"Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты кысаларында көндәшлеккә сәләтлелекне арттыруның кооператив программаларын (КППК) – оешманың көндәшлеккә сәләтле булу дәрәҗәсен, җитештерү күләмнәрен һәм үз продукциясен сатуны арттыруга юнәлдерелгән эшчәнлек программаларын тормышка ашыручы предприятиеләр хуплау табачак.
"Интерфакс" халыкара мәгълүмат төркеме ел саен Россия төбәкләре бизнесының фундаменталь нәтиҗәлелеге рейтингын төзи.
Рейтинг компанияләрнең һәм бизнесның тулаем муниципаль берәмлекләр һәм Россия субъектлары буенча социаль-экологик җаваплылыгын бәяләүнең иң массакүләм коралы булып тора.
Реаль продукция җитештерү һәм хезмәтләр күрсәтүнең фундаменталь факторлары буенча ил төбәкләрен чагыштыруның чираттагы циклын әлеге сылтама буенча карарга була: https://interfax-era.ru/reitingi/2019/reiting-regionov-rossii.
Исәп-хисап уздырганда "Интерфакс" узган елда төбәк предприятиеләренең экологик-энергетика нәтиҗәлелеге рейтинглары һәм шәһәрләр һәм муниципаль районнар инфраструктурасы үсеше бәяләмәләрен куллана. Һәр төбәк предприятиеләренең экологик чисталыгының һәм энергия сыйдырышлыгының чагыштырма әһәмияте үз тармакларындагы иң яхшы технологияләр дәрәҗәсе белән чагыштырыла.
Рейтингларның чираттагы циклын үткәрү өчен мәгълүматлар җыю максатыннан төбәк предприятиеләренә 1 июльгә кадәр анкеталар җибәрергә кирәк, түбәндәге адреска: ERA@interfax.ru.
Анкеталарны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: http://interfax-era.ru/metodologiya/instrukciya.
Барлык сорауларны Интерфакс-ЭРА директоры Александр Мартыновка юлларга була:
телефон номеры: +7 916 171 99 91
электрон почта: ERA@interfax.ru
Бүген Альберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты делегациясе составында Харбин шәһәренә (Хэйлунцзян провинциясе, Кытай Халык Республикасы) килде. Татарстан делегациясе визиты 15-19 июньдә Харбин шәһәренең Халыкара күргәзмә һәм конференц-үзәгендә уза торган VI Россия-Кытай ЭКСПО-2019 халыкара күргәзмәсенә багышлана.
Визитның бай программасы төрле рәсми һәм эшлекле чараларны үз эченә ала: ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның Хэйлунцзян провинциясе губернаторы Ван Вэньтао белән очрашуы, Татарстан делегациясенең "Татарстан-Хэйлунцзян" эш форумында катнашуы һәм VI Россия-Кытай ЭКСПО 2019 экспозициясен каравы.
Көннең икенче яртысы Кытай компанияләре вәкилләре белән эшлекле очрашуларга багышланган иде. Делегация Харбинның "Corner" фәнни-техник компаниясендә һәм "Wondersun diary" сөт җитештерү компаниясендә булды.
Эш программасы кысаларында ТР Президенты Хэйлунцзян провинциясенең Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Чжан Цинвэй белән очрашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Хэйлунцзян провинциясенең Халык Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүгә Чаралар планын имзалау агымдагы визитның мөһим этабына әйләнде.
Харбин шәһәренә визит VI Россия-Кытай ЭКСПО 2019 кысаларында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карау белән тәмамланды.
Бу ялларда Казанда беренче тапкыр Rukami идеяләр һәм технологияләр фестивале узды. Казан ярминкәсе мәйданчыгында төрле яшьтәге мейкерлар – техник иҗат энтузиастлары һәм мейкерлар бергәлегенә кушылырга теләүче башка кешеләр җыелган иде.
Фестиваль программасы белем бирү, конкурс һәм күргәзмә чараларының җыелма өлешен үз эченә алды: мәгариф модуле, мастер-класслар, конкурс программасы, шулай ук лекторий һәм күргәзмә зоналары эшләде.
Эш программасы кысаларында бер үк вакытта ике трек узды:
- "Балалар өчен балалар" (уенлы квестлар, интерактив мәйданчыклар, мастер-класслар һәм 14-21 яшьтәгеләр категориясе өчен конкурслар)
- "Балалар һәм педагоглар өчен педагоглар" (гамәлдәге мейкерлардан мастер-класслар һәм воркшоплар).
