Родион Карпов: «Россия-төрек мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән элемтәләрне үстерүгә бер һәрвакыт зур әһәмият биреп килдек һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерүгә бик шатбыз»

2021 елның 18 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов бүген «Джаран Кимья» компаниясе генераль директоры Бирол Джаран белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Caran Group»  компанияләре төркеме делегациясенең Татарстан Республикасына булган визиты кысаларында узды.

Родион Карпов билгеләп узганча, республика предприятиеләре Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекне актив үстерә. Ике республиканың да тышкы сәүдә әйләнеше моңа раслама булып тора. Әйтик, 2020 елга ул АКШ доллары белән 361 млн.доллар тәшкил иткән, ә 2021 елның беренче ярты елында АКШ доллары белән 200 млн. доллардан артып киткән. 

«Россия-төрек мөнәсәбәтләре кысаларында Төркия белән элемтәләрне үстерүгә бер һәрвакыт зур әһәмият биреп килдек һәм үзара файдалы багланышларны җәелдерүгә бик шатбыз», – диде ул үзенең чыгышында.

 «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» АҖ кебек Татарстан предприятиеләре Төркиядәге коллегалар белән тыгыз эшчәнлек алып бара.

Очрашу азагында яклар сәүдә-икътисад эшчәнлеген арттыру юнәлешендә алга таба хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International