Герман Лернер: Үзбәкстан Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында уңышлы хезмәттәшлек җайга салынган

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Очрашу барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад багланышларын җәелдерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекнең гамәлдәге форматлары, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар турында фикер алышты.

Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International