Россиядә көнкүреш химиясе җитештерүче иң эре Нәфис Косметикс компаниясе 2021 елның беренче кварталына нәтиҗәләр ясаган. Әйтик, әзер продукция сатудан кергән табыш 7%ка артып, 4,3 млрд. сумга кадәр җиткән.
Агымдагы елның беренче өч аенда Нәфис Косметикс 4,2 млрд. сумлык көнкүреш химиясе чыгарган, бу, узган елның гыйнвар-март айлары белән чагыштырганда, 7%ка күбрәк.
Предприятиедә савыт-саба юу чаралары, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 15%ка күбрәк җитештерелә башлаган. Хәзерге вакытта Нәфис Косметикс сыек юу чаралары җитештерү егәрлекләрен ике тапкырга арттыру проектын тәмамлый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, агымдагы елның апрелендә Нәфис Косметикс, базар өлеше буенча, беренче тапкыр, транснациональ корпорацияләр арасындагы конкурентларын уздырып, әлеге категориядә лидер булган.*
Кер юу өчен гель чыгаруда да предприятие уңыш алган – әлеге товар позициясе, 2020 елның беренче кварталы күрсәткечләре белән чагыштырганда, 75%ка арттырылган.
Әлеге сегментларда сату да тотрыклы үсеш күрсәткән. Шулай итеп, кер юу өчен гельләр 56%ка күбрәк сатылган, шулай ук савыт-саба юу чараларын сату да, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 13%ка арткан.
Нәфис Косметикста хезмәт җитештерүчәнлеге 7%ка арткан. Уртача хезмәт хакы 10%ка арткан.
Бүгенге көндә компаниядә 2,5 мең кеше эшли.
* компания мәгълүматлары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин «Самрук-Казына» Милли Байлык Фонды (Казакъстан) вәкилләре белән очрашты.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы-2021 чаралары кысаларында узды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Татарстан-Казакъстан хезмәттәшлегенең көн тәртибе бик бай булды.
Татарстан Республикасына Кызыл Урда, Алмата, Актүбә, Көнчыгыш Казакъстан өлкәләре делегацияләре килде.
2021 елның апрелендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казакъстан Республикасы Президенты Касым Жомарт Кемелевич Токаев белән очрашу өчен Нур-Солтан шәһәрендә булган иде.
Казанга Казакъстан делегациясе җитәкчелегендә Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казакъстан Премьер-министры Әскәр Мамин килеп китте.
«Самрук-Казына» идарәсе рәисе Алмасадам Саткалиев шулай ук Татарстан белән уртак проектларның уңышлы үсүен билгеләп үтте.
Аннары Казакъстанда Татарстан Республикасы гамәлгә ашыра торган кайбер инвестиция проектларының «юл карталары» мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, сүз уртак проект – «Татнефть» ГАҖ һәм «Аллюр» компанияләре төркеме» уртак предприятиесенең шин производствосын оештыру турында барды. Исегезгә төшерәбез, ике ай элек Караганда өлкәсенең Сарань шәһәрендә Казакъстан Премьер-министры Ә.У.Мамин белән бергә әлеге яңа производство төзелешенә старт бирелгән иде.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Мәганов проектны гамәлгә ашыру өлешендәге кыскача адымнар турында сөйләде. Җитештерү куәте 3 млн җиңел һәм 500 мең йөк шиннары булачак. 1116 яңа эш урыны булдырылачак. Продукция Казакъстан Республикасында гына түгел, Россия Федерациясенә һәм Үзәк Азия илләренә дә сатылыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты ректоры Андрей Рудский белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар фән һәм сәнәгать хезмәттәшлегенең перспектив мәсьәләләре, шулай ук цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү турында фикер алыштылар.
Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университеты – тарихи чорда барлыкка килгән иң куәтле фәнни мәктәпләре, фәнни, белем бирү һәм инновация эшчәнелегендә ирешелгән бәхәссез нәтиҗәләре булган иң эре техник югары уку йорты.
Исегезгә төшерәбез, Росконгресс фонды оештырган Петербург халыкара икътисадый форумы 2 июньнән 5 июньгә кадәр уза, анда әһәмиятле икътисад мәсьәләләре турында фикер алышу өчен эшлекле даирә вәкилләре җыелачак. Быелгы Форумның темасы: «Кабат бергә. Яңа чынбарлык икътисады».
