Бүген, 7 нче ноябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Ростехнадзор, ГХМ һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә, дәүләт оборона заказы өчен продукция чыгаруны яңарту эшләренең барышы белән танышу максатыннан, Казан синтетик каучук заводында булды.
Сәфәр барышындагы андагы төп цехлар каралды. Альберт Кәримов ремонт эшләре белән танышты. 2019 елның 5 ноябрендә "Нижнекамскнефтехим" ГАҖ тарафыннан бутадиен китертелгән, киләсе атна ахырына винилиденхлорид китертелер дип көтелә. Предприятие чимал белән тулысынча тәэмин ителәчәк.
Хәзерге вакытта производствоны эшләтеп җибәрү өчен әзерлек эшләре тәмамланып килә. Предприятиегә пар штат режимында бирелә.
Дәүләт оборона заказы өчен продукцияне беренче тапкыр төяп җибәрүнең якынча вакыты агымдагы елның ноябрь ахырына планлаштырылган.
Яшьләрнең россиякүләм "Электр энергетикасында диспетчерлаштыру һәм идарә итү" дигән ачык XIV фәнни-гамәли конференциясендә ил икътисадының мөһим тармагына цифрлы технологияләрне кертү турында фикер алышалар.
Конференциянең максаты – талантлы һәм креатив студентларны, магистрантларны, аспирантларны һәм яшь галимнәрне заманча энергетиканың гамәли бурычларын хәл итүгә җәлеп итү. Оештыру комитетына кергән 157 гаризаның 97се секцияләрдә чыгыш ясау өчен сайлап алынган.
Катнашучыларның докладлары энергосистемаларның һәм энергетика җайланмаларының ышанычлылыгына багышланган.
Форум эшендә Системалы оператор һәм Бердәм энергетика системасының федераль челтәр компаниясе, Татарстанның Челтәр компаниясе, Академия институтлары вәкилләре, шулай ук Россиянең төрле шәһәрләреннән – Мәскәү, Самара, Төмән, Чебоксар, Новосибирск, Пятигорск, Магнитогорск, Уфа, Брянск, Ульян, Севастополь һәм башка шәһәрләрдән галимнәр һәм студентлар катнашты.
КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча
POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең "Техмаш" концернына керә) "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проекты кысаларында 3,3 млн сум субсидия алган.
Завод Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән персоналны бюджет акчалары хисабыннан укытуга субсидия бирү турында килешү төзегән.
Мондый мөмкинлекне предприятие "Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү" илкүләм проектында катнашу нәтиҗәсендә алган.
"ПОЗиС" АҖ – үзенең укыту үзәге булган Россиядәге аз санлы предприятиеләрнең берсе, аның ресурсларын әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен кулланырга мөмкин. Мәсәлән, уку-укыту программаларын шәхси производствога яраклаштырырга.
Программа нигезендә, әгәр бу хәл хезмәткәрләрне эш белән тәэмин итүгә һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ярдәм итә икән, предприятиенең һәр хезмәткәре белем үзләштерү мөмкинлегенә ия.
Моннан тыш, проект шартлары буенча катнашучы предприятие өчен дәүләт ярдәме чаралары да каралган: "Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләрнең федераль үзәге"нең алдынгы экспертларын түләүсез нигездә җәлеп итү мөмкинлеге бар.
Бүгенге көндә Татарстанда әлеге проект кысаларында 2 меңнән артык кеше яңадан белем алуга керешкән, меңгә якын белгеч укуларын тәмамлаган инде.
"ПОЗиС" АҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
"Вертолеты России" холдингының Казан вертолет заводы белгечләре WorldSkills Hi-tech-2019 сәнәгатьнең югары технологияле тармакларының үтәли эшче һөнәрләре илкүләм чемпионатында Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасы составында көмеш призерлар булган. Ярышлар 28 нче октябрьдән 1нче ноябрьгә кадәр Екатеринбургта узды.
