2015 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның GAMA («ГАМА») Төркия компаниясенең җитәкчелеге белән булган очрашуда катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеге Россия -Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында актив үсә.
Татарстан белән Төркиянең элемтәләре төрле юнәлешләрдә булдырыла. Якын арада Төркия Республикасы икътисад министры Нихәт Зәйбәкчинең, Стамбул мэры Кадыйр Төпбашаның һәм башкаларның Казанга визитлары көтелә.
Төркия Татарстанда чит илләр катнашындагы уртак предприятиеләр саны буенча беренче урынны били. «ЕлАЗ» ААҖ мәйданчыгында «Чукурова» Төркия компаниясе белән берлектә трактор техникасын җитештерү проекты һәм башка проектлар уңышлы башкарыла. Татарстан Президенты «ГАМА» компаниясенең «ТАИФ» ААҖ белән берлектә гамәлгә ашырылган Казан ТЭЦ-3не модернизацияләү уңай билгеләде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Төркия вәкилләре кергән эшче төркем булдырырга тәкъдим итте. Әлеге эшче төркемгә Татарстан Республикасыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов булачак.