Форд Соллерс Алабуга Россиядә Ford Transit линиясендәге производствоны үстерү өчен махсус инвестицион контрактка кул куйды

2019 елның 7 июне, җомга

Базасында Россиядә яңартылган Ford Sollers уртак предприятиесе төзелә торган Форд Соллерс Алабуга ҖЧҖ Россиядә Ford Transit линиясендәге производствоны үстерү өчен Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән махсус инвестицион контрактка (СПИК) кул куйды.

СПИК имзалау тантанасы 2019 елның 7 июнендә Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.  Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов катнашты.

Ульян автомобиль заводы белән консорциумда имзаланган СПИК Россиядә Ford Transit линейкасын җитештерүне алга таба арттыруга һәм локальләштерүгә зур инвестицияләр кертүне күздә тота һәм компаниягә 2028 елга кадәр озак сроклы чорга проектка дәүләт ярдәменең барлык төп чараларын саклап калырга ярдәм итәчәк.

"СПИК имзалау – Россиядә яңартылган уртак предприятиебезне эшләтеп җибәрүгә әзерләнүдә мөһим адым. Без Россия Хөкүмәтеннән дәвам итүче ярдәм белән беррәттән, Ford Transit бизнесын үстерү бурычларыбыз Россиядәге җиңел коммерцияле автомобильләр базарында лидерлыкның уңышлы стратегиясен төзергә мөмкинлек бирер дип өметләнәбез", – диде Ford Европа идарәсе рәисе Стивен Армстронг.

"СОЛЛЕРС" ГАҖ генераль директоры Вадим Швецов сүзләренә караганда: "Ford Transit – Россиядә җиңел коммерцияле автомобильләр базары флагманнарының берсе. Имзаланган Махсус инвестконтракт әлеге продуктның базар өлешен арттыру буенча өстәмә мөмкинлекләр ача һәм яңартылган Ford Sollers уртак предприятиесенең уңышлы һәм табышлы бизнесы өчен нигез ясый".

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның мартында Ford Sollers, Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиесе акционерлары киләчәктә эшчәнлеге җиңел коммерция транспорты сегментында тупланган уртак предприятиене реструктуризацияләү турында игълан итте. Бизнесның яңа структурасы компаниягә Ford Transit позициясен ныгытырга һәм сатуны арттырырга мөмкинлек бирәчәк, аны җитештерү "Алабуга" МИЗ заводында (Алабуга шәһәре, Татарстан) дәвам итәчәк. Ford Sollers яңа структурасында Ford Motor Company һәм "СОЛЛЕРС" ГАҖ акционерлары партнерлар булып кала, шул ук вакытта "СОЛЛЕРС" ГАҖ уртак предприятиенең устав капиталында 51% өлешкә ия булачак.                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International