Фестивальдә шулай ук Rukami техник иҗат проектлары конкурсы узды, анда мейкер проектлары, шулай ук балалар һәм яшьләр техник иҗатының иң яхшы тәҗрибәләре тәкъдим ителде.
Чабаксарда 13 берәмлек – LOTOS 105 шәһәр автобусларын тапшыру тантанасы узды. Чуаш Республикасы башкаласында Россия көнен бәйрәм итү кысаларында яңа пассажир техникаларын кабул итү һәм файдалануга тапшыру чарасы булды.
Автобус "РМЗ РариТЭК" ҖЧҖ компаниясе тарафыннан Foton машинасы базасында җитештерелгән һәм тулысынча Татарстанда – Чаллы шәһәрендә җыела.
LOTOS 105 автобуслары куркынычсыз, уңайлы һәм экологик яктан югары таләпләргә җавап бирә. Ягулык сыйфатында метан табигый газы кулланыла, шуңа бәйле рәвештә зарарлы матдәләр юк диярлек һәм ягулык-майлау материалларына чыгымнар сизелерлек кими.
Автобуслар тәбәнәк идәнле һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны ташу өчен җайлаштырылган. Артка китә торган аппареле бар һәм өстенлекле утырту өчен махсус урыннар каралган. Тоткычларында таләп буенча туктату төймәләре бар. Әгәр автобуста мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар яки коляскалы хатын-кызлар булмаса, утыргычларны яткырырга була. Автобусларда өстәмә җиһазлар сыйфатында электрон маршрут күрсәткечләре, видеокүзәтү системасы һәм "климат-контроль" урнаштырылган, шулай ук һәр утыргычның мобиль җайланмалар зарядкасы өчен USB-уемтыклары бар.
"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча
Россия Федерациясе Сәнәгатьне үстерү фонды һәм "ПТФК "Технотрон" АҖ К5 семьялыгына караган "КАМАЗ" кабинасы өчен интерьер һәм экстерьер детальләре җитештерүне үстерү өчен кредит шартнамәсенә кул куйдылар. Предприятие "комплект эшләнмәләр" финанс ярдәме программасы буенча 56,9 млн. сумлык займ алачак, проектның бәясе 88,6 млн.сум тәшкил итә.
Ташламалы кредитны җәлеп итеп, компания тире һәм пенополиуретан кою өчен билгеләнгән җиһазларны сатып алырга планлаштыра. Шулай итеп, предприятие КАМАЗ К5 сериясенең яңа типтагы кабиналары өчен пластик автокомпонентлар эшләп чыгаруны үзләштерергә әзер: прибор панельләре, тышлагыч панельләр һәм алгы бампер. Компания мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә Россия базарында мондый комплект эшләнмәләре күбесенчә чит ил җитештерүчеләре тарафыннан тәкъдим ителгән. Проектны гамәлгә ашырганнан соң импорт өлеше кимиячәк, ә Россия җитештерүчеләренең өлеше 2021 елга 81% кадәр артачак.
Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 22100 "Анадыр" проектының 1 нче ранглы икенче серияле чик саклагыч корабын суга төшерү тантанасы узды.
Тантаналы чарада Россия Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең Чик буе хезмәте вәкилләре, Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады: "Анадыр" Ерак Көнчыгышта безнең ил чикләрен ышанычлы саклар һәм намуслы хезмәт итәр, дип ышанам".
"ЦМКБ "Алмаз" АҖ (Санкт-Петербург) эшләп чыгарган "Океан" проектының чик буен саклау кораблары – яңа Россия тарихында диңгез чиген саклау таләпләре буенча тулысынча проектланган беренче корабльләр, ул – күп функцияле, югары хәрби потенциалга ия һәм тулы масштаблы коткару операцияләрендә катнашырга сәләтле. Уртак техник характеристикалары буенча аналоглары юк.
"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Казанга "Газ.Технологик процесслар" юнәлеше буенча Atlas Copco компаниясе президенты Роберт Радимецки һәм компания вәкиле, Falk Beratung GmbH компаниясе генераль директоры – доктор Томас Фальк эш визиты белән килде.
Визит өчен Atlas Copco компаниясенең Татарстан Республикасының нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының эре сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә теләве сәбәпче булган.
Визитның эш программасы кысаларында Роберт Радимецки һәм доктор Томас Фальк ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булдылар, биредә алар белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов очрашты.
Фикер алышу темасы Татарстан Республикасында хезмәттәшлекне оештыру һәм җитештерүне локальләштерү мәсьәләләренә багышланды.