КВЗның 21 хезмәткәре өч компетенциядә үткәрелгән ярышларда катнашкан, аларның икесе буенча Казан вертолет төзүчеләре көмеш медальләр яулаган. "Композитлар технологиясе" компетенциясендә инженер-конструктор Екатерина Киселева, инженер-технолог Илназ Вәлиев, эксперт – Инна Семагина һәм Константин Пантюхин составындагы команда икенче урынга лаек булган.
"Тормыш циклы белән идарә итү" компетенциясендә 10 катнашучы һәм ике эксперт арасыннан предприятие командасы пьедесталның икенче баскычына баскан. Алар жюри хөкеменә көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм эшкәртү буенча стационар җайланма проектын тәкъдим иткән.
Ростех дәүләт корпорациясе җыелма командасына эләгер алдыннан Казан вертолет заводы белгечләре "Вертолеты России" холдингы предприятиеләре хезмәткәрләре арасында корпоратив һөнәри осталык чемпионаты һәм RostecSkills-2019 буенча сайлап алу чемпионатын узган.
Илкүләм чемпионат алдыннан дәүләт корпорациясе җыелма командасының төп составына кертелгән катнашучылар һәм экспертлар сентябрь аенда Мәскәү өлкәсендә узган Ростех академиясенең команда-укыту чарасы кысаларында әзерлек узган. Программада аңлы лидерлык, нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм стрессларга каршы тору буенча белем бирү блоклары, шулай ук WorldSkills хәрәкәте чемпионатларында эш стандартларына һәм уңышка ирешү технологияләренә өйрәтү каралган.
Ростех командасында катнашучыларның барысы бергә 39 медаль яулаган, аларның 15е – алтын, 11е – көмеш һәм 10сы – бронза, нигездә, WorldSkills Hi-Tech 2019 VI эшче һөнәрләр илкүләм чемпионаты нәтиҗәләре буенча. Тагын 3 бүләкне Ростех белгечләре WorldSkills Hi-Tech 2019 Евразия зачетында ярышлар нәтиҗәләре буенча алган.
"Казан вертолет заводы" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча, фото rostec.ru сайтыннан алынды
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Росздравнадзор, Бөтенроссия Медицина техникасы фәнни-тикшеренү һәм сынау институты (Росздравнадзор), ТР буенча Росздравнадзорның территориаль органы, "Росздравнадзор" һәм "Фарммедполис" медицинада куллану чараларының әйләнешенә экспертиза, аларны исәпкә алу һәм анализлау буенча мәгълүмат-методика үзәге" ФДБУ вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Очрашуны министр урынбасары Алексей Савельчев үткәрде. Чарада катнашучылар Казанда медицина эшләнмәләренең һәм дару препаратларының туры килү-килмәвен бәяләү буенча аккредитацияләнгән Росздравнадзор лабораториясен оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.
КППК программасы буенча конкурс аша сайлап алу нәтиҗәләре билгеле булды. Татарстаннан төбәк әһәмиятендәге 11 һәм федераль әһәмияттәге 3 предприятие узган. КППК гамәлгә ашыра торган җитештерүчеләрнең бердәм исемлеге Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСП) урнаштырылган һәм авторизацияләнгән кулланучылар өчен ачык булып тора.
КППК – "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проектының конкурентлыкка сәләтле Россия сәнәгать продукциясен җитештерү һәм сату күләмнәрен арттыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән төп механизмнарының берсе (Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 23 февралендәге 191 номерлы карары белән регламентлана).
Ведомствоара комиссия тарафыннан расланган ахыргы исемлеккә Татарстанның химия, нефть химиясе, машина төзелеше һәм урман эшкәртү сәнәгате тармакларында экспорт юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга бәйле 14 предприятиесе кертелгән, шулардан 3се – федераль әһәмияттәге һәм 11е – төбәк әһәмиятендәге.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән тиешле килешүләр төзегән компанияләр, экспорт юнәлешле җитештерүләр булдыруга инвесткредитларны, аккредитивларны, факторингны һәм Россия продукциясен чит илләрдән сатып алучыларның кредитларын да кертеп, юнәлешләрнең киң исемлеге буенча ташламалы кредит алырга мөмкин. Субсидияләнгән процент ставкасы елына 4,5% тәшкил итәчәк.
