Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.
«Россия Федерациясендә Татарстан Республикасы безнең йөрәккә бик кадерле. Безнең мәдәни һәм тарихи элемтәләребез нигезендә икътисадый багланышларны ныгытырга кирәк. Без илләребез икътисадына инвестицияләр күләмен ике яктан да арттыра алабыз», - дип белдерде министр.
«Кызганычка каршы, дөньядагы әлеге эпидемиология вәзгыяте безгә ешрак күрешергә мөмкинлек бирми. Дөнья җәмәгатьчелеге уртак көч белән бу проблеманы якын арада хәл итә алыр, дип ышанабыз», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы – Татарстанның әйдәүче чит ил партнерларының берсе, дип өстәде. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 360 млн. доллардан артып киткән.
«Без «Иннополис» МИЗ һәм сезнең IT-Үзән арасында хезмәттәшлекнең зур потенциалын күрәбез. Моннан тыш, Сез белгәнчә, нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше өлкәсендә эшләүче алдынгы компанияләребез Төркия территориясендә уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксыналар», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.