ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Югары Ослан муниципаль районында эш визиты белән булды, анда ул Velvette Marine предприятиесенең хезмәт коллективлары белән очрашты.

Альберт Кәримов шулай ук компания эшчәнлегенең юнәлешләре һәм катерлар җитештерүнең технологик процессы белән танышты. 

Velvette Marine компаниясе 2007 елда оешкан. Бүген ул Россиянең катер һәм яхта җитештерүче әйдәп баручы предприятиесе булып тора. Предприятие Яр буе Морквашы сәнәгать зонасында урнашкан һәм инде 11 илгә үз продукциясен сата.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Комиссия тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар, шулай ук маркалауны кертү кысаларында Татарстан Республикасында сөт продукциясе җитештерүчеләр эше турында фикер алышынды.

2021 елның 6 айлык йомгаклары буенча алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү буенча күрелә торган чаралар турында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсенең кулланучылар базарындагы җинаятьләрне булдырмау, контрафакт продукция әйләнешен булдырмау бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Садыйков сөйләде.

Быелның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ваклап-күмәртәләп сату объектларында, складларда һәм гараж кооперативларында 9781 тикшерү үткәрелгән. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 170,898 литр күләмендә фальсификацияле хәмер һәм спиртлы продукция легаль булмаган әйләнештән алынган.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков сөт продукциясе җитештерүчеләренең маркалауны кертүгә әзерлеге турында чыгыш ясады.

1 сентябрьдән сөт продукциясен маркалауның яңа этабы башланып китте. Сөт җитештерүчеләр 40 көннән азрак саклана торган сөт продукциясен маркаларга тиеш.

«Честный знак» бәяләве буенча, Татарстан Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга кушылу буенча биш төбәк арасына кергән.

2021 елның 12 сентябрендә «Татарча диктант-2021» Бөтендөнья акциясе узды. Чара бөтен дөньяда онлайн режимында узды. Аңа Үзбәкстан Республикасының Ташкент, Яңыюл, Җиззәх, Сәмәрканд, Бохара, Нәвайи, Үргәнеч, Каршы, Фәргана һәм башка шәһәрләреннән дә татар иҗтимагый мәдәни үзәкләре активистлары кушылган.

Акциягә Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы Вәкиллеге мәйданчыгында старт бирелгән, анда Вәкиллек хезмәткәрләре, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге идарәсе әгъзалары һәм активистлар җыелган. Диктант язуга балалар да кушылган.

Быел Үзбәкстанда 100дән артык кеше диктант язган. Үзбәкстанда акцияне уздырган вакытта иң яшь катнашучыга – 5, иң өлкәненә 77 яшь булган.

Акциядә катнашкан һәркемгә катнашучы сертификатлары тапшырылган.


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Ел инженеры-2021» республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән республика предприятиеләре һәм оешмаларының иң яхшы инженерларының уңай тәҗрибәсен иҗтимагый тану, бүләкләү һәм тарату, шулай ук яшьләр арасында инженер хезмәтенә карата кызыксыну формалаштыру максатында үткәрелә. Конкурс инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесенә республиканың төрле предприятиеләреннән 250 артык гариза бирелгән булган.

Конкурс ике этапта уздырыла: читтән торып һәм турыдан-туры. Беренче этап кысаларында гариза бирү кампаниясен үткәрү һәм турыдан-туры этапта катнашу өчен гаризалар сайлап алу буенча эксперт конкурс комиссиясе эше планлаштырыла. Икенчесе ике көнлек күчмә семинар булачак, анда мастер-класслар, тренинглар, тестлар уздыру һәм эшләрне яклау каралган.

Конкурс лауреатларын бүләкләү тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты катнашында ел ахырында гамәлгә ашырылачак.

Конкурста инженер белгечлеге алучы югары уку йортлары студентлары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең гамәлдәге/эшләүче инженерлары (җитештерү процессларын, линияләрне үстерүгә өлеш кертүче инженер-конструкторлар, инженер-җитештерүчеләр һ.б.) катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен 2021 елның 20 сентябренә кадәр гариза бирергә кирәк. Гариза бирү тәртибе һәм кирәкле документлар исемлеге турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча белеп була.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Омск өлкәсе Губернаторы Александр Бурков төбәкара килешүне гамәлгә ашыру буенча 2021-2023 елларга чаралар планын имзаладылар. Тантаналы чара бүген Казан Кремлендә узды.

Александр Бурков Казанга «Россия – спорт державасы»Халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.

Рөстәм Миңнеханов Омск өлкәсе делегациясенә Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, соңгы елларда төбәкләр арасында уртак эшнең төп юнәлешләре формалашты. Ике яклы элемтәләрне үстерүгә Казан һәм Омск арасында турыдан-туры авиарейс булу да ярдәм итә.