Сайлап алуда җиңүчеләр ел дәвамында бер яки берничә кредит оешмасы белән ташламалы финанс бирү турында килешү төзергә тиеш. Компанияләр ярдәм күрсәтүнең иң яхшы шартларын сайлап алу өчен программада катнашучы берьюлы берничә банкка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.
Программа турында тулырак монда.
minpromtorg.gov.ru, strategy24.ru сайтларындагы материаллар файдаланылды
Россиядә "Татнефть" тарафыннан Neste ягулык ваклап сату бизнесын сатып алу буенча алыш-биреш эшләре төгәлләнгән.
2019 елның июлендә "Татнефть" ГАҖ Россиянең төньяк-көнбатышындагы 75 АЗСтан һәм Санкт-Петербургтагы терминалдан торган Neste ягулык ваклап сату бизнесын сату турындагы килешүгә кул куйган. Әлеге алыш-биреш Россия Федерациясенең Монополиягә каршы федераль хезмәте тарафыннан 2019 елның 4 октябрендә хупланган һәм 2019 елның 31 октябрендә тәмамланган.
"Татнефть" ГАҖ һәм Neste арасындагы аерым килешү нигезендә, ваклап сату челтәре Neste бренды белән 5 елга кадәр эшләячәк.
"Татнефть" ГАҖнең ваклап сату челтәре Россиянең иң эре биш челтәре арасында һәм 710дан артык автозаправка станциясен үз эченә ала. "Татнефть"нең ваклап сату стратегиясе "ТАНЕКО" компаниясенең заманча нефть эшкәртү заводында җитештерелгән югары сыйфатлы ягулыкны сатуга юнәлдерелгән. "Татнефть" ваклап сату челтәрен үстерүдә һәм эксплуатацияләүдә төп өстенлекләрнең берсе – әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны минимальләштерү.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия һәм Белоруссия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, шулай ук Берлек дәүләтенең массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты.
22 журналисттан торган делегация Татарстанга "Беларусия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлек перспективалары" темасына дүрт көнлек пресс-тур кысаларында килгән.
Министр республиканың нефть чыгару, нефть химиясе, машина төзелеше, электр энергетикасы, азык-төлек, җиңел һәм агач эшкәртү сәнәгатен билгели торган сәнәгать профиле турында сөйләде. Шулай ук мәдәният өлкәсендәге уртак проектлар турында сөйләде.
Беларусия Республикасы безнең республиканың иң эре экспортерлары исемлегендә 4 нче урында тора, ул Татарстан Республикасының стратегик партнерларының берсе булып тора.
2004 елның 23нче июнендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусия Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланды, әлеге документ нигезендә чаралар планы гамәлгә ашырылачак.
Әлеге план һәр 4 ел саен яңартыла.
2018нче елда Татарстан Республикасы һәм Беларусия Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше, 2017 ел белән чагыштырганда, 14% артып, 1,19 млрд. тәшкил иткән.
Беларусия Республикасы Татарстан Республикасының иң эре сәүдә партнерларының берсе булып тора: Белоруссиягә экспортка Татарстан экспортының 6,5% туры килә, импортка – 5,1%.
Беларусия Республикасына Татарстан Республикасы экспортының нигезе булып ягулык, нефть һәм аларны кудыру продуктлары тора, бу Татарстан Республикасының барлык экспортының 60%ын тәшкил итә.
Хәзерге вакытта Беларусия Республикасында "Татнефть" компаниясенең 18 автозаправка станциясе эшли. "Татнефть" ГАҖ төркеме предприятиеләренең Беларусия Республикасына нефть һәм продукция китерү күләмен арттыру өлешендә актив эш алып барыла.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркия Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Исмәт Эрикан белән очрашты. Очрашуда шулай ук Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консуллыгы сәүдә вәкиллегенең сәүдә атташесы Исмәт Озкан да катнашты.