«Соллерс Форд» 2021 елның маендагы сатулары турында хәбәр итә: Россиядә 1540 данә яңа Ford Transit сатылган, бу алдагы елга караганда 111%ка югары. Ел башыннан бирле барлыгы 6535 автомобиль сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечен 95%ка яхшырткан.
Ford Transit сату күрсәткече үсеш тизлеген күрсәтә: 2021 елның маенда 1540 автомобиль сатылган, бу – май сатуларының иң яхшы нәтиҗәсе, алдагы еллардагы нәтиҗәләрне 2 тапкырга уздырып җибәргән.
Гадәттәгечә, базарда Ford Transit фургонына ихтыяҗ барыннан артык зур булган, сатуларның 70% өлеше аңа туры килә, 26% очракта бер кабиналы Transit шассие сатылган.
Бүгенге көндә Ford Transit караган автомобильләр бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен киң дәрәҗәдә кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә. Ford Transit автомобильләренең сыйфаты, ышанычлылыгы, хезмәт күрсәтүнең уңайлылыгы һәм түбән бәясе аркасында, аларга бизнесның барлык өлкәләрендә дә ихтыяҗ бар, ә автомобильләрнең техник тәэминат бәясе сегментта иң арзаннарының берсе булып тора.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән очрашты.
Очрашуда Бәһрәйннең Икътисадый үсеш советы башкарма директоры Хәлид Хумайдан, Бәһрәйн Корольлеге Суверен фондының башкарма директоры Халед Әл-Ромаихи һәм Бәһрәйн Корольлегенең сәнәгать, сәүдә һәм туризм министры урынбасары Эман Әхмәд Хәсән Әл-Досери катнашты.
Татарстан Республикасы ягыннан Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов һәм Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Сөйләшүләр барышында яклар медицина, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлекнең аеруча актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышты, шул исәптән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне алга таба диверсификацияләүне дә яклап чыкты.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Нидерландиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хиллес Плухны “Россия - Ислам дөньясы” XII Халыкара икътисади саммитына (2021 елның 28-30 июлендә узачак) чакырды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Израильнең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Бен Цви белән очрашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Санкт-Петербургка эшлекле очрашуга килде.
Төп максаты - Петербург халыкара икътисад форумында катнашу.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре кысаларында "Haier" смарт-заводы нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты.
Санкт-Петербургта Халыкара икътисадый форум үз эшен башлап җибәрде, «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә 2 июньнән 5 июньгә кадәр эшлекле даирә вәкилләре төп икътисадый мәсьәләләр буенча фикер алышуга җыелачак.
Форум, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, эшлекле, мәдәни һәм спорт программаларын да кертеп, компанияләр, илләр һәм төбәкләр экспозицияләрен үз эченә алган көндезге форматта уза.
Быелгы Форумның темасы: «Янә бергә. Яңа чынбарлык икътисады». 2021 елгы Форум программасы дүрт өлештән тора: «Үсеш өчен көчләрне берләштереп», «Илкүләм үсеш максатлары: бурычлардан нәтиҗәләргә», «Горизонтларны киңәйтә торган технологияләр», «Яңа чынбарлык кешесе. Глобаль чакыруларга җавап биреп».
Бүген, 3 июньдә Форумның тантаналы ачылышы булачак. Бу көнне панель сессияләр һәм дискуссияләр барышында чикләнмәгән ресурслар икътисады, система барлыкка китерүче тармакларның инвестиция җәлеп итүчәнлеге, кече бизнесның роле турында фикер алышу планлаштырыла.
4 июньдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында пленар утырыш узачак. Дәүләт башлыгының чыгышы илнең социаль-икътисадый үсешенә һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлегенә багышланачак. Пленар утырышта чыгыш ясаганнан соң дәүләт башлыгы модераторацияләнә торган дискуссиядә катнашачак. Чара кырларында Путин шулай ук дөньяның мәгълүмат агентлыклары журналистлары, бизнесменнар һәм инвесторлар белән сөйләшәчәк.
2021 елгы Форумның эш программасы 5 июньдә Халыкара яшьләр икътисадый форумы чаралары белән ябылачак.