Альберт Кәримов һәм Амр Нассар (Мисыр) 2019 елгы Петербург халыкара икътисадый форумында очрашты

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Альберт Кәримов Мисыр Гарәп Республикасының сәүдә һәм сәнәгать министры Амр Нассар белән очрашты.

Очрашу Санкт-Петербургта 6-8 июньдә уза торган 2019 елгы Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.

Альберт Кәримов бүгенге очрашуның мөһимлеген ассызыклады: "...Татарстан Республикасы Хөкүмәте Россия-Мисыр мөнәсәбәтләре кысаларында Мисыр белән элемтәләрне үстерүгә һәрвакыт зур игътибар бирде. Һәм без үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шат".

Очрашу барышында Татарстан бизнес-миссиясенең июль ахырына планлаштырылган Мисыр Гарәп Республикасына булачак визиты мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бизнес-миссиядә Татарстанның алдынгы сәнәгать предприятиеләре катнашыр, дип көтелә.

Татарстан белән Мисыр арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә үсә: машина төзелеше, нефть-газ химиясе комплексы, авыл хуҗалыгы, IT-өлкә һәм башкалар. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның Мисыр Гарәп Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 20 млн тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International