Кунакларны сәламләп, министр Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең уңышлы үсүен билгеләп үтте. 2018 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 300 млн. тәшкил иткән, алдагы ел белән чагыштырганда бу 4%ка югары.
"Төркия – безнең ышанычлы тышкы икътисадый партнерыбыз. Татарстан һәрвакыт яңа проектлар өчен ачык, һәм без төрек партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип ассызыклады министр.
Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы сүзләренә караганда, "Татарстан Төркиянең тышкы икътисадый багланышларында аерым урын алып тора. Безнең компанияләр эштән һәм Татарстан Республикасында булудан канәгать".
Шулай ук Исмәт Эрикан билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә үз производствосын ачкан Төркия компанияләре республикага инвестицияләү буенча озак сроклы планнарга ия.
Бүгенге көндә Төркия Республикасы белән хезмәттәшлекнең иң кирәкле юнәлешләреннән берсе – төзелеш. "Дөньяда Төркия подрядчылары, Кытайдан соң, ихтыяҗ буенча икенче урында тора", – диде генконсул.
Исмәт Эрикан шулай ук Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең башка перспектив юнәлешләре турында да сөйләде:
"Бездә инвестицияләүнең өстенлекле өлкәләре бар, барыннан элек, бу нефть химиясе. Әмма Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләр ике яклы булырга тиеш, шуңа күрә без Татарстан предприятиеләрен Төркиядә инвестицион проектларны гамәлгә ашырырга чакырабыз".
Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, ике яклы хезмәттәшлек характеры республика өчен өстенлекле юнәлеш булып тора:
"Татарстанда хәзер "Халыкара кооперация һәм экспорт" илкүләм проекты гамәлгә ашырыла, ул, аерым алганда, чит илләрдә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларга ярдәм итүне күздә тота".
"Республика алдына продукция экспортын 5 ел эчендә ике тапкыр арттыру бурычы куелган, шуңа күрә без, һичшиксез, киләчәктә хезмәттәшлек итү һәм уртак проектлар булдыру өчен җирлек табачакбыз", – диде очрашу ахырында министр.
Бүген Казанда белем бирү оешмаларында "Мехатроника" белгечлеге буенча дуаль белем бирү системасын гамәлгә кертү буенча социаль проектның өченче этабы старт алды. Ул төбәктә Форд Соллерс компаниясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Ford Fund хәйрия берләшмәсе ярдәме белән инде өченче ел тормышка ашырыла.
Проект 2017 елның декабреннән башланып киткән иде. 2017нче һәм 2018нче елларда узган беренче ике этап кысаларында Татарстанның әйдәп баручы белем бирү оешмаларында укытучылар дуаль белем бирү системасы темасына багышланган өч көнлек тренинглар узды, Мәскәүдәге "Фесто" югары технологияле уку үзәгендә укып, квалификация дәрәҗәсен күтәрделәр, шулай ук үз мәгариф оешмаларында уку планының төп һәм вариатив өлешенә кертү өчен "Мехатроника" белгечлеге буенча программалар эшләделәр.
Проектның өченче өлеше 30нчы октябрьдән 4нче декабрьгә кадәр оештырылачак һәм ул һөнәри белем бирү системасында практик юнәлештә эшләүгә һәм предприятиеләрдә остазлыкка багышлана.
Беренче этап практик юнәлешле якын килү һәм аларны хәл итү юллары өлкәсендәге проблемаларны ачыклау өчен стратегик сессия рәвешендә узачак. Очрашу нәтиҗәләре буенча җәлеп ителгән экспертлар тарафыннан укытучылар һәм предприятиеләр вәкилләре өчен укыту сессияләре эшләнәчәк.
Шуннан соң,, укытучылар эш партнерлары белән берлектә укыту һәм остазлык программаларын эшләячәк. Проектта барлыгы 6 һөнәри белем бирү оешмасы һәм аларның эш партнерлары – предприятиеләр катнашачак.
Проект финалында, 2019 елның декабрендә, катнашучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар һәм иң яхшы һөнәри белем бирү оешмаларының берсенә мехатроника буенча җиһазлар сатып алуга сертификат тапшырылачак.