университеты 21 апрельдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә башланган Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы кысаларында Яшьләр көнен оештыруда актив катнашты.
Бу көнне чараларның максатчан аудиториясе югары уку йортлары студентлары, өлкән сыйныф укучылары, яшь галимнәр һәм белгечләр, экспертлар, энергетика компанияләре лидерлары, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре булды. Экспертлар сыйфатында энергетика тармагы, министрлыклар, ведомстволар һәм һөнәри берләшмәләр белгечләре чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән Яшьләр көнендә катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика һәм бөтен Россия энергетикасы бик кызыклы вакыт кичерә – трансформация процессы бара. Министр урынбасары искәртеп узганча, тармак электр һәм җылылык энергиясен җитештерүнең традицион формаларыннан альтернатив рәвешкә күчә – җил энергетикасы, кояш энергетикасы үсә, электр энергиясен термоядер синтезы юлы белән алу буенча актив эш алып барыла.
Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, ТЭФ инициаторы һәм анда актив катнашучыларның берсе – энергетика өлкәсендә бик көчле фәнни юнәлешләргә ия булган КДЭУ.
Яшьләр көне кысаларында мәктәп укучылары һәм студентлар өчен тематик мастер-класслар һәм конкурслар узды. Әлеге чараларны оештыруда КДЭУ катнашты. Шулай итеп, «Try-a-Skill» («Үзеңне сына!») мастер-класс мәйданчыгында һәм «Энергетикага багышлау» интерактив уенында балалар уен формасында һөнәр белән танышты һәм экспертлар ярдәмендә үз куллары белән альтернатив энергия чыганакларында электр станцияләре макетларын ясарга өйрәнделәр.
«Энергияне саклау – мөһим күнекмә» интерактив уенында төрле белем һәм төрле белгечлеккә ия булган яшьләр командалары энергетика өлкәсендә инженер кейсларын бергә хәл итә белүдә көч сынашты, идеяләре һәм белемнәре белән уртаклашты. Өстәвенә, бурычлар төрле иде: бик гадидән башлап бик катлаулылары да бар иде. Әйтик, идарәче компания пенсионер ханымнан, батареялар җылытмый, дигән шикаять ала, һәм команда проблеманы ничек бетерергә кирәклеген билгеләргә тиеш. Глобаль бурыч – электростанция төзү планлаштырылган конкрет төбәк өчен иң оптималь энергия чыганагын сайлау. Җил тегермәннәре? Кояш генераторлары? Атом реакторлары? Яки традиционрак берәр нәрсәме? Ә «Идея кабыз« воркшобында тыңлаучылар идеяне ничек итеп бизнеска әйләндерергә, бу юлда нинди авырлыклар очрый һәм аларны ничек җиңәргә кирәклеген белделәр.
Олылар өчен оештыручылар «түгәрәк өстәлләр» һәм семинарлар туплады, аларда шулай ук КДЭУ вәкилләре катнашты.
ТЭФ кысаларында өч көн дәвамында «Энергетика. Ресурсны саклау» махсус күргәзмәсе эшләячәк, форум кунакларына энергиянәтиҗәле һәм ресурсларны сак куллана торган технологияләрне алга этәрү, төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү, бизнес бергәлекләре, галимнәр һәм федераль һәм төбәкләрдәге хакимият органнары вәкилләре арасында эксперт фикерләре белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирәчәк, энергетика нәтиҗәлелегенең алга таба стратегиясе турыдан-туры алар инициативасына һәм карарларына бәйле булачак.
Үз экспозицияләрен 80 артык Россия компаниясе тәкъдим итә, шул исәптән, «Сетевая Компания» ААҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ, «Чабаксар электроаппарт заводы» АҖ, «ЭТИ Электроэлемент» ҖЧҖ, «Энсто Рус» ҖЧҖ, «ВОГЕЗЭНЕРГО» ҖЧҖ, «Коренев түбән вольтлы аппаратура заводы» АҖ, «Чабаксар электр аппараты заводы» АҖ, «Нева «Волхов» трансформатор заводы» ҖЧҖ, «Михнев электр эшләнмәләре заводы» АҖ һәм башкалар. Күргәзмәдә беренче тапкыр электромобильләр өчен заряд станцияләре аерым блок белән тәкъдим ителде һәм «ЗЭТЗ» ҖЧҖ, «Промэнерго» ҖЧҖ, «ТАЧ Продакшн» ҖЧҖ, «Энергоразвитие» ИК ҖЧҖ компанияләреннән электрокарлар экспозициясе җәелдерелде.
КДЭУның күргәзмә павильонында уникаль җиһазлар һәм технологияләр тәкъдим ителгән – «акыллы» ятмалар өчен мәгълүмат тапшыруның чыбыксыз системаларын һәм идарә итүнең адаптив системасын кулланып, нефть суырта торган станоклар өчен Россиянең югары нәтиҗәле синхрон двигательләре базасындагы электр үткәргечләр сериясе; җылылык белән тәэмин итү системасының электрон моделе нигезендә Азнакай блок-модульле котельныен төзүнең максатка ярашлы булуына техник-икътисадый бәя; электр үлчәү лабораториясе, шулай ук Инжиниринг үзәге.
Татарстанның DBC компаниясе хезмәткәре Михаил Клюкин бер үк вакытта КДЭУның вибродиагностика лабораториясе мөдире вазыйфасын да үти. Югары уку йорты павильонында ул вибродиагностика һәм лазер үзәге өчен җиһазлар урнаштырылган стендлар тәкъдим итә.
Форум программасы ахырында «Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз – 2021» яшьләр инициативалары республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. «Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне саклау буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә Казан дәүләт энергетика университетын тәмамлаган – Казан биохимия һәм биофизика институты аспиранты Анастасия Макарова «Табигый биополимерлар һәм углерод нанотрубкалары нигезендә гидрогельләр – авыр чыгарыла торган нефтьне чыгару өчен перспектив технологик компонентлар» эше һәм КДЭУ аспиранты Артем Водениктов – «Җылылык электростанцияләрендә конденсатны деаэкрацияләү өчен парны кабат куллану» технологиясе авторы җиңүче булдылар.