Көннең икенче яртысында кунаклар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында булдылар, анда аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Яклар Atlas Copco компаниясе белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре буенча тәкъдимнәре турында фикер алышты.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, яшьләр эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе урынбасары катнашында узган брифингта "Наше время-Безнең заман" дигән җиденче фестиваль турында сүз барды.
2013 елда республикадагы эшче яшьләренең иҗади потенциалын үстерү максатында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ел саен үткәрелә торган “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивале старт алды. Быел "Эшче һөнәрләр елына" багышланган фестиваль 2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Президенты белән фестивальдә актив катнашучылар арасында узган очрашудан соң башланып китте.
Фестивальдә катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, төрле тармак һәм милек формасындагы предприятиеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүче, конкурс программаларында шөгыльләнү профессиональ һөнәре булып тормаган яшьләр чакырыла.
Елдан-ел конкурс яхшыра бара, үзгәрешләр кичерә, ниндидер яңалык кертелә. Шулай итеп, быел катнашучыларның яшенә кагылышлы 35 яшьтән 41 яшькә кадәрге категория искәрмәсе кертелде.
Фестиваль тарихы турында сөйләгәндә, 2013 елда беренче мәртәбә 32 команда – нигездә сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты. Алар арасында иң активлары - "Әлмәт торба заводы" АҖ, "КВЗ" ГАҖ, "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ, А.Н.Туполев исемендәге КАЗ – "Туполев" ГАҖ филиалы, "Татэнергосбыт" АҖ һәм башкалар, 2018 елда катнашу өчен республиканың 170 предприятиесе һәм оешмасы гариза биргән. Әлеге хәрәкәткә муниципаль берәмлекләр командалары, сәламәтлек саклау учреждениеләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре дә кушылган.
"Бу конкурста журналистлар да, район редакцияләре хезмәткәрләре дә катнаша ала, чөнки анда хезмәт куючылар да – эшче яшьләр вәкилләре... Шунысын да онытмаска кирәк, бездә фестивальдә катнашып, республиканың концерт мәйданчыкларында чыгыш ясаучыларга гонорар бирелә. Мәсәлән, быел тугыз концерт планлаштырыла", – диде фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов.
Фестиваль яшьләр арасында команда рухын формалаштыруга, республика оешмалары арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга, эшче яшьләрнең профессиональ берләшүенә ярдәм итә. Филиал челтәрләре булган предприятиеләр аерым структур бүлекчәдән дә команда тәкъдим итә ала.
Катнашу өчен гаризаны "Наше время-Безнең заман" фестивале сайтында тутырырга мөмкин: http://bzzm.ru
2019 елның 11 июнендә "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖдә 21631 проекты белән эшләнгән сигезенче кече ракета корабын (әзерләүчесе – "Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы" АҖ) суга төшерү тантанасы узды, аңа Россиянең Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе боерыгы белән "Ингушетия" исеме бирелгән.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Ингушетия башлыгы Юныс-Бәк Евкуров, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез флоты җитәкчелеге, Яшел Үзән муниципаль районы администрациясе, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре катнашты.
2010 елдан башлап Россия Хәрби диңгез флоты өчен заводта төзелә торган 21631 проектының кече ракета кораблары артиллерия, ракета, диверсиягә каршы, зенит һәм радиотехник коралларның иң заманча үрнәкләре белән җиһазландырылган "елга-диңгез" класслы күпмаксатлы кораблар булып тора. Әлеге проект корабларының билгеләнеше – дәүләтнең икътисадый зонасын саклау һәм яклау.
Хәзерге вакытта әлеге проектның җиде корабы – баш "Зөя каласы" һәм серияле "Углич", "Бөек Устюг", "Яшел Үзән" һәм "Серпухов", "Вышний Волочек" һәм "Орехово-Зуево" суднолары Россия Хәрби диңгез флоты составында хезмәт итә инде. "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ стапельләрендә тагын ике берәмлек проект – "Грайворон" һәм "Грайворон" төзелә.
21631 проекты корабының хәрби куәте 2015 елда ДАИШ (РФдә тыелган "ИГИЛ" төркеменең гарәпчә атамасы – ред. иск.) объектлары буенча зур бәрелеш ясаганда ачык күренде. Шулай ук "Яшел Үзән" кече ракета корабы 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ Хәрби диңгез флотында иң яхшы ракета корабы дип танылды һәм ракета ату буенча Хәрби диңгез флоты баш җитәкчесе призын алды, шулай ук Кара диңгез флотында иң яхшы корабка әйләнде.