"Вертолеты России" холдингы (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы җитештергән медицина модульләренә ия ике Ансат вертолетын Дәүләт транспорт лизинг компаниясенә тапшырды. Машиналар РФ төбәкләрендә санитар авиацияне үстерү өчен каралган.
Ансат вертолетлары "СКОЛ" авиакомпаниясе" ҖЧҖ мәнфәгатьләрендә алга таба файдалануга тапшырылган. Машиналар "Россия Федерациясенең авыр үтеп керә торган районнарында яшәүче гражданнарга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүне үз вакытында тәэмин итү" өстенлекле проектын тормышка ашыру кысаларында китерелә.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның августында Росавиация Ансат җиңел вертолетының фюзеляж ресурсын сигез тапкыр арттыруны сертификацияләгән: 2 меңнән 16 меңгә сәгатькә кадәр. МАКС-2019 халыкара авиасалоны барышында "Вертолеты России" холдингы генераль директоры Андрей Богинскийга сертификация документлары тапшырылган.
Күп максатларга ярашлы җиңел Ансат вертолеты Казан вертолет заводының тәҗрибә-конструкторлык бюросында проектланган. Машина ике двигатель белән җиһазландырылган һәм пассажирлар һәм VIP-пассажирлар йөртү, йөк ташу, әйләнә-тирә мохитне мониторинглау һәм санитар борт сыйфатында кулланыла ала.
Медицина модуленә ия булган Ансатта үз классына караган көндәшле аналоглары белән чагыштырмача берничә җитди өстенлек бар. Барыннан да элек, бу хезмәт күрсәтү, укыту һәм ремонт өчен бәянең аз булуы. Моннан тыш, вертолет минус 45 градустан башлап плюс 50 градуска кадәр температурада эксплуатацияләнә ала. Ансатны биек тауларда сынау эшләре тәмамланган, аның 3500 метрга кадәрге биек урыннарда тау җирлегендә эшли алу мөмкинлеге расланган.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча, фото skol.ru сайтыннан