Казанның органик синтез заводы Maire Tecnimont Group белән биополимерлар җитештерү проектын эшләячәк

2021 елның 23 апреле, җомга

Казанның органик синтез заводы һәм NextChem MET Development, Maire Tecnimont S.p.A. бүлендек компанияләре белән берлектә, Татарстан Республикасында биологик таркала торган полимерлар җитештерү буенча яңа завод проектын бергәләп эшләү турында меморандум имзалаган. Проектта NextChem компаниясенең ноу-хау һәм MET Development компаниясе мөмкинлекләрен куллану күздә тотыла. 

Килешү нигезендә, Казанның органик синтез заводы һәм Maire Tecnimont Group бергәләп Татарстан территориясендә биополимерлар җитештерү буенча завод төзү мөмкинлегенә бәя бирәчәк һәм анализ ясаячак. Maire Tecnimont Group үз проектларын эшләү һәм тормышка ашыру өчен технологик чишелешләр һәм иң яхшы ноу-хау бирәчәк. NextChem үз ноу-хауларын бирергә һәм җитештерү куәтләрен киңәйтелгән базада проектлау (FEED), матди-техник тәэмин итү һәм төзү (EPC) буенча эшләрне башкаруда һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер. 

Шулай итеп, ТАИФ төркеме Татарстанда биотаркала торган полимерлар җитештерү тармагын оештыру буенча проектлар эшләвен дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, бу эшләр 2018 елда базарда булган берничә технологияне өйрәнү юлы белән башланып киткән иде. Италия хакимиятләренең «2БИО» АҖ компаниясе лицензиарына бәйле хәл чишелеш көткән арада, ТАИФ төркеме биополимерлар җитештерүнең башка технологияләрен өйрәнү буенча параллель эшне дәвам итте. 

Maire Tecnimont S.p.A. Милан фонд биржасында теркәлгән, табигый ресурсларны эшкәртү буенча дөнья базарында (нефть-газ җайланмаларын проектлау, технологияләр, тәҗрибә һәм белемнәргә ия булу) әйдәп баручы сәнәгать төркемен җитәкли. Аның бүлендек компаниясе NextChem энергия белән тәэмин итү стратегиясен тәэмин итү өчен яшел химия һәм технологияләр өлкәсендә эшли. Maire Tecnimont төркеме якынча 45 илдә, якынча 50 операция компаниясе ярдәмендә эшли, персонал саны – 9100 кеше. «Казаньоргсинтез» ГАҖ – полиэтилен җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе һәм Россиядә поликарбонат җитештерүче бердәнбер компания (ТАИФ төркеменә керә). «ПЭ100+» халыкара ассоциациясеннән Россиядә бердәнбер катнашучы. Казанның органик синтез заводы чыгара торган барлык продукция Россия Федерациясенең дәүләт стандарты системасында сертификацияләнгән. Предприятие Россия Федерациясе җитештерүчеләре арасында полиэтиленның иң эре экспортеры булып тора. Казанның органик синтез заводы продукцияне дөньяның 36 иленә сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International