ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президентының вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Allied Mineral Products Америка компаниясе вәкилләре белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү перспективалары хакында фикер алышынды.
Мәгълүмат өчен:
Allied Mineral Products компаниясе - кою җитештерүе өчен утка чыдам монолит материаллар җитештерү, корыч һәм алюминий җитештерү буенча бөтен дөньяга мәгълүм. Продукция кою җитештерүендә, алюминий һәм корыч җитештерүдә һәм сәнәгать базарында киң кулланыла. Утка чыдам материаллар җитештерү заводлары АКШта, КАРда, Кытайда һәм башка илләрдә урнашкан.
2015 елның 25 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Даниянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Томас Винклер белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында сүз Татарстан белән Дания арасында хезмәттәшлек итүне ныгыту һәм киңәйтү мәсьәләләре хакында барды.
Дания делегациясе әгъзаларына мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов, без уртак проектларны алга этәрергә тиеш, дип әйтте. Ул ассызыклаганча, Татарстанга Даниянең энергия һәм ресурслар саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе бигрәк тә кызыклы, бу юнәлештә “Данфосс” компаниясе белән хезмәттәшлек үстерелә.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның GAMA («ГАМА») Төркия компаниясенең җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеге Россия -Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә.

2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының дәүләт граждан хезмәтендәгеләрнең хезмәт урынында тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең уртак утырышы узды. Утырыш кысаларында Министрлыкның ришвәтчелеккә каршы көрәш өлкәсендәге эшчәнлек мәсьәләләре хакында фикер алышынды.
2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының җитәкчеләр вәкилләренә һәм хезмәткәрләргә истәлек медальләре һәм Мактау грамоталары тапшырды.

2015 елның 23 мартында  Чаллы шәһәрендәге модернизацияләнгән Ford Sollers заводында  5-меңенче  субкомпактлы Ford EcoSport  кроссоверы эшләп чыгарылды. Әлеге юбилей машинасы – Titanium сериясенең алгы приводлы 1,6 литр  бензин двигательле 122 ат көче күәтле һәм PowerShift 6 баскычлы автомат трансмиссияле ак төстәге машина. Автомобиль курс ныклыгы электрон системасы, SYNC рус телендәге тавыш белән идарә итү мультимедиа системасы һәм кышкы пакет белән җиһазландырылган. 
Мәгълүмат өчен.

Ford EcoSport субкомпактлы кроссовер  предприятиедә тулы цикллы технология буенча җитештерелә. 


18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген «Мода һәм стиль. Казан-Яз» күргәзмәсенең 27 ачылышы узды. Әлеге күргәзмә Иделбуе регионының текстиль һәм җиңел сәнәгатенең мөһим чараларның берсе. Күргәзмә эшендә Татарстаннан, Россия регионарыннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Беларусь Республикасыннан 130дан артык компания һәм эшмәкәрләр үз продукциясен тәкъдим иттеләр: олылар һәм балалар өчен кием-салым, баш киемнәре, мехтан һүм күннән эшләнгән әйберләр, өй текстиле, текстиль һәм күн галантереясы, ювелир эшләнмәләр, косметика һәм парфюмерия, сәламәтлек өчен товарлар һәм башкалар. Күргәзмә 18-22 март көннәрендә Казан Ярминкәсе территориясендә узачак.

17
март, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр хакында мәгълүмат бирү мәсьәләләре буенча инструктив киңәшмә узды.
Киңәшмәдә дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын биләүче һәм Татар¬стан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүне дәгъвалаучы гражданнар тарафыннан керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында, шулай ук үз хатынының (иренең) һәм балигъ булма¬ган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирергә бурычлы вазыйфалары исемлегенә кергән дәүләт граждан хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендәге «Татспиртпром» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышында катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Көн үзәгендәге төп мәсьәләләр - 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром” ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре һәм 2015-2016 елларга Директорлар советының эш планын раслау.
Директорлар советы финанс директоры Ә.С.Каюмованың 2015 елның гыйнварында “Татспиртпром”ААҖ финанс-хуҗалык эшчәнлегенең якынча нәтиҗәләре турындагы нотыгын тыңлады.
Бүген Татарстан Републикасы Премьер-министры урынбасары -Татарстан Републикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Републикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Лениногорск муниципаль районына эш сәфәрендә катнаша.
Төп максат – Лениногорск шәһәре төзелүгә 60 ел тулуга һәм «Татнефть» ААҖ «Лениногорскнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә 70 ел тулуга әзерлек һәм аны уздыру буенча киңәшмә үткәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International