Татарстан Республикасы Президенты сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрдәге уңай динамиканы билгеләп үтте. Омск өлкәсе Татарстаннан йөк автомобильләре, махсус техника һәм автобуслар, химия продукциясе, ягулык һәм мазут, пыяла, дарулар, азык-төлек продуктлары сатып ала. Татарстанга, гадәттәгечә, шиннар, бензин, мотор майлары, синтетик каучуклар китерелә. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан предприятиеләре Омск өлкәсе белән хезмәттәшлекне алга таба да үстерү яклы.

ТР Президенты шулай ук Губернаторга Омск өлкәсендә яшәүче татарларга ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Алар якынча 42 мең кеше.

Төбәкара элемтәләрне ныгытуга ярдәм иткән өчен Рөстәм Миңнеханов Александр Бурковка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Хакасия Республикасы Башлыгы Валентин Коновалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Хакасия делегациясе Казанга «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумында катнашу өчен килгән.

Очрашуда катнашучылар төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, Хакасия җитәкчелегенең тарихи-мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча тырышлыгын югары бәяләде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан да бу юнәлештә зур эш алып бара, һәм тәҗрибә уртаклашу программаларын үстерергә тәкъдим итте.

Төбәкләр арасында сәүдә мөнәсәбәтләре 2016 елда имзаланган Хезмәттәшлек турында килешү нигезендә үсә. Бүген Татарстан КАМАЗлар өчен запас частьләр, дизель ягулыгы һәм бензин, шиннар, азотлы ашламалар, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, төрле азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә. Үз чиратында Хакасиядән республикага бентонит порошогы, күмер, ит ярымфабрикатлары һ.б. лар килә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Коновалов уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, цифрлаштыру, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында да сөйләштеләр.

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты Валентин Коноваловка ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медален тапшырды.

Базар үсешенең гаять зур тизлеге илкүләм проектның актуальлеген арттыруга ярдәм итә. Җитештерү технологияләрен яхшырту, яңа сәүдә мәйданчыклары барлыкка килү, ресурсларга бәяләрнең үзгәреп торуы һ.б. конкурентлы өстенлекнең югалу куркынычын арттыра. Әлеге куркынычны киметү өчен предприятиегә үсәргә һәм агымдагы вакыт шартларына җайлашырга кирәк.

Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Россиядә иң актуаль үсеш юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасында бу юнәлешне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2017 елда «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ базасында оештырылган Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге уңышлы гына гамәлгә ашыра.

Проект башланган чорда нәкъ менә сәнәгать предприятиеләре арасында зур популярлык казанды, һәм хәзерге вакытта төбәктән катнашучыларның гомуми исәбендә алар саны 50% артык, ләкин, вакытлар узу белән, башка тармаклардан да компанияләр күбрәк килә башлаган. Соңгы вакытта, мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагыннан катнашучылар күп булган. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына Татарстанның төрле тармакларындагы 128 предприятиесе кергән, ә 2024 ел ахырына 249 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла. Иң уңышлы проектлар елына 100 млн. сумга кадәр шактый күләмдә икътисадый нәтиҗә сизә. 

Илкүләм проектка адреслы ярдәм күрсәтү һәм системалы ярдәм итү бөтен эшчәнлекне оптимальләштерүгә һәм актуальләштерүгә юнәлдерелгән. Сакчыл җитештерү инструментларының бер өлеше җитештерү процессларын оптимальләштерә. Мондый инструментлар, мәсәлән, максатлар декорациясе стратегик максатларны күрү һәм аларга ирешү мөмкинлеген бирә һәм хезмәткәрләрне мотивлаштырырга ярдәм итә. Системалы чаралар барлык бизнес-процессларны алга таба оптимальләштерү һәм эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үзләштерү өчен кадр ресурсларын булдырырга мөмкинлек бирә.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасы вице-премьеры – туризм һәм спорт министры Азиз Абдухакимов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казанда зур спорт чаралары уза: БДБ илләренең Беренче уеннары һәм «Россия – спорт державасы» халыкара форумы.

Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан җитәкчелегенә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Безнең элемтәләр һәм уртак проектлар Россия белән Үзбәкстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Ике ил президентлары, төбәкара элемтәләрне үстерү өчен барлык шартлар тудырып, хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим дип саный", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Узган ел Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше $ 156 млн. тәшкил итте, агымдагы елның беренче яртыеллыгында үзара сәүдә күләме инде 85 млн.га җитте, Татарстан Республикасы Президенты фикеренчә, күрсәткечләрне арттыру өчен делегацияләр алмашуны дәвам итү, бер-беребезнең мөмкинлекләрен өйрәнү, үзара тәэмин итү күләмен арттыру мөһим.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгы эше хезмәттәшлекнең актив үсешенә ярдәм итә. Моннан тыш, Татарстанның алдынгы компанияләре линиясе буенча эш алып барыла.

Мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла. Бүген республика югары уку йортларында 3,7 меңнән артык үзбәк студенты белем ала. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, илнең алдынгы югары уку йортларының берсе – Казан федераль университеты – Үзбәкстанда үз филиалын ачарга планлаштыра.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – спорт инфраструктурасын үстерү өлкәсендә Россия лидерларыннан берсе. Бүген республикада 11,2 меңнән артык спорт объекты исәпләнә.

"Безнең эре турнирларны оештыру буенча зур тәҗрибәбез бар. Якындагы елларда без берничә эре халыкара спорт ярышларын кабул итәргә планлаштырабыз. Үзбәкстаннан килгән катнашучыларны һәм кунакларны күрергә шат булачакбыз", - дип өстәде ТР Президенты.

Азиз Абдухакимов үз чиратында Казанда БДБ илләренең Беренче уеннарын оештыруның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Бүген Үзбәкстан җыелма командасы 17 алтын медаль белән гомуми медаль зачетында икенче урынны алып тора. "Җылы кабул итүегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә, - диде Үзбәкстан вице-премьеры. – Сезне уеннарны да, "Россия-спорт державасы" форумын да уңышлы уздыруыгыз белән котлыйбыз. Шундый зур чараларга әзерлек барышында нинди эш башкарылуын күз алдына китерә алам".

Очрашуда физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары, туризм өлкәсендә элемтәләрне ныгыту, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Информационные топливные системы» ҖЧҖ белән берлектә, «ГБО.РФ газ-мотор ягулыгы базарының бердәм платформасы» сервисы эшләнә.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында транспорт чараларын яңадан җиһазландыру пунктлары вәкилләре катнашында сервисның эш версиясе күрсәтелде.

Әлеге сервис «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла. Проектның максаты – газ-мотор ягулыгы базарында катнашучылар өчен ачык функциональ платформа төзү һәм кулланучыларны, бизнес һәм дәүләтне берләштерү, гамәлдәге законнар нигезендә куркынычсызлык нормаларына һәм таләпләренә җавап бирми торган транспорт чараларын эксплуатациядән чыгару; контрафакт газ баллоны җиһазларын әйләнештән алу.

Газ-мотор ягулыгы базарында катнашучылар «РФ ГБО бердәм платформасы»ннан файдаланып, түбәндәге мөмкинлекләргә ия була:

- Транспорт чарасы хуҗасы – Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша документлар бирү һәм алу өчен «бердәм тәрәзә».

- Газ баллоны җиһазларын урнаштыру үзәкләре – яңадан җиһазландыру күләмен арттыру һәм ахыргы кулланучыга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.

- Газ баллоны җиһазларын җитештерүчеләр – чынлыгын тикшерү хисабына контрафакт продукция санын киметеп, җитештерү күләмен арттыру.

- ЮХИДИ бүлеге – процессны автоматлаштыру, ә кулланучы – транспорт чаралары конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен гаризаларны эшкәртү вакытын киметү мөмкинлеге.

- Серияле техника буенча автоҗитештерүчеләр – документлар бирү һәм автоҗитештерүчегә субсидияләрне кайтаруны контрольдә тоту.

- Ягулык-энергетика компанияләре (АГНКС) – сайланган газ-мотор ягулыгын сату күләмен арттыру мөмкинлеге.

Россиядә чәршәмбе көнне, 1 сентябрьдән башлап, 40 тәүлектән артык саклау срогы булган сөт продукциясен мәҗбүри маркалау эшчәнлеге башланып китте, җитештерүчеләр продукциягә идентификация чараларын кертергә һәм әлеге мәгълүматларны маркалауның мәгълүмат системасына тапшырырга тиеш, хөкүмәтнең тиешле карары 2020 елның декабрендә кабул ителгән иде.

Бу – сөт продукциясен маркалау буенча икенче этап: 1 июньнән Россиядә идентификация чаралары туңдырма һәм сырларга да кертелә. Үз чиратында, 1 декабрьдән маркалау яраклылык вакыты 40 көн һәм аннан кимрәк булган продукция өчен дә мәҗбүри булачак.

Моннан тыш, 2021 елның 1 декабреннән – товарларны касса аша әйләнештән чыгару, ә 2022 елның 1 сентябреннән күләме, сорты ягыннан исәпкә алу мәҗбүри булачак. Продукцияне турыдан-туры яисә ваклап сатачак фермерлар өчен маркалау 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри булачак. Сөт продукциясен нөсхәләп исәпкә алу 2023 елның 1 декабреннән кертелә.

Аның сүзләренә караганда, сыр һәм туңдырма категорияләрендә маркалауның беренче этабы башланганнан бирле, система яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм югары басым белән дә эшли ала.

Моннан тыш, 2021 елның 1 сентябреннән «Честный знак» системасында төргәкле су җитештерүчеләрне мәҗбүри теркәү башлана. 2021 елның 1 декабреннән – минераль суны маркалау буенча, ә 2022 елның 1 мартыннан башка су төрләре өчен дә мәҗбүри таләпләр булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International